Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыралар
14нче август, сишәмбе, 2018нче ел
“Иреклеләр-балаларга” VII Бөтенроссия акциясе һәм Россиядә Физкультурачы көне кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль эш буенча белгечләре һәм социаль педагогы “Спорт-ул көч” флешмобы уздырдылар.
Чараның максаты: балигъ булмаган балаларда сәламәт яшәү рәвешенә мотивация, уңай кызыксынулар формалаштыру, файдалы ял оештыру.
Чара барышында балалар белән сәламәт яшәү рәвеше, даими спорт белән шөгыльләнүнең мөһимлеге, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм йокы режимы турында әңгәмә уздырылды. Белгечләр дәртле биюләр әзерләделәр, аларны балалар белән бергә башкардылар. Йомшарганнан соң балалар, заманча җырлар астында, бию марафонында үзләренең осталыкларын күрсәтә алдылар.
Дәртле көй, актив хәрәкәтләр, куанычлы хисләр флешмобтагы барлык катнашучыларны позитив белән кордылар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре яшүсмерләрнең юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыталар
15нче август, чәршәмбе, 2018нче ел
“Безнең шәһәр” шөгыльләр циклы кысаларында, Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “N шәһәре транспорты” шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: яшүсмерләрнең транспортның төрле төрләре турында белемнәрен гомумиләштерү, юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту.
Балалар, шөгыль барышында, төрле транспорт төрләре белән, шулай ук аэропорт, тимер юл вокзалы, елга порты белән шәһәр макетын ясадылар. Үзләренең Пиксель-Гранд шәһәре макетына транспорт челтәре оештырдылар, светофорлар, җир асты аша чыгу юллары һәм юл билгеләрен төшерделәр.
Шөгыль ахырында балалар юл йөрү кагыйдәләрен белүгә викторинада катнаштылар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларның сәламәтлекләрен ныгыталар
13нче август, дүшәмбе, 2018нче ел
“Иреклеләр-балаларга” VII Бөтенроссия акциясе кысаларында, “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе”нең мәдәни оештыручысы һәм Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль педагогы, Физкультурачы көненә бәйләп, “Күңелле стартлар” спорт чарасы уздырдылар. Чарага социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче балалар һәм аларның ата-аналары чакырылган иде.
Спорт уеннары һәм бәйгеләр саф һавада, күңелле балалар җырлары астында уздылар. “Ук” Һәм “Ракета” командалары төрле бәйгеләрдә актив катнаштылар: “капчыкларда йөгерү”, “таякчыклар белән эстафета”, “дүңгәләк”, “ сикергечләр”, “кәрҗингә тидер”, “каршылыклар тасмасы” һәм башка уеннар, аларда һәр бала үзенең спорт күнекмәләрен, җитезлеген, зирәклеген, максатчанлыгын, рухи ныклыгын күрсәтә алды.
Чара сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну формалаштырырга, социаль активлыкларын күтәрергә, физкультурага катнаштырырга ярдәм итте.
Ахырда спорт бәйгеләрендә җиңүче-командаларга призлар һәм баллы тәм-томнар тапшырылды.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре Горький тимер юлы ветераннарын өйдә Тимер юлчылар көне белән котладылар
10нчы август, дүшәмбе, 2018нче ел
Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре өйдә социаль хезмәт алучы Горький тимер юлы ветераннарын, өйдә Тимер юлчылар көне белән котладылар.
Мишина Валентина Федоровна, 16. 02. 1929 елда туган, Бөек Ватан сугышы ветераны, 2нче төркем инвалиды. Валентина Федоровна Горький тимер юлы вагон депосында 22 ел эшләгән, шуннан пенсиягә киткән. Горький тимер юлы грамоталары белән бүләкләнгән.
Гыйләҗетдинова Наилә Ибраһимовна, 11. 08. 1927 елда туган, 2нче төркем инвалиды. Наилә Ибраһимовна Горький тимер юлында пассажир поездларында озатучы булып 40 ел эшләгән. Горький тимер юлы грамоталары белән бүләкләнгән.
Бүлек белгечләре ветераннарга ашамлык җыелмасы тапшырдылар.
Хәвеф категорияле гаиләләр белән эш тәҗрибәсе, социализация һәм ресоциализация
2018нче елның 10нчы августында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе”ндә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары катнашында “Хәвеф категорияле гаиләләр белән эш тәҗрибәсе, социализация һәм ресоциализация” ведомствоара семинары уздырылды (20 кеше).
Семинар балигъ булмаган хәвеф төркемнәрен ачыклау буенча эшчәнлекне активлаштыру, терроризм һәм экстремизмга каршы хәрәкәт максаты белән, Ведомствоара эшче төркем янындагы Эксперт төркеме җитәкчесе, Татарстан Республикасында Антитеррористик комиссия җитәкчесе И.Ш.Галиев, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы катнашында оештырылды.
Превенция проблемалары, гаиләдә көч куллану, агрессия һәм психологик ярдәм турында КФУның шәхес психологиясе кафедрасы укытучылары В.А.Степашкина һәм Р.Н.Хәкимҗанов чыгыш ясадылар.
Л.М.Миңнетдинова-психиатрия һәм суд-психиатрия экспертизасы кафедрасы доценты, психологик бозылганлыкның билгеләре һәм аларның гаиләдәге хәлгә тәэсир итүе турында сөйләде. Авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләрнең социализация һәм ресоциализациясендә психолого-медико-педагогик консилиумның ресурслары турында мәгълүматны И.И.Бахусова – девиант тәртипле укучылар өчен ябык типтагы ГКУ УВОУ “Н.А.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми урта белем бирү мәктәбе” директор урынбасары тәкъдим итте.
- «Аеклык ноктасы» проектында катнашучылар өчен “Гаилә советы”
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре уен формасында балигъ булмаган балаларга ут белән эш иткәндә куркынычсызлык нигезләрен өйрәтәләр
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларны борынгы урыс гореф-гадәтләре белән таныштыру аша күзаллауны киңәйтәләр
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларның борчылу һәм куркуларын җиңәргә ярдәм итәләр, шәхесара аралашу күнекмәләрен үстерәләр, үзләренә үзбәя һәм ышаныч арттыралар
Страница 229 из 272