Викторова Фрида Самойловна
Викторова Фрида Самойловна - хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны.
Фрида Самойловна 1920нче елның 13нче августында Украинада Кременчук шәһәрендә туган. Мәктәпне 1938 елда Киевта тәмамлый һәм үз хыялын тормышка ашыра - кешеләрне коткарыр өчен Киев медицина институтына укырга керә, анда беренче өч курсны укый. Сугыш башланганда әти-әнисе белән Пермь шәһәренә эвакуацияләнә һәм 1942 елда Пермь медицина институтын тәмамлый. 1942 елдан 1946 елга кадәр фронт госпиталендә хирург булып хезмәт итә. Төньяк-Көнбатыш, беренче һәм Икенче Балтыйк буе фронтларында сугыша. Сугышны Кенигсбергта тәмамлый.
Сугыштан соң Киев, Запорожье, Төмән һәм Белгородта терапевт булып эшли. 1968 елда Казанга күчеп килә. Казанда 1968-1987 елларда 7нче шәһәр хастаханәсе каршындагы 1нче сырхауханәдә терапия бүлеге мөдире булып эшли һәм аннан лаеклы ялга китә.
Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен Фәридә Самойловна "Кызыл Йолдыз" ордены, II дәрәҗә "Ватан сугышы" ордены,"Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән, юбилей бүләкләре бар.

Ведунова Надежда Андреевна
Ведунова Надежда Андреевна "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Надежда Андреевна 1925нче елның 1нче сентябрендә Казанда хезмәткәрләр гаиләсендә туган, әтисе – НКВД хезмәткәре, әнисе – хуҗабикә. Гаиләдә барлыгы 3 бала була. Урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлый. Сугыш башланганда медицина училищесына укырга керә. 2 ел белем алганнан соң, юнәлеше буенча Казан шәһәренең микробиология һәм эпидемиология институтында эшли башлый. Сугыш беткәнче бу институтта эшли, аннары ГИДУВКА күчә, анда 15 ел эшли. 1950 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан Леонард Павловичка кияүгә чыга. Аларның ике кызлары туа. 1977 елда Надежда Андреевна Казан шәһәренең 2нче йогышлы авырулар хастаханәсендә лаборант булып эшли башлый, аннан пенсиягә чыга. Гомуми хезмәт стажы-55 ел.

Токина Галина Михайловна
Токина Галина Михайловна - сугыш вакытында хезмәт фронты хезмәтчәне, хезмәт ветераны."1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей медальләре бар.
Галина Михайловна 1923нче елның 3нче мартында Югары Ослан районында, Зөя авылында (хәзерге Зөя шәһәре) туган. Әнисе - рус теле укытучысы, әтисе - гимназия укытучысы.
1940 елда Галина Михайловна Казанга килә. Сугыш вакытында Казан химия-технология институтында укый һәм урман кисүдә окоп казый. Сугыштан соң Галина Михайловна Казан химия-технология институтын тәмамлый һәм ОТБ-40та (хәзерге НИИХП) инженер булып эшли. Лаеклы ялга хисап сәркатибе вазифасыннан китте.

Семушкина Маргарита Ивановна
Семушкина Маргарита Ивановна - тыл хезмәтчәне. 1930нчы елның 25нче ноябрендә ТАССРның Кайбыч районы Олы Подберезье авылында укытучылар гаиләсендә туа. Сугыш башланганда, 11 яшендә совхозда эшли башлый (чүп утый, уңыш җыя, бозаулар карый).
Кечкенә тыл хезмәтчәннәре Җиңү эшенә үз өлешләрен кертергә тиешлекләрен беләләр. Иртә таңнан кичкә кадәр эшлиләр.
10 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1948 елда Ульяновск педагогия институтына укырга керә. Институтны тәмамлаганнан соң гаиләсе белән Ерак Көнчыгышка китә, мәктәптә химия укытучысы булып эшли. 1960 елда Казан шәһәренә даими яшәү урынына күчеп килә, пенсиягә чыкканчы Казанның "ТАСМА" берләшмәсендә эшли.
Маргарита Ивановна юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе
14нче август, җомга, 2020нче ел
"Өлкән буын" федераль проектының "Демография" милли проекты кысаларында "Казан шәһәре" шәһәр округында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Аз хәрәкәтләнүче кешеләрне ашату. Ашату вакытында позицияләү" темасына "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе"нең чираттагы утырышы булды.
Дәресләр Мәскәү шәһәренең "Картлык шатлыкка" Хәйрия фонды программасының "Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе" юнәлеше буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре тарафыннан өйдә индивидуаль форматта уздырылды.
Стационарны алыштыручы "Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе" технологиясенең төп бурычлары булып туганнарның, законлы вәкилләрнең һәм башка гражданнарның өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны өйдә карау һәм реабилитацияләү өлешендә белем дәрәҗәсен күтәрү, аларны өй шартларында максималь озак яшәү өчен шартлар тәэмин итү тора.
Дәрес барышында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының финанс ярдәме белән сатып алынган махсус күрсәтмә җиһазлар кулланылды.
Карауны гамәлгә ашыручы туганнар аз хәрәкәтләнүче авыруларны тәрбияләү вакытында килеп чыккан хәлләр буенча тулы җаваплар һәм аңлатмалар алдылар.


Страница 55 из 272















