Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
12нче март, сишәмбе, 2019нчы ел
“Бердәмлектә көч” проект кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар һәм сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен “Дусларсыз мин бераз, ә дуслар белән күбәү” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыль барышында балалар “Нәрсә ул дуслык һәм кемне чын дус диеп атарга була?” интерактив әңгәмәсендә катнаштылар, “Дуслык ишарәсе” тренинг күнегүен башкардылар, гафу итә белү һәм дуслыкның кадерен белү турында “Ике дус” мәсәл-фильмын карадылар.
“Су асты дөньясы» арт-терапия күнегүен башкарып, катнашучылар пластилиннан “Бердәмлектә көч” мультфильмы геройларын ясадылар.


7нче март, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
8нче март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балалары өчен “Синең өчен” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыль барышында балалар бәйрәм тарихы турында белделәр, аның төрле илләрдә билгеләп үтелү гадәтләре белән таныштылар. Аннан соң декоратив сабын эшләү буенча мастер-класста катнаштылар. Үзләренең кечкенә шедеврларын ясап, балалар үзләренең иҗади хыялларын, фикерләү үзенчәлекләрен күрсәттеләр, нәтиҗәдә үзләре яраткан әниләренә һәм әбиләренә бәйрәм бүләкләре ясадылар.


7нче март, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Идел буе районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Имәнлек урамы 35нче йортта урнашкан муниципаль Ветераннар йортында яшәүчеләр өчен “Иркен масленица” чарасын уздырдылар.
Чара барышында Ветераннар йортында яшәүчеләр Русиядә Масленица уздыру тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар, тематик викторинада катнаштылар, такмаклар җырладылар, Масленица турында шигырьләр укыдылар, рәхәтләнеп бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйрәм коймаклар һәм чәй эчү белән тәмамланды.


5нче март, сишәмбе, 2019нчы ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалары өчен, “Үземә үзем режиссер” психологик шөгыльләр циклыннан тренинг элементлары белән “Үз киносының актеры” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: үзенең эчке дөньясын һәм башка кешенең ихтирамга хокугын аңлау аша каршылыкны җиңү күнекмәләренә өйрәтү.
“Керпе” психокоррекция әкияте өстендә эшләү вакытында балалар яшьтәшләре белән ызгыш һәм каршылыкларның сәбәпләрен аңладылар. “Кино төшерәбез...” уен-күнегүендә катнашып, балалар өч сценарий (теләкләр, фикерләр, холыклар каршылыгы) уйнап күрсәттеләр. Һәр сценарийны уйнап, үзләрен төрле рольләрдә тоеп, балалар мөнәсәбәтләр төзергә, төрле каршылыклы хәлләрне чишү ысулларын эзләргә өйрәнделәр.
“Минем планетам” күнегүе ярдәмендә балалар үз планеталарын гына ясамадылар, ә үзләренең шәхси тирәлекләрен билгеләделәр, һәркемнең эчке дөньясының үзенчәлеклелеген һәм аңа сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңладылар. “Ачуланыштылар – татуландылар” уены үзара аңлауга ирешү юлларын эзләүгә, конструктив һәм ихтирамлы аралашу күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итте.



4нче март, дүшәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, “Без бергә” циклыннан “Бәхетле елмаю” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: ата-ана – бала мөнәсәбәтләрен уртак иҗади эшчәнлек аша гармонияләштерү.
Аралашудагы каршылыкны җиңү, эмоциональ киеренкелекне салдыру, хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыру һәм эффектив үзара ярдәмләшү өчен, “Минем кәефем” һәм “Дуслык утравы” күнегүләрен башкардылар.
Шөгыль барышында өлкәннәр дә, балалар да “Дуслык турында” викторинасында актив катнаштылар, “Яхшы һәм начар сыйфатлар” карточкалары белән эшләделәр, образлы һәм иҗади фикерләүне үстерүгә, үзен ышанычлы тотуны формалаштыруга юнәлдерелгән “Күңелле тартмачык” кечкенә уенында катнаштылар.
Ахырда гаилә фотолары өчен мозаика элементлары белән үзенчәлекле рамка ясау буенча мастер-класста катнаштылар.


Страница 172 из 272