Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларга гаилә кыйммәтләрен ныгытырга ярдәм итәләр
16нчы май, чәршәмбе, 2018нче ел
VII Бөтенроссия “”Иреклеләр – балаларга” акциясе һәм Бөтендөнья гаилә көне кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Үзәк шәһәр китапханәсе һәм Вахитов районы “Алсу мизгел” ветераннар ансамбле белән берлектә, социаль ярдәм алуда торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Гаилә булу осталыгы” тематик чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: балигъ булмаган балаларның рухи дөньясын баету, гаилә кыйммәтләренә һәм гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү.
Шөгыль китапханә буенча экскурсиядән һәм китап фонды белән танышудан башланды. Аннан соң балалар белән интерактив әңгәмә барышында гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләр, гаилә ялы, якыннар турында кайгырту кебек сораулар буенча фикер алыштылар. “Алсу мизгел” ансамбле чыгышы белән шөгыль дәвам итте, аның солистлары балаларны милли гореф-гадәтләр белән таныштырдылар, рус һәм татар җырларын башкардылар, балалар белән әйлән-бәйлән йөрделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Оештыручылар әйтүенчә, шөгыль гаилә гореф-гадәтләре турында күзаллауны киңәйтүгә, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, гаиләдә аралашу культурасы тәрбияләүгә ярдәм итте.
«Әниләр өчен матурлык көне»
Бөтендөнья гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе Казан шәһәре Яңа Савин районы “Бердәм Россия” Региональ бүлеге һәм Региональ “Шәфкатьле йөрәк” балаларга һәм барлык мохтаҗларга ярдәм иҗтимагый оешмалары белән берлектә «Әниләр өчен матурлык көне» чарасы уздырдылар.
Чара ике этапта уздырылды:
- беренче этапта сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче әниләр матурлык салоннарына бардылар, аларга хәйрия нигезендә чәчтараш-стилистлар, торнак ясау һәм визажистлар хезмәте күрсәтелде;
- икенче этап «Казан ривьерасы» кунакханә-мавыктыру комплексында уздырылды. Әти-әниләр балалар белән, шулай ук сәламәтлекләре чикле балалар белән бергә бәйрәм чарасына бардылар: концерт, аниматорлар һәм зур курчаклар белән шоу-программа, фотосессия беркемне дә ваемсыз калдырмады һәм уңай хисләр бүләк иттеләр.
«Әниләр өчен матурлык көне» Россиякүләм социаль проекты шулай ук Россия шәһәрләрендә- Бийск, Томск, Барнаул, Липецк, Мәскәүдә тормышка ашырыла, һәм ул сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә, балалар арасында коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә һәм гаиләдәге бәйләнешне ныгытуга юнәлдерелгән.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче ата-аналарның Республика интернет–ата-аналар җыелышында катнашуын оештырдылар
17нче май, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче ата-аналарны, online режимында күрсәтелгән “Игътибар! Үзенчәлекле бала” Республика интернет–ата-аналар җыелышы эшендә катнашуын оештырдылар.
Сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләү һәм укытуның үзенчәлекләре турындагы интернет-җыелышта бүлекнең сәламәтлекләре чикле балаларның хокукларын саклау өчен җаваплы белгечләре, бүлек базасында 21 һәм 53 ата-ана дистанцион катнаштылар.
Online трансляция барышында төрле нозологияле( ишетү, күрү, терәк-хәрәкәт аппараты, сөйләм бозылу, РАС) балаларны тәрбияләү һәм укыту, үзенчәлекле балаларның ата-аналары, алар белән эшләүче укытучылары, тәрбиячеләре, психологлар һәм башка белгечләрнең бергә эшләү юллары турында сораулары яктыртылды. Трансляция барышында ата-аналар “үзенчәлекле” баланың үсеше һәм тәрбияләү турында үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары балигъ булмаган балаларга эчке шәхси мөмкинлекләрне мобилизацияләргә ярдәм итәләр
16нчы май, чәршәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары “№14нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”базасы консультация пунктында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Үз тормышыңның кадере бел” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның үз-үзләрен тотышын эмоциональ регуляцияләүне үстерү, үзендә ышаныч формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар коллектив үзара бәйләнеш күнекмәләрен, ышанычлы үз-үзен тоту һәм төрле тормыш шартларына уңай караш формалаштыруга юнәлдерелгән “Кыя”, “Тылсымлы кыршау”, “Упкын” күнегүләрен үтәделәр.
Психологлар әйтүенчә, шөгыль балигъ булмаган балаларга эчке шәхси мөмкинлекләрне мобилизацияләргә, үзләре һәм башкалар өчен җаваплылык хис итәргә ярдәм итте.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы гаиләне туплауга юнәлдерелгән тренинг уздырды
16нчы май, чәршәмбе, 2018нче ел
Бөтендөнья гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы ДАПББУ “Халыкара сервис колледжы” волонтерлары белән берлектә “Төрле төсле календарь” циклыннан тренинг элементлары белән “Гаилә кыйммәтләре” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләрен уртак иҗади эшчәнлек чаралары белән гармонияләштерү.
Шөгыль барышында катнашучылар гаиләләрен ничек күрергә теләүләре турында, бәхетле булыр өчен нинди сыйфатлар җитмәве турында фикер алыштылар. Аннан соң үзара мөнәсәбәтләрдәге проблемаларны табып һәм аларны бетерү алымнарын ачыклау юлы белән гаиләне туплауга юнәлдерелгән тренинг уздырылды.
Идеаль гаилә символы- чәчәкне бергә иҗат итү белән шөгыль тәмамланды. Һәр чәчәк таҗына катнашучылар үзләренең гаиләләренә теләкләрен яздылар.
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда Казан тарихына кызыксыну булдыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләрендә позитив аралашу формалаштыра
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларга үзбәяне арттырырга булышалар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы төркемле басымга каршы тору күнекмәләрен формалаштыра
Страница 246 из 272