5нче март, сишәмбе, 2019нчы ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалары өчен, “Үземә үзем режиссер” психологик шөгыльләр циклыннан тренинг элементлары белән “Үз киносының актеры” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: үзенең эчке дөньясын һәм башка кешенең ихтирамга хокугын аңлау аша каршылыкны җиңү күнекмәләренә өйрәтү.
“Керпе” психокоррекция әкияте өстендә эшләү вакытында балалар яшьтәшләре белән ызгыш һәм каршылыкларның сәбәпләрен аңладылар. “Кино төшерәбез...” уен-күнегүендә катнашып, балалар өч сценарий (теләкләр, фикерләр, холыклар каршылыгы) уйнап күрсәттеләр. Һәр сценарийны уйнап, үзләрен төрле рольләрдә тоеп, балалар мөнәсәбәтләр төзергә, төрле каршылыклы хәлләрне чишү ысулларын эзләргә өйрәнделәр.
“Минем планетам” күнегүе ярдәмендә балалар үз планеталарын гына ясамадылар, ә үзләренең шәхси тирәлекләрен билгеләделәр, һәркемнең эчке дөньясының үзенчәлеклелеген һәм аңа сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңладылар. “Ачуланыштылар – татуландылар” уены үзара аңлауга ирешү юлларын эзләүгә, конструктив һәм ихтирамлы аралашу күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итте.


