Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре «Өлкән буынны кайгырту һәм игътибар» хәйрия Акциясе оештырдылар
23нче август, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
«Өлкән буынны кайгырту һәм игътибар» Акциясе кысаларында, Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Халыкара сервис колледжы волонтерлары белән берлектә, өйдә социаль хезмәт алучының фатирынь җыештыру оештырдылар. Ялгыз яшәүче коляскачы-инвалид шефлык ярдәмен рәхмәт белән кабул итеп кенә калмады, рәхәтләнеп яшьләр белән аралашты.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гаилә кыйммәтләрен ныгыталар
22нче август, чәршәмбе, 2018нче ел
“Матрёшка” гаилә клубы “социаль проекты кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән “Гаилә иминлеге серләре” тренингы уздырды.
Тренинг башында бию-хәрәкәт терапиясе алымын кулланып гаиләләр белән, һәр катнашучының җаваплы позициясен үстерүгә һәм партнер белән хәрәкәтләрнең яраклаштырылуына юнәлдерелгән, хәрәкәтле күнекмәләр ясалды. Аннан соң һәр гаиләгә шәхси һәм гаиләдәге һәр кешенең вазифасы, шул исәптән мөмкинлекләреннән чыгып балаларның да, язылган исемлек төзергә һәм иҗади рәвештә, һәрберсе үз вазифасын башкара торган, гаилә моделен башка катнашучыларга күрсәтергә тәкъдим ителде.
Тренингта катнашу гаилә әгъзаларына гаилә иминлеге өчен һәрберсенең гаилә мөнәсәбәтләрендә әһәмиятле һәм җаваплы икәнен аңларга ярдәм итте.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларның дәүләт символикасы, гореф-гадәтләр һәм республиканың мәдәни кыйммәтләре турындагы белемнәрен камилләштерәләр
22нче август, чәршәмбе, 2018нче ел
Татарстан Республикасы көнен билгеләү алдыннан Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы һәм мәдәни оештыручысы, социаль хезмәт алучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Төсле календарь” циклыннан “Дан тот, Татарстан!” шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: патриотик тәрбия, балаларның дәүләт символикасы, гореф-гадәтләр һәм республиканың мәдәни кыйммәтләре турындагы белемнәрен камилләштерү.
Балалар шөгыль барышында Татарстанның тарихы, географиясе һәм милли гореф-гадәтләр турында викториналарда катнаштылар. Аннан соң татар халык уеннарында катнаштылар, үзләренең әби-бабайларының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышып, вакыт эчендә “сәяхәт ясадылар”.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларның урамда иминлек кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыралар
22нче август, чәршәмбе, 2018нче ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Юдино бистәсе Инвалидлар җәмгыяте белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Хокуклар калейдоскобы” циклыннан “Урамда иминлек кагыйдәләре” урам чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: балаларның урамда иминлек кагыйдәләре турында белемнәрен арттыру.
Балалар юл билгеләрен белүгә бәйгеләрдә катнаштылар, юл йөрү кагыйдәләре буенча ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр, мәктәпкә барганда сакларга мөһим булган юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр, күңелле эстафетада катнаштылар. Чарадагы барлык катнашучыларга да “Урамда иминлек кагыйдәләре” белешмәлекләре тапшырылды.
Чара юл йөрү кагыйдәләрен һәм урамда иминлек кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгытырга ярдәм итте.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Россиянең хәрби даны көнендә өйдә социаль хезмәт алучыны котладылар
23нче август, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Россиянең хәрби даны көнендә – совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен Курск сугышында тар-мар итүнең 75-еллыгында, Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре өйдә социаль хезмәт алучы Борһанова Әлфия Габдулловнаны һәм Вәлиәхмәтов Гомәр Вәлиәхмәтовичны шушы истәлекле көн белән котладылар.
Очрашу барышында ветераннарга истәлекле котлау хатлары һәм чәчәкләр тапшырдылар, ә алар хәтирәләре белән уртаклаштылар.
Борһанова Әлфия Габдулловнаның хәтирәләреннән: “... Безгә кадәр бары тик моторларның шыгырдавы һәм үкерүе генә ишетелде. Ә без яраланган, янган танкистларны алып чыга һәм аларга авыртуны баса торган уколлар кадый идек. Носилкага саласың – һәм санбатка йөгерәсең! Медикның бурычы-яралыны алып чыгарга, бәйләргә һәм алга таба йөгерергә. Анда, Курск астында, мин үземнең беренче бүләгемне – “Хәрби хезмәт өчен” медален алдым”.
Вәлиәхмәтов Гомәр Вәлиәхмәтович Курск дугасындагы сугышта яраланган, ләкин исән калган: “ Бик куркыныч иде, ватык танклар күп иде... Безнең Армиянең контрһөҗүме бик көчле артиллерия әзерлегеннән башланды. Мин артиллериядә хезмәт иттем, дүрт корал югалттым, ләкин үзем исән калдым, әйтерсең кемдер мине өстән саклады”.
- Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән “Россия байрагы” әңгәмәсе уздырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерәләр
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларда Татарстан тарихы, туган якның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында белемнәр формалаштыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларда Татарстан тарихы, туган якның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында белемнәр формалаштыралар
Страница 226 из 272