Белем көне һәм VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга” акциясе кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы “Фәннәр иленә сәяхәт” төркемле шөгыле уздырды
28нче август, сишәмбе, 2018нче ел
Белем көне һәм VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга” акциясе кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Фәннәр иленә сәяхәт” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: танып белү кызыксынуларын үстерү, үз-үзеңне тота белү, белемгә һәм мәктәпкә ярату хисе тәрбияләү.
Балалар шөгыль барышында Белем бәйрәменең барлыкка килү тарихын белделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, кайбер уку әсбапларының исемнәренең килеп чыгышын ачыкладылар(мәсәлән, “парта” сүзе латинча “кырыйда тора торган” дигәнне аңлата). Балалар мәктәп турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Төрле илләрдә уку елы ничек узганны белделәр. Шулай ук балалар үзләренең көчләрен игътибар туплауга юнәлдерелгән уенда сынадылар, чөнки дәрес вакытында оешканлык бик мөһим.
Шөгыльнең йомгаклау өлешендә “Укытучы өчен чәчәк бәйләме” котлау хатын ясау булды.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Л. Н. Толстойның 190-еллыгын бәйрәм итү алдыннан балигъ булмаган балалар өчен “Мин яңадан Лев Толстойны ачам” төркемле шөгыле уздырдылар
28нче август, сишәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Л. Н. Толстойның 190-еллыгын бәйрәм итү алдыннан, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән, “Мин яңадан Лев Толстойны ачам” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: Л. Н. Толстойның иҗаты белән танышу, әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү.
Балалар шөгыль барышында Лев Толстойның авыл балалары өчен мәктәп оештыруы,”Әлифба” язганы турында белделәр, кыска хикәяләрен укыдылар һәм бу әсәрләрдәге геройларның яхшы һәм яман гамәлләре турында фикер алыштылар. Толстой әсәрләренең татар теленә тәрҗемә ителүе катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Барлык катнашучыларга да “Мин яңадан Лев Толстойны ачам” мәгълүмати буклетлары тапшырылды.
Шөгыль балаларда укучы кызыксынуын тәрбияләргә, әхлаклы һәм әхлаксыз гамәлләр турында күзаллауны үстерергә ярдәм итте.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре аз милекле социаль хезмәт алучыларны Корбан бәйрәме белән котладылар
21нче август, сишәмбе, 2018нче ел
Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре “Җомга” мәчете хәзрәте белән берлектә аз милекле социаль хезмәт алучыларны Корбан бәйрәме белән котладылар, яшәгән җирләренә кайнар төшке ашлар һәм ит китерделәр.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Россия киносы көненә туры китереп “КиноГид” квест-уенын уздырдылар
27нче август, дүшәмбе, 2018нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Россия киносы көненә туры китереп “КиноГид” квест-уенын уздырдылар.
Чараның максаты: Россия һәм Совет кинематографы тарихы белән таныштыру, Россия һәм Совет кинематографы үсешенә зур өлеш керткән ватандашларга карата горурлык, хөрмәт хисе тәрбияләү.
Чара барышында балигъ булмаган балалар белән Россия һәм Совет кинематографы турында әңгәмә уздырылды. Төрле биремнәр һәм сынаулар үтеп, балалар нинди кино жанрлары булуын белделәр, үзләрен актерлар ролендә сынап карадылар, үзләренең “Детектив” жанрында кыскаметражлы фильмнарын төшерделәр һәм сценаристка аңа исем табарга булыштылар. Балалар рәхәтләнеп биремнәрне үтәделәр, ә соңында аларны сценаристтан баллы сюрприз көтә иде.
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан “Татарстан- минем туган ягым!” бәйрәм урам шөгыле уздырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларны милли гореф-гадәтләр белән таныштыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан “Казан-Идел буе гәүһәре” уен-викторинасы уздырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ата-аналарга балигъ булмаган балалар өчен мәгълүмати-телекоммуникацион интернет челтәренең куркынычы турында белдерәләр
Страница 223 из 272