Медиаиминлек нигезләрен формалаштыру
4нче февраль, пәнҗешәмбе, 2021нче ел
Медиаиминлек нигезләрен формалаштыру эше кысаларында Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тарафыннан «Медиа: терминнар һәм категорияләр белән танышу» дигән төркемле шөгыль үткәрелде.
Шөгыль видеоэлемтә программасын кулланып онлайн-форматта узды. Интерактив шөгыльдә балалар «медиа», «интернет», «челтәр кагыйдәләре» терминнары белән таныштылар. Очрашу нәтиҗәләре буенча шөгыльдә катнашучыларда интернет – ресурслардан файдалануга аңлы мөнәсәбәт формалаштырылды.
Шөгыльнең теория өлеше тәмамлангач, интернет мөмкинлекләреннән конструктив файдалану үрнәге буларак балаларга иҗади эш булдыру буенча мастер-класс тәкъдим ителде.
«Минем халкымның гореф-гадәтләре»
3нче февраль, чәршәмбе, 2021нче ел
Социаль хезмәтләр алучыларда террорчылык идеологиясен кабул итмәү һәм традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен тәрбияләү буенча Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге чаралары планы кысаларында Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан «Минем халкымның гореф-гадәтләре» дигән тематик шөгыль үткәрелде.
Шөгыль барышында балалар халык гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, милли киемнәр тарихы, Татарстан халыкларының киемнәрендәге чигүләрнең мәгънәсе турында белделәр. Соңыннан балалар рәхәтләнеп милли киемнәр һәм бәйрәмнәрне ясадылар.
Бүлектә «Минем халкымның гореф-гадәтләре» дигән балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды.
«Татар һәм рус халыкларының мәкальләре һәм әйтемнәре» квест-уены
2нче февраль, сишәмбе, 2021нче ел
Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм күп балалы, тулы булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар белән профилактик эш кысаларында «Татар һәм рус халыкларының мәкальләре һәм әйтемнәре» дигән квест-уен үткәрделәр.
Чараның максаты: ватанпәрвәрлек, актив гражданлык позициясе, бердәмлек, Ватаныбызга, туган телебезгә карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү.
Чара «Әйт, бу нинди халык мәкале? » дигән уен күнегүләре белән башланып китте, ул балаларны төркемдә уртак эш алып барырга көйләде, шулай ук бер-берсе белән танышырга ярдәм итте. Квест-уенның «Мәкальне төгәллә» биреме ассоциатив фикерләүне үстерүгә генә түгел, ә үзаңны үстерүгә, «Буталчык» уены – күзәтүчәнлекне, игътибарны, киң фикерләүне, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итте.
Шөгыль ахырында катнашучылар татар милли баш киеме ясау буенча «Түбәтәй» иҗат эшен башкардылар.
«Куркуларыңны ияләштер»
2нче февраль, сишәмбе, 2021нче ел
«Чагылыш» дигән төркемле шөгыльләр циклы кысаларында Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балалар һәм яшүсмерләрнең психологик якланганлык атмосферасын булдыруга, «Балалар ышаныч телефоны» хезмәтенең ничек һәм ни өчен эшләве, ведомствоара патронатта торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен гаилә арасындагы конфликт булу-булмавы турында балаларга хәбәр итүгә юнәлдерелгән «Куркуларыңны ияләштер» дигән төркемле шөгыль үткәрде.
Гаилә эчендәге низаглары булган гаиләләрдәге балалар һәм яшүсмерләрнең еш кына мөстәкыйль рәвештә ачыкларга кыен булган ситуацияләре барлыкка килә. Аларга үзләре турында ниндидер мөһим нәрсәләр сөйләргә, сөйләшергә, аңлашуны һәм теләктәшлекне белергә кирәк. Балаларны стресс ситуацияләреннән чыгу ысуллары белән таныштыру, эмоциональ халәтне яхшырту, борчу дәрәҗәсен киметү өчен, психолог «Уңай фикерләр» интерактив әңгәмәсе үткәрде, аннан соң балалар үз хисләрен аңлауга, чикләрне коруга, конструктив үз-үзеңне тоту ысулларын формалаштыруга юнәлдерелгән «Пәрәвез» терапия трансформация уенында катнаштылар.
Шөгыльдә шулай ук балаларга «Балалар ышаныч телефоны» хезмәте эше турында хәбәр иттеләр.
Әлеге чара эчке ресурсны ачуга, гаеплелек хисен киметүгә, психологик чикләрне билгеләүгә, балигъ булмаганнарның эмоциональ торышын яхшыртуга ярдәм итте.
«Интернетта имин эш турында мин нәрсә беләм?»
1нче февраль, дүшәмбе, 2021нче ел
Медиакиңлектә балаларның мәгълүмати иминлеген саклауны тәэмин итү буенча (“Юл картасы”) чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Интернет челтәрендә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип кагыйдәләре, Интернет челтәрендә хокукка каршы гамәлләрдән саклану ысуллары белән таныштыруга юнәлдерелгән “Интернетта имин эш турында нәрсә беләм? ” дигән темага төркемле шөгыль үткәрде.
Шөгыль башында викторина үткәрелде, аның барышында балалар, сорауларга җавап биреп, “Куркынычсыз Интернет” темасы буенча белемнәрен тикшерделәр, аннан соң балаларга “Интернет челтәрендә укучылар иминлеге” дигән видеоролик күрсәтелде, аның ярдәмендә балалар Интернет барлыкка килү тарихы һәм аны имин файдалану кагыйдәләре белән таныштылар.
Шөгыль ахырында «Смайлны күрсәт», «Имин парольләр» дигән хәрәкәтчән уеннар үткәрелде.
Шөгыль Интернеттан файдалануның хокукый нигезләрен һәм челтәрдәге куркыныч хәлләр һәм аларны хәл итү мөмкинлекләре турында хәбәрдарлыкны арттыруга ярдәм итте.
Страница 20 из 272