Ветераннар белән якшәмбе көне
17нче март, чәршәмбе, 2021нче ел
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында Идел буе районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль эш буенча белгечләре тыл хезмәтчәннәре – Камил Хөсәен улы һәм Рәшидә Садри кызы Тукаевларда булдылар.
Камил Хөсәен улы – элек Совет Армиясенең кадр офицеры, политхезмәткәр. Кечкенәдән рәсем ясый, рәсем сәнгатен махсус өйрәнмәгән. Үз рәсемнәрендә барыннан да бигрәк үзе яраткан сурәтләре - табигатьне, кешеләрне, атларны ясый. Элек -электән Татарстан Республикасы үз бистәләренең һәм авылларның матур урыннары белән дан тоткан, ул туган як табигатеннән илһам ала. Идел буе районы ветераннар советы әгъзасы, республика, шәһәр һәм район күләмендәге чараларда актив катнашучы, үз картиналарын куя һәм Татарстанга багышланган шигырьләрен укый. Рәсем һәм шигърият кичәләрендә актив катнашучы. К. Х. Тукаевның картиналары Мәскәү, Казан һәм башка шәһәрләрнең музей, учреждениеләрдә урнашкан.
1999 елда Горький музеенда шәхси күргәзмәсе ачыла. Тукаев Камил Хөсәен улы «Ел ир – аты- оста куллар остасы» бәйгесендә җиңүче булды.
Ирле-хатынлы бик теләп үзләренең татар телендә язылган шигырьләрен укыдылар. Бүлек белгечләре гаиләгә туган як турында альбом бүләк иттеләр.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
17нче март, чәршәмбе, 2021нче ел
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар планы кысаларында Авиатөзелеш районының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «И туган тел, и матур тел» дип исемләнгән мәгълүмат стенды әзерләнде…
Стенд белән танышырга килүчеләр татар теленең матурлыгына дан җырлаучы мәхәббәт авторы – Габдулла Тукай турындагы материалларның дөреслеген, мәгълүматилыгын һәм кыйммәтен билгеләп үттеләр. Тукай шигърияте татар халкының гына түгел, башка халыкларның да күңел кыллары белән бергә яңгырый.
Уенчыклар ясау буенча мастер-класс
17нче март, чәршәмбе, 2021нче ел
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндез булу бүлегендә чүпрәктән курчак-клоуннар тегү буенча мастер-класс узды.
Һөнәрләр палатасының кисәкле тасмалардан тегү буенча укытучы җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар күңелле клоун – уенчык ясадылар. Үз куллары белән яратып һәм зур тырышлык белән эшләнгән мондый эшләнмәләр кибеттәге салкын пластмасса уенчыкларга менә дигән алмаш булачак.
Иҗади мастер-класс
16нчы март, сишәмбе, 2021нче ел
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары социаль хезмәт алучылар өчен «Ошибана» техникасында – үсемлекләр һәм чәчәкләрдән картиналар ясау буенча иҗади шөгыль үткәрделәр.
«Ошибана» - махсус технология буенча алдан җыелган һәм киптерелгән үсемлекләр кулланып ясалган рәсем. Гади күренүгә карамастан, ошибана техникасы үсемлекләрдән һәм аларның детальләреннән коллаж методы белән искиткеч сурәтләр: пейзажлар, портретлар, натюрмортлар, сюжетлы рәсемнәр, абстракт бизәкләр булдырырга мөмкинлек бирә.
Көндез тору бүлеге белгечләре җитәкчелегендә бу сәнгатькә социаль хезмәтләр алучылар да кушылып киттеләр, бик теләп иҗади үсеш процессына кушылдылар.
«Ышаныч телефоны-үз-үзен җаваплы тотуга бер адым»
16нчы март, сишәмбе, 2021нче ел
Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тарафыннан МБББУ «Немец телен тирәнтен өйрәнүче 72 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә күп балалы, тулы булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен «Ышаныч телефоны – үз – үзен җаваплы тотуга бер адым» дигән төркемле шөгыль үткәрелде.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаганнарга ышаныч телефонының билгеләнеше һәм эше турында мәгълүмат бирү, квалификацияле ярдәм алу өчен, авыр тормыш хәлләрендә ышаныч телефонына мөрәҗәгать итү кирәклеген аңлату.
Шөгыль барышында балаларга Ышаныч телефоны турында, психологик ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр, «Дус нәрсә белән ярдәм итә ала?» темасына әңгәмә уздырылды. Фикер алышу нәтиҗәсендә балалар белән Ышаныч телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган «авыр» сораулар исемлеге эшләнде.
Дәрес ахырында балалар белән психоэмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән «Шалтырат миңа, шалтырат» күнегүе һәм "Мин синең берәү!..... Синең тормышың" дигән белешмә тапшырылды.