Ветеран белән ял көне
19нчы февраль, чәршәмбе, 2020нче ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына багышланган "Ветеран белән ял көне" социаль проекты кысаларында, Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне Мишина Валентина Фёдоровна өчен "Туган көн" акциясе оештырдылар.
Бүлек хезмәткәрләре ветеранның өенә барып чәчәк бәйләме һәм бәйрәм торты тапшырдылар.
Валентина Федоровна Түбән Новгород өлкәсенең Городец шәһәре педагогика училищесында укый, сугыш вакытында һәм сугыш беткәч тә балалар йорты мөдире булып эшли. Казанга килгәч, Горький тимер юлында 22 ел вагон депосында эшли, шуннан лаеклы ялга китә.
Пенсиягә чыккач Валентина Федоровна Казан шәһәренең Киров районы Юдино бистәсендә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәткәр булып эшли.
Валентина Федоровна күрсәткән ярдәм, сизгерлек һәм игътибар өчен зур рәхмәтен белдерде.

Балигъ булмаган балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру
18нче февраль, сишәмбе, 2020нче ел
Заманча мәгълүмат-коммуникатив мохиттә үзләрен җаваплы һәм куркынычсыз тоту күнекмәләрен булдыру юлы белән балигъ булмаган балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру программасы кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре МБББУ "161нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" консультация пункты базасында "Социаль челтәрләр. Интернет-дусмы яки дошманмы?" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыль барышында балалар Интернет иленә виртуаль сәяхәт ясадылар,"Минем социаль челтәрләрдә вакыт уздыруым" блиц-сораштыруында һәм балаларны Интернет челтәрендә үзләрен тоту этикеты һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыручы "Кибершоу" интерактив уенында катнаштылар.
Шөгыль үзләрен аддиктив тотуның бер формасы - балаларның компьютер уеннарыннан бәйлелек профилактикасына, балигъ булмаган балаларга социаль челтәрләрдә үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен үзләштерергә, үзләрен саклауның эффектив ысулларын һәм коммуникатив культура формалаштырырга ярдәм итте.

Декрет ялында булган әниләргә үзләренең сәләтләрен үстерергә һәм һөнәр сайлауда ярдәм итү
18нче февраль, сишәмбе, 2020нче ел
"Демография" милли проекты кысаларында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлегенең бер юнәлеше булып балалары булган хатын-кызларга хезмәт эшчәнлеген тормышка ашыруда шартлар тудыру тора. Бала тәрбияләү буенча ялдагы әниләргә үзләренең сәләтләрен үстерергә, һөнәр сайлау һәм планлаштыруда ярдәм итү максатыннан Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган декрет ялы тәмамланып килгән әниләр өчен,"Сәләтне эзләгәндә" төркемле шөгыльләр циклын уздырды.
Катнашучылар психолог җитәкчелегендә үзләренең кызыксынуларын, мавыгуларын, өстенлекләрен, шәхси сыйфатларын, тәҗрибә, белем һәм күнекмәләрен анализладылар, бу яшь әниләргә үзләренең мөмкинлекләрен хезмәт базарындагы тәкъдимнәр белән чагыштырырга, һөнәри максатлар һәм аларга ирешү ысуллары, билгеләнгән юл буенча хәрәкәт итәргә комачаулаучы курку һәм психологик киртәләрне җиңү коралларын "эшкәртергә" ярдәм итте.
Тренингта катнашучылар алган күнекмәләрнең һөнәр сайлауда, гаилә тормышының иминлеген һәм сыйфатын арттыруда ярдәм итәчәкләрен билгеләделәр.

"Өйдә визит" технологиясен гамәлгә ашыру
17нче февраль, дүшәмбе, 2020нче ел
"Өйдә визит" технологиясе кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре сәламәтлекләре чикле балалары булган әти-әниләрне өй шартларында бала белән реабилитацион эш ысулларына өйрәтү буенча шөгыль уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: социаль күнекмәләрне, коммуникатив потенциалны үстерү, балигъ булмаган баланың социализациясе.
Шөгыль барышында максатлар, бурычлар, изотерапиянең төп төрләре һәм принциплары каралды, бала белән бергә штамп техникасында "Хайваннар" темасына өч композиция ясалды.
Ясалган рәсемнәрдән иң ошаган образ сайланды һәм психолог белән бергә әкият терапиясе форматында хикәят язылды, ул хис-кичерешләрне эшкәртүгә, эчке халәтне көйләүгә, баланың мөмкинлекләрен эзләүгә,"МИН" образы белән эшләүгә юнәлдерелгән иде.
Белгечләр, арт-терапия белән һәрдаим шөгыльләр эчке мөмкинлекләрне активлаштыралар, танып-белү һәм эмоциональ сфераларны үстерүгә ярдәм итәләр, җитешмәгән мөмкинлекләрне тулыландыралар, шәхесара коммуникация күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итәләр дип билгелиләр. Моннан тыш, мондый шөгыльләр баланың предметлы гамәлләре белән бәйле хәрәкәтләнү функцияләренең үсешенә, ә уртак гаилә иҗаты - гаилә әгъзаларын берләштерергә, гаиләдәге элемтәне ныгытырга ярдәм итәләр.

Социаль - реабилитацион муниципаль консилиум
17нче февраль, дүшәмбе, 2020нче ел
Казан шәһәренең Яңа Савин районында, ведомствоара патронатта торучы гаиләләр һәм профилактика субъектларын чакырып, планлаштырылган социаль - реабилитацион муниципаль консилиум утырышы булып узды.
Консилиум әгъзалары "Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаган балалар мониторингы һәм исәп" мәгълүмат системасына ике атна эчендә килгән 16 сигнал картасын тикшерделәр. 4 гаилә социаль куркыныч хәлдә дип танылды, шул исәптән исерткеч эчемлекләр куллану сәбәпле ата-ана бурычын үтәмәү белән бәйле 1 гаилә. Бу гаиләләрне ведомствоара патронатка кую буенча Балигъ булмаган балалар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә үтенеч җибәреләчәк.
7 гаилә ведомствоара патронаттан төшерелделәр, 6 гаиләдә реабилитациянең уңай нәтиҗәләренә ирешелгән, алар профилактика субъектларының ведомстволарына исәпкә күчерелде, 1 гаилә Казан шәһәренең Совет районына күчү сәбәпле ведомствоара исәптән төшерелде.
Әлеге утырышта каралган калган гаиләләр белән ведомствоара эш аларга яраклаштырылган шәхси реабилитация планы буенча дәвам иттереләчәк.

Страница 108 из 272















