Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән “Россия байрагы” әңгәмәсе уздырдылар
22нче август, чәршәмбе, 2018нче ел
Россия Федерациясенең Дәүләт байрагы көнен бәйрәм итү кысаларында, Мәскәү районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән “Россия байрагы” әңгәмәсе уздырдылар.
Чара хезмәт алучыларның яшәгән урыннарында оештырылды. Чарада биш социаль хезмәт алучы булды, алар-өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар.
Әңгәмә барышында дәүләт символикасының элементы булган Россия байрагын башкаргандагы азбилгеле фактлар, байрактагы төсләрнең мәгънәсе белән таныштырылды, тарихка кыска экскурс ясалды.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерәләр
20нче август, дүшәмбе, 2018нче ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең 8-11 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Балачак-шатлык” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: коммуникатив күнекмәләрне, аралашуда толерантлыкны үстерү.
Балалар, эффектив аралашу күнекмәләренең үсешенә, конфликтлы хәлләрне чишүнең эффектив ысуллары белән танышуга ярдәм итүче, “Импульс”, “Игътибар, ул якыная...” интерактив уеннарында катнаштылар.
Бу шөгыль балигъ булмаган балаларга социумда үзара мөнәсәбәтләр төзегәндә кирәк булачак мөһим белемнәрне, осталыкларны, күнекмәләрне алырга ярдәм итте.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларда Татарстан тарихы, туган якның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында белемнәр формалаштыралар
17нче август, җомга, 2018нче ел
ТАССРның барлыкка килүнең 100-еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү чаралары планы кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Туган якны яхшы белүчеләр” викторинасы уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларда Татарстан тарихы, туган якның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында белемнәр формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар Татарстан Республикасы символикасы, аның истәлекле урыннары, халыкларның гореф-гадәтләре турында презентация белән таныштылар. Аннан соң, үз республикаларының тарихын яхшы белүләрен күрсәтеп, уен-викторинада катнаштылар.
Оештыручылар әйтүенчә, мондый шөгыльләр балигъ булмаган балаларда Татарстан тарихы, мәдәнияте һәм туган якның гореф-гадәтләре турында белемнәр генә түгел, ә гражданлык позициясен дә формалаштырырга ярдәм итә.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре интернет-бәйлелек профилактикасына юнәлдерелгән шөгыль уздырдылар
17нче август, җомга, 2018нче ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Бөтендөнья интернет пәрәвезендә” циклыннан, интернет-бәйлелек профилактикасына юнәлдерелгән, “Компьютердан саклан!” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: бәйлелек профилактикасы, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар интенет-куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар, интерактив әңгәмәдә компьютер уеннарының зарарлы нәтиҗәләре турында белделәр. Шөгыль ахырында катнашучылар анкета сорауларына җавап бирделәр, интернетта үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре һәм җанлы аралашуның өстенлекләре турында белешмәлекләр алдылар.
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Дизайн нигезләре” чарасы уздырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Без шундый төрлеләр” чарасы уздырдылар
- Гаилә һәм балаларага социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Азамат” Казан шәһәре иҗтимагый фонды белән берлектә “Җаваплы аталык” ата-аналар җәмәгатчелеге белән очрашу уздырдылар
- Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Л. Н. Толстой тормышы һәм иҗатына багышланган әдәби кичә уздырдылар
Страница 227 из 272