12нче сентябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
2017-2019нчы елларга медиакиңлектә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар планын (“Юл картасы”) тормышка ашыру кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар өчен, “Челтәрдә югалганнар” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның агрессив мәгълүмат тирәлегенән психологик үзсаклану, чынлыкта нәтиҗәле аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль төркемне туплауга, тренингта катнашучылар арасындагы аралыкны кыскартуга юнәлдерелгән “Сез белмисез, мин...”, “ 60 секунд эчендә” күнегүләреннән башланды. Аннан соң балалар медиачараларның файдасы һәм зыяны турында фикер алыштылар һәм җанлы аралашу турында күзаллау формалаштыруга, шомлануны салдыруга һәм эмоциональ халәтне яхшыртуга юнәлдерелгән “Шатлык пәрәвезе” психологик уенында катнаштылар.
Балалар шөгыль ахырында “Көзге төсләр калейдоскобы” мастер-классында катнаштылар, ул рәсем ясауның традицион булмаган техникасында табигать материалларын кулланып, “Яфраклар эзе” башкардылар.
Шөгыль җанлы аралашуга һәм үзләренең сәламәтлекләренә әһәмиятле мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итте.

