Юрист белән очрашу-консультация
8нче февраль, дүшәмбе, 2021нче ел
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндез булу бүлегендә социаль хезмәт алучыларның ата-аналары өчен юрист белән очрашу оештырылды.
Катнашучылар инвалидларны тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чаралары темасына кызыксындырган сораулар бирә һәм тулы җаваплар ала алдылар, шулай ук шәхси консультация дә алдылар.
Чара «Альпари» хәйрия фонды ярдәме белән узды.
«ЮК» дип әйтә бел»
8нче февраль, дүшәмбе, 2021нче ел
«Мин социумда» циклы кысаларында Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләдәге балигъ булмаган бала белән «ЮК» дип әйтә бел» дип исемләнгән шәхси шөгыль үткәрде.
Шөгыль балигъ булмаган балага әйләнә-тирәдәгеләр белән нәтиҗәле бәйләнешне формалаштыруда, үз позицияңне яклый белүдә һәм кеше басымына каршы торуда ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.
Шөгыль барышында балигъ булмаган бала белән шәхескә төркем басымының көче, мөстәкыйль сайлау һәм гамәлләренең мөһимлеге турында әңгәмә үткәрелде. Метафорик карталар белән эш алып барылды, шәхеснең ихтыяри өлкәсен активлаштыруга, ышанычлы үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үзләштерүгә һәм оптималь ысуллар белән баш тарта белүгә юнәлдерелгән тренинг күнегүләре үткәрелде.
Һөнәрләр шәһәренә гаилә экскурсиясе
5нче февраль, җомга, 2021нче ел
Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Светлячок» автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе һәм КидСпейс гаилә күңел ачу үзәге ярдәмендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен Һөнәрләр шәһәренә экскурсия оештырдылар.
Чараның максаты: гаилә ялын оештыру, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, балигъ булмаганнарны заманча хезмәт эшчәнлеге төрләре, төрле һөнәрләрнең үзенчәлекләре, квалификацияле кадрларга ихтыяҗ белән таныштыру.
КидСпейс балалар шәһәре-ул күңелле балачак тирәлеге. Чөнки биредә хыяллар тормышка аша, ә хыялга чикләр юк. Һәр дәрес-ул акыллы һәм файдалы белем, уен һәм иҗатның бердәнбер форматы, мавыктыргыч экспериментлар һәм искиткеч хисләр. Чарада катнашучылар үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карый алдылар, күп кенә кызыклы фактлар белделәр, Үзәкнең фәнни һәм танып-белү станцияләрендә булдылар.
Мондый гаилә чаралары балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен яхшырту өчен яхшы стимул булып кына калмый, ә балигъ булмаган балаларның үз-үзләрен танып, киләчәктә һөнәри өстенлек бирүгә дә ярдәм итә.
Көндезге тору бүлегендә Европа буенча сәяхәт
5нче февраль, җомга, 2021нче ел
«Яңалык беләбез» программасы кысаларында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге нең көндезге тору бүлегендә «Европа буйлап сәяхәт» чарасы узды.
Социаль хезмәт алучыларның 18+ төркеме Европа илләре буйлап виртуаль сәяхәт ясадылар, Европа башкалаларында: Париж, Берлин, Милан һәм башка шәһәрләрдә булдылар. Катнашучылар бу илләрнең гореф-гадәтләре, милли символлары һәм милли ашлары белән таныштылар, традицион инглиз боткасы һәм тәмле десерт әзерләргә өйрәнделәр, видеофильмның мавыктыргыч кадрларын карадылар.
Чараны үткәргәндә, бүлек белгечләре традицион рәвештә төрле методикалар кулландылар: бию терапиясе, музыкотерапия, ком терапиясе, алар катнашучыларга үзләрен дуслар даирәсендә хис итәргә, аралашу күнекмәләрен үстерергә, күп яңалыкларны белергә мөмкинлек бирде.
Гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү
4нче февраль, пәнҗешәмбе, 2021нче ел
«Демография» милли проекты чараларын тормышка ашыру максатыннан Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ведомствоара патронатта торучы гаиләләрне социаль тәэмин итү эшен дәвам итәләр.
Шулай итеп, 5 балигъ булмаган бала тәрбияләүче күпбалалы гаилә әнисенә белгеч социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме чаралары, түләүләр алу өчен кирәкле документлар турында киңәш бирде. Балалар-ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне нормальләштерү максаты белән, анага алкоголь бәйлелегеннән дәвалау узуда ярдәм күрсәтелде һәм алга таба эш эзләү өчен исәпкә кую максаты белән Мәшгульлек үзәгенә озатылды.
Страница 19 из 272