Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә “Барысы да гади” иҗтимагый автор проекты кысаларында йомгаклау чарасы уздырылды
24нче август, җомга, 2018нче ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә, балигъ булмаган балаларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга, спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән,“Барысы да гади” иҗтимагый автор проекты кысаларында йомгаклау чарасы уздырылды. Проектның баш координаторы авыр атлетика буенча халыкара класслы спорт мастеры, 2013нче елгы Европа Чемпионы, 2013нче елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадада байрак йөртүче Хомяков Дмитрий Олегович булды.
Проект кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен футбол, баскетбол һәм кроссфит буенча “Максимус” фитнес үзәгендә шөгыльләр булды.
Йомгаклау чарасында катнашучыларга спорт шөгыльләренең иң ачык мизгелләре сурәтләнгән видеоколлаж күрсәтелде. Балалар оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр, киләчәктә шулай ук йөзү, бокс һәм җиңел атлетика юнәлешендә шөгыльләр уздырылуга өмет белдерделәр.
“Барысы да гади” проектында катнашучыларның барысы да мактаулы дипломнар белән бүләкләнделәр.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда сәламәтлекне саклауга мотивация формалаштыралар
23нче август, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы халкы арасында наркомания профилактикасы” программасы кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче, шул исәптән яшьтәшләре белән конфликтлары булган балигъ булмаган балалар өчен, “Минем сайлавым” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: сәламәтлекнең үз тәртибенә һәм гамәлләренә бәйле булуын аңларга ярдәм итү.
Балигъ булмаган балаларның психологик актив матдәләрне куллануга мөнәсәбәтен ачыклау өчен “Бәхәсле раслаулар” интерактив уены уздырылды. Аннан соң балаларга “Гомуми эш” иҗтимагый оешмасының “Хәйлә серләре. Тәмәке” фильмы күрсәтелде, соңында фикер алышу рәвешендә заралы гадәтләрнең негатив нәтиҗәләре тикшерелде. “Кире кагу” психологик уены катнашучыларга сайлау очрагында үз-үзләрен ышанычлы һәм дәлилле тоту күнекмәләрен формалаштырырга булышты.
Шөгыл балигъ булмаган балаларның бәйлелек проблемасы турында мәгълүматларын арттыру, сәламәтлекне саклауга мотивация формалаштыруга ярдәм итте.
Шәһәр һәм республика көне алдыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Шәһәр буенча экскурсия” интерактив чарасы уздырдылар
23нче август, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Яшьләрне патриотик тәрбияләү кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре квест рәвешендә, шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итүгә багышланган, “Шәһәр буенча экскурсия” интерактив чарасы уздырдылар.
Катнашучылар – социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары.
Балалар, Казан шәһәренең истәлеклк урыннары булган: Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Миллениум күпере, Г. Тукай скверы, Татарстан Республикасы Милли музее квест станцияләрен уздылар. Балалар һәр станциядә бу архитектур төзелмәнең тарихы, төзелеш үзенчәлекләре, легенда һәи риваятьләре белән таныштылар, кызыклы биремнәр үтәделәр, тематик кроссвордлар, шифровкалар, ребуслар чиштеләр, пластилиннан Казан Кремле архитектурасын яңадан торгызуда катнаштылар.
Шөгыль балаларга Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы турында яңа белемнәр алырга, безнең төбәкнең тарихы өчен горурлык һәм республиканың бай мәдәни мирасын саклауга җаваплылык хисләре формалаштырырга мөмкинлек бирде.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балалар һәм аларның ата-аналары өчен төркемле кинотерапевтик шөгыль уздырды
23нче август, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, “Тормыш озынлыгындагы 2 сәгать” клубы кысаларында, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар һәм аларның ата-аналары өчен, “Диңгез тормышы” төркемле кинотерапевтик шөгыле уздырды.
Шөгыль барышында, ата-аналарның балалары өстеннән аеруча нык кайгырту-күзәтүе кебек төп һәм бик мөһим проблеманы күтәрүче, “Немоны эзләгәндә” мультфильмы каралды һәм анализланды. Катнашучылар балаларның проблемаларына артык игътибар итү, алар өчен һәрвакыт курку ата-аналарның яшәү сыйфатына тискәре йогынты ясавын билгеләделәр. Фикер алышу барышында, авыр сынаулар үткән һәм бер-берсенә ышанырга өйрәнгән, мультфильм персонажлары белән булган эмоциональ-психологик үзгәрешләргә аерым игътибар бирелде.
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә туган якның тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында документаль фильмнар күрсәтү оештырылды
23нче август, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
ТАССРның 100-еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү буенча чаралар планы кысаларында һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан, Авиатөзелеш районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, социаль хезмәт алучылар өчен туган якның тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында документаль фильмнар күрсәтү оештырылды.
“Виртуаль туризм” инновацион социаль технологиясен куллану өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге кешеләрнең мәдәни күзаллауларын киңәйтеп кенә калмый, шулай ук аралашу, эмоциональ алышу, мәдәни-танып белү кызыксынуларын канәгатьләндерү өчен шартлар тудырырга ярдәм итә.
- Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре «Өлкән буынны кайгырту һәм игътибар» хәйрия Акциясе оештырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гаилә кыйммәтләрен ныгыталар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларның дәүләт символикасы, гореф-гадәтләр һәм республиканың мәдәни кыйммәтләре турындагы белемнәрен камилләштерәләр
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларның урамда иминлек кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыралар
Страница 225 из 272