Беренче май митингы
1нче май
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең профсоюз активистлары Беренче май митингында катнаштылар. Тарихта беренче тапкыр, республика профсоюзларының Беренче май митингы “ Лаеклы хезмәт өчен, гадел социаль сәясәт өчен!” баш шигаре астында Казанның Җиңү паркында узды.
Иммунизациянең Европа атналыгы
27нче апрель
Иммунизациянең Европа атналыгы кысаларында 2018нче елның 23нче апреленнән 29нчы апреленә кадәр (ИЕА-2018), “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә 27нче апрель көнне, Татарстан Республикасының Роспотребнадзор идарәсенең баш белгечен - экспертын җәлеп итеп, киңәшмә узды. Киңәшмә барышында эшчеләр ИЕА-2018нең төп бурычлары, кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге өчен иммунизациянең мөһимлегеннән хәбәрдар булдылар.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең белгечләре “Өлкән яштәге кешеләрне алучы гаилә” пилот проекты турында кешеләргә хәбәр итәләр
27нче апрель, җомга, 2018нче ел
Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең белгечләре, “Вознесенское” бистәсенең Мәдәният йортында бистәдә яшәүчеләр белән, “Өлкән яшьтәге кешеләрне алучы гаилә” пилот проекты турында кешеләргә хәбәр итү максаты белән очрашу үткәрделәр. Очрашуда катнашучыларга проектның максат һәм бурычлары, “өлкән яшьтәге гражданин” ның кем икәнлеге, өлкән яшьтәге кешеләрне алучы гаиләләрне кемнәрнең төзи алуы, һәм моның өчен нинди түләүләр ала алуы турында аңлатылды.
Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен, Мәдәният йортында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең элемтәләре калдырылды.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбиялиләр
26нчы апрель, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Белергә һәм истә тотарга” циклыннан “Чернобыль кайтавазы” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: гражданлык җаваплылыгы формалаштыру, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләү.
Шөгыль барышында балалар кыска метражлы “Чернобыль турында хатирә” фильмын карадылар, Чернобыль АЭСындагы һәлакәт турындагы тарихи документлар белән таныштылар, “Үз планетагызны саклагыз!” темасына әңгәмәдә катнаштылар.
Шөгыль ахырында балалар “Чиста планета” темасына рәсемнәр ясадылар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Туган тел көненә багышланган чара үткәрделәр
26нчы апрель, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
“Россия Федерациясендә 2016-20120нче елларга гражданнарны патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары ярдәме белән, азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 елга һәм Туган тел көненә багышланган, “Шагыйрьнең бишек җыры” әдәби – музыкаль сәгате үткәрделәр.
Балалар һәм аларның әти-әниләре рәхәтләнеп бөек татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация карадылар. ”Бишек җыры”, “Туган тел” һәм башка җырларны тыңладылар. Шагыйрьнең иҗаты турында яхшы белүләрен күрсәтеп, Г. Тукай әсәрләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Чараның ахырында катнашучылар “Су анасы” мультфильмын карадылар, аны тикшерделәр.
Оештыручылар әйтүенчә, чара үз Ватаннарын, туган телләрен һәм әдәбиятын ярату тәрбияләүгә этәргеч бирде.
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре батырлык дәресе уздырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда рухи-әхлакый кыйммәтләр булдыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда китапка кызыксыну булдыралар
- Социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар, Җиңү көне алдыннан үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайларын искә төшерәләр
Страница 254 из 272