Социаль-патриотик “Йөрәк хәтере” акциясе: өйдә социаль ярдәм күрсәтүдә торган ветераннарның өйләренә бару
8нче май, 2018нче ел, дүшәмбе
1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге һәм өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә, “Йөрәк хәтере” социаль-патриотик акциясе кысаларында өйдә социаль ярдәм күрсәтүдә торган Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчеләрен өйләрендә котлауны оештырдылар.
Балигъ булмаган балалар ветераннарга үзләре ясаган эшләнмәләрне бүләк иттеләр. Балалар сугыш елларында кичергән авырлыклар турында сораулар бирделәр. Өлкән кешеләр күзләрендә яшьләре аша истәлекләре белән бүлештеләр һәм балаларга тыныч күк йөзе теләделәр.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Җиңүле май” төркемле шөгыле уздырдылар
8нче май, сишәмбе
“2016-2020елларга Россия Федерациясендә гражданнарны патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтёрлары белән берлектә, патриотизм хисен тәрбияләүгә юнәлдерелгән, “Җиңүле май” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыль барышында катнашучылар үзләре һәм мавыгулары турында сөйләделәр. Аннан сон “Җиңү парады!” видеоролигын карадылар, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында сөйләделәр.
Шөгыльнең практик өлешендә балалар “Җиңү көне!” исемле ачык төсле коллаж бизәделәр, анда яхшы теләкләр яздылар һәм совет сугышчыларының батырлык, намус һәм данын символлаштырган гергий тасмасыннан күкрәккә брошь ясадылар.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына хәйрия төшке ашлары уздыруда ярдәм оештырдылар
7-8нче май, дүшәмбе-сишәмбе
1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Казан шәһәренең “Рубаи”, “Борынгы Бохара”, “Паста” рестораннарында Бөек Ватан сугышы ветераннарына хәйрия төшке ашлары уздыруда ярдәм оештырдылар.
Чакырылган ветераннар уңайлы һәм күңелгә ятышлы шартларда сугыш еллары көйләре астында төшке ашны ашадылар, аралаштылар, яшьлек елларын һәм барыбызны да горурлык хисләре һәм хәтер белән берләштерүче бәйрәм - Җиңү көнен искә алдылар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Беркем дә онытылмады, берни дә онытылмады” кинотренингы уздырдылар
7нче май, дүшәмбе, 2018нче ел
“2016-2020елларга Россия Федерациясендә гражданнарны патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Беркем дә онытылмады, берни дә онытылмады” кинотренингы уздырдылар.
Чараның максаты: үсеп килүче буынны әхлакый-патриотик тәрбияләү.
Чараның башында безнең илебез өчен Җиңү көненең әһәмиятлелеге турында интерактив әңгәмә булды. Аннан соң балалар “Беркем дә онытылмады, берни дә онытылмады” видеофильмын карадылар. Аны тикшерү балаларда сугыш елларындагы вакыйгаларга җанлы яңгыраш, безнең җиңүче халыкның батырлыгы һәм ныклыгы алдында баш ию хисен уятты.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Ветераннар йортында “Җиңү язы” патриотик акциясе уздырдылар
7нче май, дүшәмбе, 2018нче ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Җиңү язы” патриотик акциясе оештырдылар.
Акциянең максаты: балигъ булмаган балаларда патриотлык, безнең тарихыбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Акциядә социаль яраклашуда авылыклар кичергән балигъ булмаган балалар катнашты, алар ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен георгий тасмаларын чәчәкләр белән бизәделәр, һәм Ветераннар йортында (Имәнлек урамы, 35а) яшәүчеләргә, Идел буе районы Мәктәптән тыш эш үзәге тәрбияләнүчеләре белән бергәләп оештырылган бәйрәм чарасында тапшырдылар.
Ветераннар игътибар һәм үсеп килүче буын белән аралашырга мөмкинлек булган өчен рәхмәт белдерделәр.
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ветераннар өчен “Җиңү көе” бәйрәм концерты оештырдылар
- Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү алдыннан балалар Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчеләрен өйләрендә котладылар
- Өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Ветераннар йортында бәйрәм чарасы оештырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Җиңү салюты” чарасын уздырдылар
Страница 250 из 272