Белем көне алдыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, сенсорлы бүлмәнең интерактив тирәлегендә, балигъ булмаган балаларның психоэмоциональ халәтләрен гармонияләштерүгә юнәлдерелгән төркемле шөгыль уздырды
28нче август, сишәмбе, 2018нче ел
Белем көне алдыннан Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Хисләр салават күпере” шөгыльләр циклы кысаларында сенсорлы бүлмәнең интерактив тирәлегендә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 7-10 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен “Кит, сагыш, кит!” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: психоэмоциональ халәтне гармонияләштерү, үзрегуляция күнекмәләрен формалаштыру, иҗади сәләтләрне үстерү.
Шөгыль барышында балалар кызыксыну белән кыска метражлы “Ох һәм Ах” мультфильмын карадылар, геройларның гамәлләрен тикшерделәр, кызыклы “Тылсымлы урындык” рольле уенында үзләренең хисләрен көйләргә өйрәнделәр.
Ахырда балалар рәхәтләнеп үзләренең кәефләрен төсле смайликлар ясап белдерделәр.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре «Виртуаль туризм» технологиясен тормышка ашыралар
29нчы август, чәршәмбе, 2018нче ел
Шәһәр көнен һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган инвалид өчен, «Күптөрле Казан» видеоэкскурсиясе уздырды. Компьютер мөмкинлекләре ярдәме белән 68 яшьлек коляскачы-инвалид үз күзләре белән Казанда булган үзгәрешләрне: Казанка ярының, тимер юл вокзалы тирәсенең тәртипкә китерелүен, Меңьеллык мәйданын, башкаланың ничек күпкатлы яңа йортлар исәбенә күккә ашканын күрде. Социаль хезмәткәргә туган шәһәренең үзгәрешен күрү мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтеп, ветеран киләчәктә республика буенча видеоэкскурсия уздыруга өмет белдерде.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәктәпкә уңай караш формалаштыралар
29нчы август, чәршәмбе, 2018нче ел
Бөтенроссия Белем көнен бәйрәм итү алдыннан Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Төсле календарь” циклыннан “Белем иленә сәяхәт” танып белү шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: мәктәпкә уңай караш формалаштыру, психологик сәламәтлекне ныгыту, социаль һәм мәктәп дезадаптациясе профилактикасы.
Шөгыльдә катнашучылар төрле станцияләр үттеләр, аларда төрле биремнәр үтәделәр һәм игътибарлылык, җаваплылык, җитезлек кебек яңа уку елында кирәк булачак күнекмәләрне үстерделәр. Һәр станциядә балалар вагончыклар алдылар, аларны бирем үтәгәндә алган күнекмәләре белән тутырдылар. Ә иң соңгы станциядә алар баш вагонны алдылар, анда уңышлы уку өчен кирәкле төп осталык язылган - үз-үзеңә ышаныч!
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үз Ватаныңны ярату һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбиялиләр
29нчы август, чәршәмбе, 2018нче ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Шәхесләрдә республика тарихы” мәгълүмати стенды эшләнде.
Стенд Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән, һәм безнең республикабызның чәчәк атуына хезмәт итүче, күренекле эшлеклеләр турында сөйли. Төркемле шөгыльдә катнашучылар, балалар һәм аларның ата-аналары, зур кызыксыну белән республиканың күренекле шәхесләре турында мәгълүматны өйрәнәләр, бу яки теге дәүләт яки мәдәният эшлеклесе турында белгәннәрен сөйлиләр. Җанлы фикер алышу балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек хисе, үзенең кече Ватаны-Татарстан Республикасы өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә.
Белем көне һәм VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга” акциясе кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы “Фәннәр иленә сәяхәт” төркемле шөгыле уздырды
28нче август, сишәмбе, 2018нче ел
Белем көне һәм VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга” акциясе кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Фәннәр иленә сәяхәт” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: танып белү кызыксынуларын үстерү, үз-үзеңне тота белү, белемгә һәм мәктәпкә ярату хисе тәрбияләү.
Балалар шөгыль барышында Белем бәйрәменең барлыкка килү тарихын белделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, кайбер уку әсбапларының исемнәренең килеп чыгышын ачыкладылар(мәсәлән, “парта” сүзе латинча “кырыйда тора торган” дигәнне аңлата). Балалар мәктәп турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Төрле илләрдә уку елы ничек узганны белделәр. Шулай ук балалар үзләренең көчләрен игътибар туплауга юнәлдерелгән уенда сынадылар, чөнки дәрес вакытында оешканлык бик мөһим.
Шөгыльнең йомгаклау өлешендә “Укытучы өчен чәчәк бәйләме” котлау хатын ясау булды.
- Белем көне һәм VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга” акциясе кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы “Фәннәр иленә сәяхәт” төркемле шөгыле уздырды
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Л. Н. Толстойның 190-еллыгын бәйрәм итү алдыннан балигъ булмаган балалар өчен “Мин яңадан Лев Толстойны ачам” төркемле шөгыле уздырдылар
- Өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре аз милекле социаль хезмәт алучыларны Корбан бәйрәме белән котладылар
- История в лицах
Страница 222 из 272