11нче сентябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Бөтенроссия аеклык көне кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 7-10 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Сәламәтлек сукмагы”метафоралы тренинг уздырды.
Тренинг “Мин үземне... өчен яратам” күнегүеннән башланып китте, аның йомгаклары буенча балалар үзеңне яратырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Әңгәмә барышында катнашучылар “Сәламәт эгоизм” төшенчәсе белән таныштылар, үзен яратучы кешенең үзен карап тотуы, һәрвакыт чиста, пөхтә булуы, спорт белән шөгыльләнүен, үз сәламәтлеге турында кайгыртуын билгеләделәр. Аннан соң балалар “Аленушка һәм энесе Иванушка” әкиятен карадылар һәм тикшерделәр, сәламәтлекне саклау өчен минутлык теләкләрдән баш тартырга, таныш булмаган кешеләрнең тәкъдимнәренә игътибар белән карарга һәм сак булырга кирәклеген билгеләделәр. “Баш тартырга өйрәнәбез” гамәли күнегүе барышында катнашучылар таныш булмаган кешенең яки дустының тәкъдименнән баш тартуның нәтиҗәле формуласын формалаштырдылар.
Уздырылган шөгыль балаларда үз-үзенә ышаныч һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну арттырырга ярдәм итте.
