Өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ветераннар өчен бәйрәм концерты оештырдылар
10нчы май, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Киров районы өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Казан православие семинариесе белән берлектә, өйдә социаль ярдәм күрсәтүдә торган, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен бәйрәм концерты оештырдылар. Семинарие студентлары Бөек Ватан сугышына багышланган концерт программасын башкардылар. Ветераннар рәхмәт белән чыгыш ясаучыларны тыңладылар.
Концертның ахырында студентлар ветераннарга ашамлыклар җыелмасы тапшырдылар.
;Өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен күчмә концерт оештырдылар
10нчы май, пәнҗешәмбе
1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Мәскәү районы өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм №2 музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашында, бүлектә хезмәт күрсәтүдәге ветераннар өчен, “Эх, фронт юллары” исемле күчмә концерт оештырдылар. Программада сугыш елларындагы популяр көйләр һәм җырлар яңгырады. Өлкән кешеләр балалар белән авыр сугыш еллары турында хәтирәләре белән уртаклаштылар. Балалар, тәвәкәллек һәм батырлык өчен рәхмәт йөзеннән, ветераннарга чәчәкләр һәм баллы бүләкләр тапшырдылар.
Өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ветераннар өчен хәйрия акциясе оештырдылар
8нче май, сишәмбе
1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Авиатөзелеш районы өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Бакчадагы язгы эшләр” хәйрия акциясе оештырдылар. Авиация заводы яшьләр советы волонтерлары шәхси секторда яшәүче, өйдә социаль ярдәм күрсәтүдә торган ветераннарга өй тирәсен җыештыруда һәм бакчадагы язгы эшләрдә ярдәм күрсәттеләр.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Мәңгелек ут- хәтер символы” төркемле шөгыле уздырдылар
8нче май, сишәмбе, 2018нче ел
“2016-2020елларга Россия Федерациясендә гражданнарны патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль ярдәм күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән “Мәңгелек ут- хәтер символы” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: патриотик хис тәрбияләү, ватандашларның батырлыкларына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларның Бөек Ватан сугышы һәм Җиңү көне турында белемнәрен киңәйтү.
Шөгыльнең башында балалар “Мәңгелек ут”ны кабызуның тарихы белән таныштылар, аннан соң “Мәңгелек ут- хәтер символы” әңгәмәсендә катнаштылар.
Ахырда балалар иҗади остаханәдә “Мәңгелек ут” эшләнмәләре ясадылар.
“Без хәтерлибез!” социаль-патриотик урам акциясе
8нче май, сишәмбе
1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль ярдәм күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар белән “Без хәтерлибез!” социаль-патриотик урам акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: балигъ булмаган балаларны патриотик тәрбияләү, үз иленең тарихына горурлык хисе тәрбияләү.
Урам акциясе барышында балалар шәһәрдә яшәүчеләрне Җиңү көне белән котладылар һәм Россиянең хәрби батырлыгы һәм намусы булган георгий тасмаларын тапшырдылар.
- Социаль-патриотик “Йөрәк хәтере” акциясе: өйдә социаль ярдәм күрсәтүдә торган ветераннарның өйләренә бару
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Җиңүле май” төркемле шөгыле уздырдылар
- Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына хәйрия төшке ашлары уздыруда ярдәм оештырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Беркем дә онытылмады, берни дә онытылмады” кинотренингы уздырдылар
Страница 249 из 272