4нче февраль, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Бер-беребез өчен”ИРЕКЛЕләр мәктәбе” социаль проекты кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Иреклелек тарихы һәм иреклелек ярдәме төрләре” түгәрәк өстәлен оештырдылар һәм уздырдылар.
Түгәрәк өстәл эшендә МББОУ “Яшьлек” Балалар үзәге ( “SаMоSтоятельные дети” - “Мөстәкыйль балалар” Республика наркотикларга каршы проекты, “Сәламәтлек векторы” оешмасы), “Татарстан Республикасы иреклелек үстерү үзәге” Региональь яшләр җәмәгать оешмасы волонтеры, һәм шулай ук социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары катнаштылар.
Түгәрәк өстәл барышында балалар интерактив формада иреклелек тарихы һәм иреклелек ярдәме төрләре белән таныштылар. “Волонтер анкетасы”н тутырдылар, анда аларга туры килә торган ярдәм төрен сайладылар. Волонтерлык оешмалары вәкилләре үзләренең волонтерлык юллары һәм тәҗрибәләре турында сөйләделәр.
Кире элемтә барышында балалар, инде мохтаҗларга ярдәм итүләрен, волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүнең аларга бик ошавын, ләкин ярдәм сыйфатлы һәм адреслы булсын өчен аларга бүлек белгечләре оештырган Иреклеләр мәктәбе кысаларында укуның мөһимлеген аңладылар.

