Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Дизайн нигезләре” чарасы уздырдылар
17нче август, җомга, 2018нче ел
“Барысы да бик гади” авторлык проекты кысаларында, Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен,“Дизайн нигезләре” интерактив шөгыле уздырылды.
Проектның партнёры, архитектор Мингалиев Рәис, интерактив уен формасында балаларны дизайн дөньясы белән таныштырды. “Барысы өчен уен” күнегүе балаларга үзләрен дизайнер ролендә күрсәтергә мөмкинлек бирде. Кайбер катнашучылар чынлап интерьер иҗат итү, ландшафт проектлаштыруы белән кызыксындылар.
Шөгыльдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап ала алдылар. Ахырда шөгыльне оештыручылар балаларны баллы бүләкләр белән шатландырдылар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Без шундый төрлеләр” чарасы уздырдылар
16нчы август, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган, социаль яраклашуда һәм яштәшләре белән аралашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар катнашуында, Халыкара дөнья халыклары көненә багышланган “Без шундый төрлеләр”төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның күзаллауларын киңәйтү, Россия халыкларының мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныштыру, төрле милләт һәм конфессия вәкилләренә карата иптәшлек, коллективизм, хөрмәт, толерантлык хисләре тәрбияләү.
Чара “Әйдәгез танышабыз” сәламләвеннән башланып китте, аннан соң “Соңгы кабиләләр. Эвенклар” видеоролигын карадылар, балалар эвенкларның гадәтләре, мәдәнияте, тормыш күрешләре, көнкүрешләренең үзенчәлекләре белән таныштылар, интеллектуаль викторинада катнаштылар. Шөгыль ахырында балалар хисләре белән уртаклаштылар һәм, тынычлык һәм бердәмлек символы буларак, оригами техникасы буенча торна ясау белән таныштылар.
Шөгыль балаларның белемнәрен арттырырга, аралашу, үзара ярдәмләшү, командада эшли белү күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итте.
Гаилә һәм балаларага социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Азамат” Казан шәһәре иҗтимагый фонды белән берлектә “Җаваплы аталык” ата-аналар җәмәгатчелеге белән очрашу уздырдылар
15нче август, чәршәмбе, 2018нче ел
“Казан шәһәре”шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе” ярдәмендә “Азамат” Казан шәһәре иҗтимагый фонды “ӘтиПлюс” проектын тормышка ашыра, аның кысаларында “Әти һәм балалар” гаилә фотолары сериясе аша балаларны тәрбияләүдә әти ролен арт-визуаль ачу бара.
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, “Җаваплы аталык” Түгәрәк өстәле булып узды. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар актив рәвештә хәзерге заман гаиләсендә атаның роле, гаиләнең иминлеге өчен җаваплылыгы турында фикер алыштылар, проблемалар һәм тормыштагы ачык мисаллар белән бүлештеләр.
Ата – аналар балалары белән “Азамат” иҗтимагый фонды хезмәткәрләре әзерләгән “ӘтиПлюс” күргәзмәсе материаллары белән таныштылар.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар күтәрелгән проблеманың мөһимлеге һәм актуальлеген билгеләделәр, мондый очрашуларның гадәтигә әйләнүен теләделәр.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Л. Н. Толстой тормышы һәм иҗатына багышланган әдәби кичә уздырдылар
15нче август, чәршәмбе, 2018нче ел
Л. Н. Толстойның 190 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар планын тормышка ашыру кысаларында, Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре, бөек язучының тормышы һәм иҗатына багышланган әдәби кичә уздырдылар.
Социаль хезмәткәрләр Л. Н. Толстой тормышы турында видеопрезентация карадылар, Татарстан Республикасы Милли музееның тарих һәм мәдәният бүлеге фәнни хезмәткәре Смирнова Н. Н. чыгышын тыңладылар, Казан шәһәренең №15нче китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән күргәзмә материаллары белән таныштылар. Китапханә мөдире Кислова А. А. язучының әсәрләреннән өзекләр укыды, Л. Н. Толстойның казан чоры иҗаты, Казандагы тормышы белән бәйле тарихи урыннар турында сөйләде.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларны конфликтлы хәлләрне чишүнең конструктив ысуллары белән таныштыралар
15нче август, чәршәмбе, 2018нче ел
Татарстан Республикасында 2017-2019нчы елларга медиакиңлектә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэъмин итү буенча чаралар планын( “Юл картасы”) тормышка ашыру кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары, яштәшләре белән аралашуда кыенлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен, “Конструктив ысуллар белән конфликтлы хәлләрне чишү “ төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: үз-үзенә кул салу профилактикасы, балигъ булмаган балаларны конфликтлы хәлләрне чишүнең конструктив ысуллар белән таныштыру, ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирү.
Шөгыль барышында, үзанализга сәләтлелекне ачыклауга, конфликтлы хәлләрне аңларга һәм алдан күрүгә юнәлдерелгән, “Конфликтлы хәлләрдә үзеңнең хәлеңне бәяләү” тесты уздырылды. Конфликтларның төрләре турында тематик әңгәмә һәм “Конфликтта үзеңне тоту”, “Син ничек эшләр идең?”, “Бозваткыч” рольле күнегүләре балаларны конфликтлы хәлләрне чишүнең конструктив ысуллар белән таныштырдылар. Шөгыль барышында катнашучыларга ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирелде, белешмәлекләр алдылар.
Шөгыль балигъ булмаган балаларда әйләнә-тирәдәгеләр белән конфликтсыз аралашу формалаштырырга, үзеңне аңлау һәм үзанализны үстерүгә, үз-үзеңә кул салу профилактикасына ярдәм итте.
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре яшүсмерләрнең юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыталар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларның сәламәтлекләрен ныгыталар
- Өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре Горький тимер юлы ветераннарын өйдә Тимер юлчылар көне белән котладылар
Страница 228 из 272