
1нче октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу көн өлкән буынга, зирәклек һәм күңел юмартлыгы биргән өлкәннәргә карата зур кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтү ункөнлеген ача. Шушы күркәм бәйрәм алдыннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар белән, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган өлкән яшьтәге кешеләргә бүләк итәр өчен сувенирлар ясау буенча «Күңел җылысы» дигән мастер-класс үткәрделәр.
Өлкәннәр җитәкчелегендә балалар гадәти булмаган чималдан – күзәнәкле резинадан сувенир чәйнекләр ясадылар. Балаларга яңа материал белән эшләү бик кызык булды, алар нигезне кистеләр, чәйнекләр өчен йөрәкләр, йолдызчыклар, акчәчәкләр, һәм башка төрле бизәкләр уйлап таптылар.
Иҗади эш башкарып, балалар үзләренең әби – бабайлары турында сөйләделәр, аларга ничек булышулары белән уртаклаштылар. Туганнары булмаган өлкән кешеләр турында белгәч, аларга ярдәм итәргә – бүлек хезмәткәрләре белән бергә аларны котларга, күңел җылысын биргән чәйнекләрен бүләк итәргә теләделәр.
Башкарылган сувенирларны өлкәннәргә, һичшиксез, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре тапшырачаклар.



