“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге”нең “Тәрбия мәктәбе” инновация технологиясе кысаларында бишенче шөгыль оештырылды
4нче апрель, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге”нең “Тәрбия мәктәбе” инновация технологиясе кысаларында ДАССУ “21нче шәһәр поликлиникасы”нда “Йөрәк-кан тамырлары авырулы ятып авыручыларны гомуми тәрбияләү” темасына бишенче шөгыль оештырылды.
Шөгыль поликлиниканың уку залында 14 кешелек төркем, шул исәптән мөрәҗәгать иткән һәм социаль хезмәткәрләр өчен оештырылды. Шөгыль барышында табиб-кардиолог Сердюк Роза Филимоновна түбәндәге сорауларны яктыртты:
- инсульт килеп чыгуның сәбәпләре
- инсульт килеп чыгу куркынычын булдырмаска ничек ярдәм итәргә?
- инсультның беренче билгеләрен ничек билгеләргә өйрәнергә?
- авыруларны тәрбияләүнең төп кагыйдәләре.
Шөгыль барышында тыңлаучылар авыру кешеләрне тәрбияләгәндә килеп туган төрле хәлләр буенча сораулар бирделәр. Барлык сорауларга да лектор һәм 21нче поликлиниканың шәфкать туташлары тулы җаваплар һәм гамәли тәкъдимнәр бирделәр.



Дәүләт һәм муниципаль хезмәт порталы белән файдалану буенча социаль хезмәткәрләр өчен өйрәтү семинары
4нче апрель, пәнҗешәмбе. 2019нчы ел
Идел буе районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Вахитов һәм Идел буе районнары социаль ярдәм бүлеге белән берлектә Дәүләт һәм муниципаль хезмәт порталы белән файдалану буенча социаль хезмәткәрләр өчен өйрәтү семинары уздырдылар.
Алда социаль хезмәткәрләр алган белемнәрен өйдә социаль хезмәт алучыларга Дәүләт һәм муниципаль хезмәт порталы белән файдалану буенча аңлату эшләре алып барганда кулланачаклар.


Социаль эшчеләрнең имин хезмәт шартларын тәэмин итү сораулары буенча түгәрәк өстәл
3нче апрель, чәршәмбе, 2019нчы ел
Бөтендөнья хезмәт иминлеген саклау көненә багышланган чаралар планына яраклаштырып, Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль эшчеләрнең имин хезмәт шартларын тәэмин итү сораулары буенча түгәрәк өстәл уздырылды.
Бүлекнең социаль эшчеләре каршында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге”нең хезмәт иминлеген саклау буенча белгече Мугзинова Э. Р. чыгыш ясады, презентация форматында хезмәт эшчәнлеге белән бәйле мөмкин булган һөнәри хәвеф-хәтәрләр, һөнәри авырулар һәм яралар алуны кисәтүче чаралар, электр приборларын кулланганда куркынычсызлык чаралары һәм стресслы очракларда ярдәм турында сөйләде.


“Балаларның киләчәге безнең кулда!” урам акциясе
2нче апрель, сишәмбе, 2019нчы ел
Балигъ булмаган балаларның үз-үзләренә кул салуны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында, Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Балаларның киләчәге безнең кулда!” урам акциясен уздырдылар.
Акция барышында өлкәннәргә, яшүсмерләр депрессиясенә генә хас билгеләр турында мәгълүматлар, ата-аналарга яшүсмер белән ничек аралашу турында тәкъдимнәр белән, психологлар әзерләгән “Яшүсмер депрессиясе: нәрсә эшләргә?” буклетлары тапшырылды.
Шулай ук балаларның ата-аналарына үзәкләрнең контакт мәгълүматлары, Казан шәһәрендә психолого-педагогик ярдәм хезмәтләре һәм бердәмроссия балалар ышаныч телефоны эшләве турында мәгълүмат белән “Ышаныч телефоны” белешмәлекләре тапшырылды.

“Хисләр скульптурасы” төркемле шөгыле
1нче апрель, дүшәмбе, 2019нчы ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Яшьлек”Мәдәният йорты” участок консультация пунктында, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 12-14 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Үзең белән гармониядә” циклыннан“Хисләр скульптурасы” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: тәртипне эмоциональ регуляцияләүне үстерү, борчылуны кисәтү һәм киметү, үзенә ышаныч дәрәҗәсен арттыру.
Балалар шөгыль барышында “Үпкәләүгә кагылу” күнегүен башкардылар, үпкәләүгә сәбәп булган очраклар турында сөйләделәр. Психолог җитәкчелегендә үзләренең мондый вакытта барлыкка килүче борчулары һәм хисләре турында “сөйләделәр”. “Хисләр скульптурасы” арт-терапия күнегүендә катнашучылар, музыкаль композициягә кушылып, пластилиннан бу хиснең “образын” әвәләделәр.
Шөгыль үз хисләрен аңларга һәм аларга җавап бирергә, үзрефлексия күнекмәләрен үстерүгә, психоэмоциональ киеренкелекне бетерергә ярдәм итте.


- “Әни- баш сүз” фотобәйгесенең нәтиҗәләре чыгарылды
- “Бердәмлектә көч” проекты кысаларында “Дуслык турында сюжетлар” төркемле шөгыле
- Балигъ булмаган яшүсмер кызлар өчен “Без һәм безнең сәламәт киләчәгебез” профилактика шөгыле
- “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия җәмәгать юнәлеше вәкилләре катнашында “Яхшылыкка минем юлым” тренингы
Страница 168 из 272















