Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
8нче февраль, җомга, 2019нчы ел
Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы, бөтен гомерен стоматолог һөнәренә багышлаган һәм пенсия яшенә җиткәч тә яраткан һөнәре буенча эшләүче, 1948нче елда туган Мартемьянов Константин Геннадьевичны, һөнәри бәйрәм - Бөтендөнья стоматологлар көне белән тәбрикләделәр.
Котлаулар һәм яхшы теләкләр белән бергә Константин Геннадьевичка гадәти булмаган бүләк - социаль хезмәткәр пешергән яраткан йөземле эремчек бәлеше тапшырдылар.

7нче февраль, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 11-15 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Яңа БЕЗ” циклыннан тренинг элементлары белән “Әйдәгез танышабыз” төркемле шөгылен уздырды.
Уңай микроклимат тудыру максаты белән “Интервью” күнегүе уздырылды, аны башкарып, яшүсмерләр бер-берсе белән танышып кына калмадылар, үз партнерларын презентацияләргә дә өйрәнделәр, һәркемнең көчле якларын ачыкладылар. Шөгыльнең күп өлеше катнашучыларны туплауга, конструктив аралашу күнекмәләрен формалаштыруга, конфликтлы хәлләрне чишүгә юнәлдерелгән иде. Куелган максатларга ирешү өчен “Мозартика” инновацион реабилитацияле-үстерелешле технология кулланылды. Уен киңлегендә һәрбер катнашучы үзенең кыйммәтләр системасын төзергә, лидерлык сыйфатларын күрсәтергә, куелган максатларга ирешергә өйрәнергә һәм социаль-кулай ысуллар белән конфликтларны җиңәргә мөмкинлек алды.


6нчы февраль, чәршәмбе, 2019нчы ел
“Үзебезне үзебез өчен саклыйк” циклы кысаларында, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, сәламәтлекләре чикле балаларның психоэмоциональ халәтләрен коррекцияләүгә юнәлдерелгән “Әкият чәчәге” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыль уңай караш тудыруга, ирекле игътибарлылыкны һәм охшарга тырышуны үстерүгә юнәлдерелгән “Маймыллар” күнегүеннән башланды. Җепселле төсле лампа кулланып “Әкият чәчәге” күнегүе кабул итү, артикуляция аппаратын, күзаллауны үстерүгә ярдәм итте, ә терәк-хәрәкәт аппараты өчен коры бассейнда күнегүләр уздырылды.
Шөгыль файдалы сенсорлы йогынтыга ярдәм итте, уңай психоэмоциональ фон тудырды.

4нче февраль, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Бер-беребез өчен”ИРЕКЛЕләр мәктәбе” социаль проекты кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Иреклелек тарихы һәм иреклелек ярдәме төрләре” түгәрәк өстәлен оештырдылар һәм уздырдылар.
Түгәрәк өстәл эшендә МББОУ “Яшьлек” Балалар үзәге ( “SаMоSтоятельные дети” - “Мөстәкыйль балалар” Республика наркотикларга каршы проекты, “Сәламәтлек векторы” оешмасы), “Татарстан Республикасы иреклелек үстерү үзәге” Региональь яшләр җәмәгать оешмасы волонтеры, һәм шулай ук социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары катнаштылар.
Түгәрәк өстәл барышында балалар интерактив формада иреклелек тарихы һәм иреклелек ярдәме төрләре белән таныштылар. “Волонтер анкетасы”н тутырдылар, анда аларга туры килә торган ярдәм төрен сайладылар. Волонтерлык оешмалары вәкилләре үзләренең волонтерлык юллары һәм тәҗрибәләре турында сөйләделәр.
Кире элемтә барышында балалар, инде мохтаҗларга ярдәм итүләрен, волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүнең аларга бик ошавын, ләкин ярдәм сыйфатлы һәм адреслы булсын өчен аларга бүлек белгечләре оештырган Иреклеләр мәктәбе кысаларында укуның мөһимлеген аңладылар.


4нче февраль, дүшәмбе, 2019нчы ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы балалалы гаиләләр өчен “Җиңү безнең белән калды!” тарих сәгате уздырдылар. Чара Россиянең хәрби даны көненә – совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец – фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә туры китерелгән.
Чарада катнашучылар кызыксыну белән Сталинград сугышы тарихы, Бөек Ватан сугышында аның мөһимлеге турында презентация белән таныштылар, белгечләрнең сорауларына җавап бирделәр. “Сугыш көйдергән исемнәр” кыска метражлы фильмын караганнан соң, әңгәмә барышында балалар үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарын искә төшерделәр.
Чараның гамәли өлешендә катнашучылар “3D – декупаж” техникасын кулланып, төсле буяулар белән “БЕЗ ТЫНЫЧЛЫК өчен!” композициясен ясадылар. Бергә эшләү катнашучыларга коммуникатив күнекмәләрне, иҗади фикерләүне үстерергә һәм бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен ныгытырга, балигъ булмаган балаларның ватанпәрвәрлек хисен үстерергә һәм актив тормыш кызыксынулары формалаштырырга ярдәм итте.

Страница 178 из 272