Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
24нче декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Иреклеләр елы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДАҺББО “Казан төөзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” студент-волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт алуда торган гаиләләр өчен, “Яңа ел күңел ачулары” хәйрия бәйрәм чарасы уздырдылар.
Бәйрәм кунакларын әкият геройлары каршы алдылар һәм балаларны Кыш бабай һәм Кар кызының әкият иленә чакырдылар. Балалар әкият геройлары белән бергә рәхәтләнеп чыршы өчен йолдыз эзләделәр, табышмаклар чиштеләр, уеннарда катнаштылар, яраткан яңа ел җырларына әйлән-бәйлән уйнадылар. Төп геройларның-Кыш бабай һәм Кар кызының килүе бәйрәмдә катнашучыларга якты тәэсирләр өстәде, аларга балалар дулкынлану белән үзләренең шигырьләрен сөйләделәр һәм җырларын җырладылар.
Бәйрәм ахырында балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы бүләкләре көтә иде.



24нче декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДАҺББО “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, “Яңа ел сәяхәте” чарасын уздырдылар.
Чараның максаты: уңай карашлар формалаштыру, коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Балалар, волонтерлар әзерләгән интерактив уен программасында катнашып, виртуаль яңа ел сәяхәтен ясадылар. Балалар интеллектуаль викторина сорауларына актив җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, квест биремнәрен башкардылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, аннан соң “Кечкенә чыршыкай” җырын җырладылар. Чараның ахырында Кыш бабай барлык катнашучыларга да баллы бүләкләр тапшырды. Очрашу балаларга уңай хисләр һәм бәйрәм кәефе бүләк итте.


24нче декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Иреклеләр елы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары ДАҺББО “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Бөек Устюгка сәяхәт” квестын уздырдылар.
Квестның максаты: гаилә кыйммәтләренә кызыксыну формалаштыру, гаилә эчендәге мохитне гармонияләштерү.
Квест төрле илләрдәге яңа ел гореф-гадәтләре турында “Олаф һәм салкын сәяхәт” кыскаметражлы мультфильмын карау белән башланды. Мультфильмны карагач, балалар рәхәтләнеп үз гаиләләрендә Яңа елны каршылау гореф-гадәтләре турында сөйләделәр һәм гаиләдәге гореф-гадәтләр гаиләләрне берләштерә, яңа ел кәефенең төп өлеше булып торалар дигән фикергә килделәр.
Квест ахырында балалар иҗади остаханәдә үзләренең әти-әниләренә бүләкләр әзерләделәр.


20нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
“Татарстан Республикасында 2014-2020нче елларга гражданнарга социаль ярдәм” Дәүләт программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең “Ышаныч” психолог-педагогик ярдәм бүлеге белгечләре “Сердәш” белән берлектә,“Күңелле уентека” төркемле шөгылен уздырдылар. Шөгыльгә сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләр чакырылды.
Балалар да, ат-аналар да бер-берләрен җылы сәламләделәр, үзләре, кәефләре турында сөйләделәр, ә аннан соң рәхәтләнеп мавыктыргыч уеннар дөньясына кереп киттеләр. “Зур кер юу” өстәл уены балаларда коммуникатив күнекмәләрне, лидерлык сыйфатларын, тиз фикер йөртү һәм карар кабул итү осталыкларын үстерергә ярдәм итте. “Барабашка” интеллектуаль уенында катнашу игътибарлылык үстерүгә, дөньяны уңай кабул итүне формалаштырырга һәм үзләренә ышаныч арттырырга ярдәм итте.
Чарада барлык катнашучылар рәхәтләнеп җитезлек һәм тизлекне үстерүгә, килешә һәм дөрес карар кабул итә белүгә төрле биремнәр башкардылар.
Оештыручылар сүзләре буенча, шөгыль гаилә ялын оештыру һәм бала-әти-әни мөнәсәбәтләрен ныгыту белән бәйле сорауларны чишәргә ярдәм итте.



20нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында гражданнарга социаль ярдәм” Дәүләт программасы кысаларында “Мавыктыргыч сәяхәт” клубында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы һәм ДАҺББУ “Казан радиомеханика колледжы” волонтерлары белән берлектә, социаль яраклашуда авырлыклары булган, шул исәптән яшьтәшләре белән шәхесара конфликтлары булган 17 балигъ булмаган балалар өчен, “Могҗиза көткәндә” сәхнәләштерелгән чарасын уздырдылар.
Чараның максаты: толерантлык тәрбияләү, коммуникатив күнекмәләрне үстерү, эмоциональ сфераны гармонияләштерү.
Чара башында балигъ булмаган балалар белән “Күңелле һәм тапкыр” интеллектуаль блиц—сорашу уздырылды, аннан соң “Могҗиза көткәндә” сәхнәләштерелгән чара, уеннар һәм бәйгеләр уздырдылар.
Уздырылган чара эчке шәхси мөмкинлекләрне ачарга һәм уңай кәеф тудырырга ярдәм итте.



Страница 185 из 272