Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Казан халык сәнгать кәсепләре техникумы укытучылары һәм студентлары белән социаль хезмәт алучы белән очрашу оештырдылар
3нче май, пәнҗешәмбе
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Идел буе районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Казан халык сәнгать кәсепләре техникумы укытучылары һәм студентлары белән социаль хезмәт алучы, фашист концлагеренда тоткынлыкта булган Антошкина Зинаида Григорьевна белән очрашу оештырдылар. Зинаида Григорьевна үзенең язмышы турында сөйләде, тормышының фаҗигале тарих битләрен ачты.
Очрашу бик җанлы һәм җылы булды. Балалар кунакка техникум турында истәлек итеп картина һәм чәчәкләр бүләк иттеләр, рәхмәт әйттеләр.
Специалисты отделения социальной помощи семье и детям организовали конкурс рисунков «Мир, завоеванный ценою жизни»
27нче апрель, җомга
1941-1945нче елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы алдыннан, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре, аралашуда кыенлыклар кичерүче социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар өчен, “Җиңү салюты” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: әхлакый сыйфатлар, патриотизм, илебезнең тарихына горурлык хисе тәрбияләү.
Шөгыль Римма Казакованың, халыкның дөнья тарихында тиңе булмаган фаҗигале тормышы турында, “Гәҗиттәге фотографиядә...” лирик шигырен тыңлау белән башланып китте. Шөгыльнең төп өлешендә “Әйдәгез обелиск янында тын торыйк” мини-чыгыш уздырылды, ул презентация һәм тикшерү белән барды. Шөгыль ахырында балалар “Тормыш корбан итеп яуланган тынычлык” рәсем бәйгесендә катнаштылар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “ Буыннар истә тотсын өчен” батырлык дәресе уздырдылар
27нче апрель, җомга
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм педагог, Җиңү бәйрәменең 73 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган, квест – уен формасында “ Буыннар истә тотсын өчен” батырлык дәресе уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: Бөек Ватан сугышы елларында безнең халкыбызның күрсәткән батырлык һәм ныклыгына горурлык хисе, ветераннарга - Ватанны саклаучыларга хөрмәт хисе тәрбияләү.
Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар белән Бөек Ватан сугышы елларында безнең халкыбызның күрсәткән батырлык һәм ныклыгы турында әңгәмә үткәрелде. Балалар сугышның ничә көнгә сузылганлыгын белделәр, шул еллардагы фотоларны карадылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны тынлык минуты белән искә алдылар. Аннан соң катнашучылар тарих буенча белемнәрен “ Буыннар истә тотсын өчен” квест-уенында күрсәттеләр. Балалар үткәннән хат белән карта алдылар. Штабның йөкләмәсен үтәр өчен, картада күрсәтелгән барлык пунктларны да үтәргә кирәк иде. Биремне уңышлы үтәп, катнашучылар ялга туктадылар һәм бүләккә уенчык вертолетлар алдылар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, Җиңүнең 73 еллыгына багышланган, “Безнең йөрәкләрнең җылысы” иҗади остаханә эшен оештырдылар
27нче апрель, җомга
Идел буе гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм педагог, “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте иреклеләре белән берлектә, Җиңүнең 73 еллыгына багышланган, “Безнең йөрәкләрнең җылысы” иҗади остаханә формасында шөгыль уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: патриотик тәрбия, Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт хисе тәрбияләү.
Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар белән Бөек Ватан сугышындагы батыр көрәшләр, фотокорреспондентлар истә калдырган вакыйгалар турында әңгәмә үткәрелде. Балалар В. М. Молотовның СССР гражданнарына сугыш башлануы турындагы чакыру текстын укыдылар, Җиңү бәйрәменең символы - Георгий тасмасы турынд белделәр.
Иҗади остаханә кысаларында катнашучылар, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәткәрләренә, истәлекле открыткалар һәм бутоньеркалар әзерләделәр һәм ветераннарга өйләрендә тапшырдылар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Вакцинация-балаларны саклау” урам акциясе уздырдылар
27нче апрель, җомга
Иммунизациянең Европа атналыгы-2018 (ИЕА-2018) кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Вакцинация - балаларны саклау” урам акциясе уздырдылар.
Урам акциясе барышында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында яшәүчеләргә иммунизациянең сәламәтлекне саклауда мөһимлеге турында “Әгәр Сезнең өстенлек - саулык икән, прививкалардан баш тартмагыз!” исемле мәгълүмати буклетлар таратылды.
Страница 253 из 272