Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ветераннар өчен “Җиңү көе” бәйрәм концерты оештырдылар
7нче май, дүшәмбе, 2018нче ел
1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге һәм өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, Ә. Бакиров исемендәге №6 музыка мәктәбе волонтерлары белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Җиңү көе” бәйрәм концерты оештырдылар.
Концертта “Катюша”, “Җиңү көне” кебек атаклы җырлар, шулай ук сугыш елларындагы шигырьләр яңгырады. Һәр ветеранга чәчәкләр һәм георгий тасмасыннан брошьлар тапшырылды.
Оештыручылар әйтүенчә, мондый чараларны уздыру балигъ булмаган балаларда патриотлык, безнең тарихыбызның батырлык битләренә горурлык хисе тәрбияләүгә ярдәм итә.
Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү алдыннан балалар Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчеләрен өйләрендә котладылар
7нче май, 2018нче ел, дүшәмбе
1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге һәм өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә, “Йөрәк хәтере”акциясе кысаларында, балигъ булмаган балалар белән өйдә социаль ярдәм күрсәтүдә торган Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчеләрен өйләрендә котлауны оештырдылар.
Ветераннар күзләрендәге яшьләре аша балалардан котлаулар һәм татлы бүләкләр кабул итеп алдылар, үзләренең хәрби яшьлекләре турында сөйләделәр. Котлау открыткаларын һәм георгий тасмасыннан брошьларны һәр ветеранга социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрдәге балалар төркемле шөгыльләрдә әзерләделәр.
Өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Ветераннар йортында бәйрәм чарасы оештырдылар
7нче май, дүшәмбе
1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Ветераннар йортының 10 еллыгына багышланган, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм, өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, шунда яшәүчеләр өчен, Казан шәһәр думасы депутатлары һәм Бердәм Россия партиясе вәкилләре белән бәйрәм очрашуы оештырдылар.
Ветераннар йортында яшәүче 85 кеше өчен, Хәйрия фонды ассоцияциясе биргән “Яшәү ризыгы”исемле солдат ашханәсе үз эшен җәелдереп җибәрде, Мәктәптән тыш эш үзәге тәрбияләнүчеләре, яшьләр һәм шәһәрнең өлкән буын иҗади коллективлары башкаруында сугыш еллары җырлары яңгырады.
Ветераннар үткәрелгән бәйрәм һәм җылы котлаулар өчен оештыручыларга бик рәхмәтле булдылар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Җиңү салюты” чарасын уздырдылар
7нче май, дүшәмбе
1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль ярдәм алучы гаиләләр өчен “Җиңү салюты” чарасын уздырдылар.
Чараның максаты: балигъ булмаган балаларның рухи сыйфатларын үстерү, патриотизм, өлкән буынга хөрмәт, үз иле өчен горурлык тәрбияләү.
Чараның төп кунакларын–Бөек Ватан сугышы ветераннарын-балалар үзләренең талантлары белән таңга калдырдылар: үзләре иҗат иткән “Без җиңәрбез, мин сизәм...” шигырен укыдылар, флейта һәм синтезаторда туган як турында “Яшьлек”, “Галиябану”, “Зәңгәр күл” музыкаль әсәрләрен, гитарага кушылып сугыш турында “Караңгы төн”, “Күке”, “Аты-баты” җырларын башкардылар. Интеллектуаль викторинада катнашып, балалар тарихны белүләрен күрсәттеләр.
Бәйрәмнең символы булган, Давид Тухмановның “Җиңү көне” җырын бергәләп башкару белән чара тәмамланды.
Өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ветераннар өчен “Чиста йорт” акциясе уздырдылар
7нче май, дүшәмбе
1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Вахитов районы өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм Идел буе Казан федераль университеты волонтерлары белән берлектә “Чиста йорт” хәйрия акциясе оештырдылар. Акция кысаларында, өйдә социаль ярдәм күрсәтүдә торган, ялгыз өлкән кешеләргә һәм инвалидларга фатирларын җыештырырга ярдәм ителде.
Совет районы өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм Казан төзелеш колледжы, “Россия гадел хөкем академиясе”нең Казан филиалы, Казан элемтә техникумы һәм Казан кооператив институты волонтерлары белән берлектә, сугыш ветераннары һәм сугышта катнашучыларының 15 фатирын җыештырдылар(тәрәзә һәм идән юу, җиһазларны чистарту). Ветераннар бу акцияне оештырган өчен җылы рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
- “Йөрәк хәтере” акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен бәйрәм чарасы уздырылды
- “Йөрәк хәтере” акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау оештырылды
- Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре физик кимчелекләре булган социаль хезмәт алучылар өчен “Чикләре булмаган тормыш” очрашуы оештырдылар
- Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре физик кимчелекләре булган социаль хезмәт алучылар өчен “Чикләре булмаган тормыш” очрашуы оештырдылар
Страница 251 из 272