Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда үзләренең иминлекләренә җаваплы караш булдыралар
12нче апрель, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында җинаятьчелек һәм тәртип бозу профилактикасын оештыру эшчәнлеге” программасы кысаларында Авиатөзелеш районы МББУ “№168нче номерлы мәктәп”нең консультация пунктында, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре 7-10 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен “Тормыш иминлеге нигезләре” исемле төркемле шөгыль уздырды (профилактик эш).
Шөгыльнең максаты: балигь булмаган балаларда куркынычсызлык тәртибе оештыру.
Шөгыльдә катнашучылар белән үзләрендә үз тормышы һәм сәламәтлеге өчен, шулай башка кешеләрнең тормышы өчен дә җаваплылык хисе тәрбияләү мөһимлеге турында әңгәмә уздырылды. Балалар төрле гадәттән тыш шартлардагы эш итү кагыйдәләре белән таныштылар, кызыксыну белән тематик табышмаклар чиштеләр, “Мин үрнәк җәяүле” викторинасында катнаштылар. Барлык катнашучыларга да, куркыныч туганда һәр бала белергә тиешле һәм ашыгыч телефон номерлары булган мәгълүмати, “Мин һәм минем куркынычсызлыгым” дигән буклетлар тапшырылды.
Оештыручылар әйтүенчә, үткәрелгән шөгыль балигъ булмаган балаларда үзләренең иминлегенә җаваплы караш булдыруга ярдәм итте.
Өйдә социаль ярдәм алучы православие динендәгеләрне Пасха белән котладылар
11нче апрель, чәршәмбе, 2018нче ел
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Казан рухи семинария студентлары белән берлектә, социаль ярдәм алучы, ялгыз өлкән кешеләрне Пасха белән котладылар.
Котлау һәм саулык теләү белән бергә өлкән кешеләргә ашамлыклар җыелмасы бирелде. Шулай ук Казан рухи семинария студентлары өй яннарын кардан чистарту эшен башкардылар.
“Мин туган илем белән горурланам!” балалар рәсем бәйгесенең нәтиҗәләрен чыгару
12нче апрель, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә “Мин туган илем белән горурланам!” балалар рәсем бәйгесенең нәтиҗәләрен чыгару булды. Бәйгедә эшчеләр - профсоз әгъзаларының 4 яшьтән алып 16 яшькә кадәрле 51 бала катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча 4 җиңүче билгеләнде:
4-6 яшь категориясендә Кононов Кириллның “ Минем яраткан гаиләм прогулкада” рәсеме яхшы дип табылды.
7 - 11 яшь категориясендә “Спасс манарасы” рәсеме белән Гарипова Зарина һәм “Кол Шәриф мәчете” рәсеме белән Хакимуллина Адилә җиңүчеләр булдылар.
Өлкән яшь категориясендә (12 – 16 яшь) “Минем илемнең кышкы матурлыклары” эше өчен Онкол Изель җиңүче дип табылды.
Җиңүчеләрнең эшләре республика балалар рәсем бәйгесендә катнашу өчен Республика профсоюз комитетына җибәрелде.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә психоэмоциональ проблемалы балигъ булмаган балалар өчен “Хисләр дөньясында” төркемле шөгыльләр циклы старт алды
12 нче апрель, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль җайлашуда авырлык кичергән (психоэмоциональ проблемалар), 7 - 11 яшьлек 6 балигъ булмаган балалар белән “Хисләр дөньясында” циклыннан тренинг элементлары белән “Менә мин нинди!” исемле психологик үстерелешле шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: психологик саклануның эффектив системаларын үстерү.
“Гомуми игътибар”, “ Мин иң...”,”Бүләкләр” күнегүләрендә катнашып, балигъ булмаган балалар уен рәвешендә эшнең тренинг төре һәм аның кагыйдәләре белән таныштылар, беренче дуслык бәйләнешләре урнаштырдылар. Шөгыльнең арт-терапия блогы балаларга үзләренең эчке дөньяларына үтеп керергә, үзләренең кичерешләрен, теләкләрен тоярга, яхшы якларын бәяләргә һәм төзәтергә кирәкле шәхси якларын аерып күрсәтергә мөмкинлек бирде. Үзләре турында язылган шигырьләр үзләрен танып белүнең нәтиҗәсе булды.
Тренинглы шөгыль “Кәефне ясыйбыз” техникасын кулланып рефлексия белән тәмамланды. Һәр катнашучылар үзләренең рәсемнәре өчен ачык төсләр сайладылар, бу аларның хәл һәм кәефләре яхшыруы турында раслый.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Лев Толстой елына багышланган иншалар бәйгесе уздырдылар
12нче апрель, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Татарстан Республикасында Лев Толстой елы кысаларында, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, «Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы» волонтёрлары белән берлектә, социаль җайлашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалары өчен “Һәр кеше кешелекне үзгәртергә тели, ләкин беркем дә үзен ничек үзгәртү турында уйламый” исемле төркемле шөгыль уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: социаль җайлашуда ярдәм, укучылар кызыксынуын үстерү, иҗади биремнәрне мөстәкыйль эшләү осталыгын булдыру.
Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар Л. Н. Толстойның тормыш юлыннан кызыклы фактлар, әсәрләреннән өзекләр белән таныштылар. Аннан соң балалар белән үз-үзеңне камилләштерү, үзеңдә иң яхшы әхлакый сыйфатларны тәрбияләү, тормыштагы чын байлыклар турында интерактив әңгәмә уздырылды. Шөгыль ахырында балаларга Л. Н. Толстойның “Һәр кеше кешелекне үзгәртергә тели, ләкин беркем дә үзен ничек үзгәртү турында уйламый” дигән фикере буенча мини-инша язарга тәкъдим ителде. Шөгыль иҗади эшләрне тикшерү белән тәмамланды.
Оештыручылар әйтүенчә, мондый шөгыльләр балигъ булмаган балаларга социаль җайлашудагы һәм яшьтәшләре белән аралашудагы авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәләр.
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары балигъ булмаган балаларда эмоциональ интеллект үстерәләр
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балалар белән патриотик тәрбия буенча эш алып баралар
- Алтай өлкәсе делегациясенең эш визиты
- “Яраткан битләрне ачып караганда”
Страница 259 из 272