17нче сентябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре арт-терапия элементлары белән, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балалар өчен,“Көзге калейдоскоп” туган якны өйрәнү сәгате уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: уңай кызыксынулар һәм коммуникатив күнекмәләр формалаштыру.
Уңай эмоциональ мохит тудырыр, балаларны хезмәттәшлеккә корыр өчен шөгыль башында “Минем сурәтем” уен күнекмәсе уздырылды, аның барышында балалар үзләренең кызыксынулары турында сөйләделәр. Аннан соң балалар “Ел фасыллары” интеллектуаль викторинасында катнаштылар. Шөгыль “Төрле төсле кәеф” иҗади остаханәсендә көзге этюдлар ясау белән тәмамланды.
Шөгыль дөньяны уңай кабул итү формалаштырырга, балаларда иҗади фикерләү үстерергә, үзләрендә ышаныч арттырырга ярдәм итте.

13нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм психологы "Интернетинг” программасы кысаларында “Лайф-серфинг” циклыннан, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Минем белән болай сөйләшергә кирәк!” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: шәхси чик, әхлак нормалары һәм аралашу кагыйдәләре турында күзаллауны үстерү.
Балалар шөгыль барышында шәхси чикнең нәрсә икәнен, кем белән аралашканга карап аның үзгәрүен белделәр. Психологик уенлы күнегүләрне башкарып, катнашучылар шәхси чикләрен сакларга өйрәнделәр, әхлак нормалары һәм аралашу кагыйдәләре белән таныштылар.


13нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече “Яшьлек” мәдәният йортының социаль участогында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар?” төрекмле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: үз гамәлләрен анализлый белү формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында “Дөрес сайла” уенында актив катнаштылар, яхшы һәм начар гамәлләр турында мәкальләр искә төшерделәр, төрле тормыш хәлләрен анализладылар.
Уздырылган шөгыль кылган гамәлләрнең нәтиҗәләрен анализлый белүне үстерерә, үз тәртипләрен төзәтергә, үзләрендә игелекле эшләр һәм яхшы гамәлләр ясау теләге тәрбияләргә ярдәм итте.

13нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә “Иҗат тылсымы” клубында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балаларның позитив кызыксынуларын формалаштыруга һәм эмоциональ халәтләрен җайлауга юнәлдерелгән “Исәнме, алтын көз!” шөгылен уздырдылар.
Шөгыль бергәләп көзге яфраклар җыюдан башланды, аннан соң кирәкле материал һәм яхшы кәеф белән коралланып, балалар “Аппликация” техникасы буенча мастер-класста катнаштылар. Өлкән остазлар җитәкчелегендә балалар яфракларны буядылар, алардан матур композицияләр төзеделәр, сәнгать техникасын өйрәнделәр. Эшнең нәтиҗәсе- авторларның көзге рәсемнәре һәм яхшы кәеф.

12нче сентябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында хокук бозу һәм җинаятьчелек профилактикасы буенча эшчәнлекне оештыру” программасы кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече “Азино-2” 13нче номерлы полиция бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эш бүлекчәсе инспекторы белән берлектә МББУ “161нче номерлы урта белем бирү мәктәбенең” консультация пунктында тулы булмаган, азҗитешле һәм күп балалы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Бала шуклыгыннан җинаятькә бер адым” куркынычсызлык дәресе уздырдылар.
Дәреснең максаты: яшүсмерләргә җинятьчел гамәлләр өчен хокуки җаваплылык турында мәгълүмат бирү.
Шөгыль барышында балалар “гамәл”, “хокук бозу”, “җинаять”, “канун” төшенчәләре белән таныштылар, “Син нинди!”, “Сайлау” интерактив уеннарында катнаштылар, нәтиҗәдә нинди гамәлләр әхлаксыз, ә ниндиләре –хокук бозу һәм җинаятчель булуын аерырга өйрәнделәр, кызыксыну белән төрле ситуацияле мәсьәләләр чиштеләр.
Ахырда катнашучыларга комендант сәгате һәм җәмәгать урыннарында төнге вакытта өлкәннәрдән башка булырга ярамаганлыгы турында искә төшерделәр.


- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мәдәни оештыручы белән берлектә “Челтәрдә югалганнар” төркемле шөгыле уздырдылар
- Бөтенроссия аеклык көне кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Уртак эш” җәмәгать оешмасы волонтеры белән берлектә “Киләчәкне иҗат итүче!” профилактик төркемле шөгыле уздырдылар
- Бөтенроссия аеклык көне кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балалар өчен “Мин тормышны сайлыйм!” кинотренингы уздырды
- Бөтенроссия аеклык көне кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Сәламәтлек сукмагы”метафоралы тренинг уздырды















