Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларның юлда җәрәхәтләнүләренә каршы профилактика эше
14нче май, дүшәмбе, 2018нче ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында тәртип бозу һәм җинаятьчелек профилактикасы буенча эшчәнлек оештыру” программасы кысаларында, “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә “Крылья Советов” паркында, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Куркынычсыз юл” квест –уены уздырылды.
Чараның максаты: белгечләре балаларның юлда җәрәхәтләнүләренә каршы профилактика, юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру, коммуникатив күнекмәләрне, образлы һәм иҗади фикерләүне формалаштыру һәм үстерү аркылы уңышлы яраклашуга ярдәм итү.
Балалар “Уен”, “Җәяүле”, “Каршылыкларны җиң”, “Җавабын тап”, “Билгеле” станцияләрен керткән интерактив танып-белү программасында катнаштылар. Командалар юл йөрү билгеләрен, җәяүлеләр өчен кагыйдәләрне яхшы белүләрен күрсәттеләр, интеллектуаль викторина сорауларына җавап биреп киң белемнәрен күрсәттеләр.
Чараның ахырында барлык катнашучылар рәхәтләнеп урам уеннарын уйнадылар. Балаларга бигрәк тә флэшмоб тәэсир итте, аның барышында бию элементларын өйрәнделәр. Катнашучылар үзләре белән күңелле хисләр, яңа тәэсирләр һәм грамоталар алып киттеләр, алар балаларның портфолиоларын тулыландырыр.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен хәйрия чарасы оештырдылар
18нче май, җомга, 2018нче ел
Сыртланова, 9а адресы буенча урнашкан “Бәхетле” социаль ашханәсендә 20 Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары һәм инвалидлар өчен хәйрия чарасы уздырылды. Чара барышында “Бәхетле” компаниясе һәм партнерларыннан ашамлыклар җыелмасы тапшырылды һәм бәйрәм төшке ашы оештырылды.
Шулай ук 85 ялгыз азҗитешле Бөек Ватан сугышы ветераннарына өйләрендә ашамлыклар җыелмасы тапшыру оештырылды.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәр еллык “Батырларга мәңгелек дан!” акциясе уздырдылар
11нче май, җомга, 2018нче ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясендә гражданнарны патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында, “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, Бердәм Россия партиясенең беренчел бүлеге,”Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары һәм №112нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә һәр еллык “Батырларга мәңгелек дан!” акциясе оештырылды.
Волонтерлар һәм 14-15 укучының ярдәме белән, каралмый торган, Бөек Ватан сугышы ветераннарының 23 кабере тәртипкә китерелде. Чараның яшь катнашучылары Советлар Союзы Герое Симонов Михаил Васильевичның каберенә чәчәкләр куйдылар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары балигъ булмаган балаларга позитив тормыш кыйммәтләре формалаштыруга ярдәм итә
10нчы май, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасының халык арасында наркомания профилактикасы” программасы кысаларында, Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары “Яшьлек” мәдәният йорты консультация пунктында, социаль ярдәм алучы балигъ булмаган балалар өчен(профилактика эше), “Мин һәм минем сайлавым”төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: позитив тормыш кыйммәтләре формалаштыру, шәхси үсешкә теләк булдыру, үзеңнең бер төрле шәхес булуыңны аңлап җиткерү.
Шөгыль, шәхси мөмкинлекне куллануга, төркемара хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итүче, коммуникатив-әңгәмә һәм проблемалы ситуацияне модельләштерү форматында узды.
Шөгыль барышында балалар үзләренең хисләрен белдерә, эчке каршылыкны кичерә, аларны чишү юлларын таба алдылар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларга Балалар ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирәләр
10нчы май, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Бөтендөнья Балалар ышаныч телефоны көне алдыннан Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы 6-10 яшьлек, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Ышаныч түгәрәге”төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыль барышында балалар үзләренең һәм яшьтәшләре тормышларында нинди куркулар, кичерүләр, авырлыклар булуы, аларны кисәтү һәм чишү турында сөйләштеләр. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча, балалар арасында иң билгеле ысул булып дусларына ярдәмгә мөрәҗәгать итү тора. Катнашучыларның күбесе мондый ярдәмнең ышанычлы булмавын әйттеләр. Шөгыль барышында балаларга профессиональ ярдәм һәм таяныч булган Балалар ышаныч телефоны хезмәте турында мәгълүмат бирделәр. Балаларга Бөтендөнья Балалар ышаныч телефоны көне кысаларында уздырылучы “Ышаныч түгәрәге” онлайн-марафоны, акцияләр, бәйгеләр турында мәгълүмат җиткерелде.
Шөгыль, Балалар ышаныч телефоны хезмәтенең кирәклеген ачыклау максатыннан, анкета үткәрү белән тәмамланды. Анкета нәтиҗәләре буенча 100% балалалар профессиональ ярдәмнең кирәклеген, 80% яңа белемнәрен дуслары белән бүлешергә теләүләрен белдерделәр. Барлык катнашучыларга да Балалар ышаныч телефоны турында мәгълүмати буклетлар тапшырылды.
Балалар алган мәгълүматның кирәклеген билгеләделәр, социаль челтәрләрдә Бөтендөнья Балалар ышаныч телефоны көне кысаларында оештырылган «#АКТИВИЗИРУЙДОВЕРИЕ» иҗади бәйгесендә һәм “Ышаныч түгәрәге”флэшмобында катнашырга теләкләрен белдерделәр.
- Өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ветераннар өчен бәйрәм концерты оештырдылар
- ;Өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен күчмә концерт оештырдылар
- Өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ветераннар өчен хәйрия акциясе оештырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Мәңгелек ут- хәтер символы” төркемле шөгыле уздырдылар
Страница 248 из 272