Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large

1нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Халыкара өлкәннәр көнендә Авиатөзелеш районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Ә сез әти-әниләрегезгә шалтыраттыгызмы?” урам акциясен уздырдылар. Акция кысаларында Казан шәһәрендә яшәүчеләргә үз әти-әниләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында белешмәлекләр тапшырылды.


1нче октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу көн өлкән буынга, зирәклек һәм күңел юмартлыгы биргән өлкәннәргә карата зур кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтү ункөнлеген ача. Шушы күркәм бәйрәм алдыннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар белән, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган өлкән яшьтәге кешеләргә бүләк итәр өчен сувенирлар ясау буенча «Күңел җылысы» дигән мастер-класс үткәрделәр.
Өлкәннәр җитәкчелегендә балалар гадәти булмаган чималдан – күзәнәкле резинадан сувенир чәйнекләр ясадылар. Балаларга яңа материал белән эшләү бик кызык булды, алар нигезне кистеләр, чәйнекләр өчен йөрәкләр, йолдызчыклар, акчәчәкләр, һәм башка төрле бизәкләр уйлап таптылар.
Иҗади эш башкарып, балалар үзләренең әби – бабайлары турында сөйләделәр, аларга ничек булышулары белән уртаклаштылар. Туганнары булмаган өлкән кешеләр турында белгәч, аларга ярдәм итәргә – бүлек хезмәткәрләре белән бергә аларны котларга, күңел җылысын биргән чәйнекләрен бүләк итәргә теләделәр.
Башкарылган сувенирларны өлкәннәргә, һичшиксез, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре тапшырачаклар.




29нчы сентябрь, сишәмбе, 2020нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Казан дәүләт медицина университетының «Волонтер – медиклар» хәрәкәте волонтерлары белән берлектә, «Барысы да кебек яшәргә» клубы кысаларында, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен «Сәламәт тешләр - сәламәт балалар!» сәламәтлек дәресе уздырдылар.
Чараның максаты: балаларның гигиена турында белемнәрен киңәйтү, тешләрне карауның төп кагыйдәләре белән танышу, үз сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү.
Интерактив әңгәмә барышында волонтерлар-медиклар балаларга, тешләрен карамаган очракта алар белән ниләр булуы турында сөйләделәр.
Өйрәтүле «Нигә тешләрен чистартырга?» мультфильмын караганнан соң балалар тешләр авыртмасын һәм кариес булмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне санап чыктылар, аннары, тешләрне чистарту алгоритмы таблицасын кулланып, тешләрне ничек дөрес чистартырга кирәклеге турында сөйләделәр.
Чара ахырында барлык катнашучыларга да балалар өчен «Сәламәт елмаю» бүләк җыелмалары тапшырылды.

25нче сентябрь, җомга, 2020нче ел
Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балаларның ата-аналары белән берлектә «Актив ата-ана мәктәбе» социаль проектын тормышка ашыруга йомгак ясадылар. Аның максаты-гаилә мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүдә ярдәм күрсәтү һәм ата-аналарның үзмәшгульлеген оештыру юлы белән авыр тормыш хәленнән гаиләне чыгару. Проект кысаларында бүлектә эш 2019нчы елның ноябрендә башланды. Проектны тормышка ашыру чорында бүлектә 18 психологик-педагогик һәм иҗади-гамәли шөгыль үткәрелде. Проектта катнашучылар белән психологик-педагогик тренинглар, рольле уеннар үткәрелде. Алынган белемнәр аларга гаиләдә әхлакый-психологик климатны яхшыртуда, балалар-ата-ана мөнәсәбәтләрен коруда, тискәре стильләрне һәм үз-үзеңне тоту рәвешләрен коррекцияләүдә ярдәм итәчәк.
Белгечләр үткәргән иҗади мастер-класслар кысаларында ата-аналар «гобелен» техникасына, «сәнгатьчә туку» техникасына, натураль тире белән эшләүгә һәм тукымадан ефәк графикасы алымнарына өйрәнделәр. Йомгаклау шөгылендә «Актив ата-ана мәктәбе» проектында катнашучыларга уку узу турында сертификатлар тапшырылды. Алынган күнекмәләр аларга үзмәшгульләр сыйфатында теркәлергә һәм гаилә керемен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Проектта катнашу турында уңай фикерләр калдырып, ата-аналар мөһим үзгәрешләр һәм киләчәккә уңай кәефне билгеләп үттеләр, бу аның нәтиҗәлелегенең төп һәм иң кыйммәтле критерие булып тора.



2020нче елның 2нче октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Zoom платформасында видеоконференцэлемтә режимында (катнашу өчен сылтама өстәмә рәвештә җибәреләчәк) Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Страница 44 из 272