Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

   19нчы декабрь, чәршәмбе, 2018нче ел

   “Бердәмлектә көч” проекты кысаларында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм социаль педагогы, социаль яраклашуда авырлыклар кичергән һәм сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балалары өчен, “Без төрле һәм бу бик шәп!” төркемле шөгылен уздырдылар.

   Максат: балигъ булмаган балаларның бер-берләренә толерант мөнәсәбәтен, һәркемнең үзенчәлекле һәм кабатланмас булуын аңлауны формалаштыру.

   Шөгыль “Хәерле көн, шалом, салют!” психологик уеныннан башланды. Балалар, бер-берләре белән дөньядагы төрле телләрдә исәнләшеп, без төрле булсак та дуслаша һәм аралаша алабыз дигән фикергә килделәр. “Кар бөртеге” арт-терапия күнегүе күрсәтте, һәркем бер үк вакыйганы үзенчә кабул итә, димәк, һәркем үзенчәлекле һәм кабатланмас. “Синең белән минем уртак”, “Мине алып бар” интерактив тренинг уеннар балаларга бер-берсе өчен җаваплылык тоярга ярдәм итте.

   Катнашучылар шөгыльнең ахырында “Дуслык образы” иҗади эшен башкардылар. Пластилинопластика техникасында башкарылган геройларның образлары мультфильм ясау өчен нигез булып хезмәт итәчәкләр.

фото-1

фото-2


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66