14нче август, җомга, 2020нче ел
Авиатөзелеш һәм Киров районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре "Күп балалы гаилә" проекты кысаларында "Өчтән алып чиксезлеккә кадәр" Бөтенроссия фотобәйгесендә катнаштылар.
Бәйгенең максаты: күп балалыкны популярлаштыру һәм балалы гаиләләрнең уңай образын тудыру.
Күп балалы гаиләләр социаль челтәрләрдә үз битләрендә #от3добесконечности2020, #фотоконкурс3+ хэштегы белән "Зур гаиләнең күңелле көннәре", "Бәхетле гаилә","Чиксезлек юлында" дигән темаларны чагылдыручы фоторәсемнәрен урнаштырдылар.
Фотобәйгедә катнашкан барлык гаиләләр дә уртак иҗат һәм ялны, табигатькә сәяхәтне яраталар. Алар бергә илһамланып дөньяны, офыкларны киңәйтү өчен барысын да эшлиләр. Алар өчен гаилә дөньясы-ул туган йорт, уңайлылык, җылылык, үзара аңлашу, мәхәббәт, хөрмәт, шулай ук уртак бәйрәмнәр һәм традицияләр.




















