Социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар, Шәһәр көненә туры китереп, “Минем яраткан Казаным” квест-уенында катнаштылар
29нчы август, чәршәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче 7-12 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, тематик “Минем яраткан Казаным” квест-уенынын уздырды.
Катнашучыларга миссия тәкъдим ителде- яшь казанлылар өчен хат табу. Квестны үтү өчен балаларга иҗади биремне башкарырга һәм тылсымлы ачкыч элементларын төзергә кирәк иде. Квест-уенның биремнәрендә катнашып, балалар шәһәрнең архитектура корылмаларының исемнәрен искә төшерделәр, Казан тарихы турындагы сорауларга җавап бирделәр, “Минем яраткан Казаным” тематик кроссвордын чиштеләр. Ачкычның барлык элементларын җыеп, команда сынауны тәмамлый алды һәм “бабайларның хатын”-Татарстанның башкаласы турында видеороликны таба алды. Сюжетны карагач, балалар меңьеллык Казанның матурлыгын һәм мәһабәтлеген билгеләделәр.
Уздырылган чара балаларда ватанпәрвәрлек, үзләренең туган шәһәрләренә һәм республикаларына горурлык хисләрен формалаштырырга ярдәм итте.
Белем көне һәм VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга” акциясе кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә “Фәннәр иленә сәяхәт” төркемле шөгыле уздырды
28нче август, сишәмбе, 2018нче ел
Белем көне һәм VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга” акциясе кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Казан дәүләт медицина университеты волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Фәннәр иленә сәяхәт” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: төркемдә бердәмлек, бер-береңә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт үстерү, танып белү активлыгын һәм мәктәпкә уңай караш формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында белем иленә виртуаль сәяхәт ясадылар, “Акыл штурмы”, “ Парга пар”, “Нәрсә уртак һәм нәрсә белән аерылалар?”, “ Уйлап табучы” уеннарында катнаштылар, кызыксыну белән ребуслар һәм кроссвордлар чиштеләр, “Әгәр мин китап булсам, мин...” темасына фикер алыштылар.
Шөгыль ахырында барлык балаларга да, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысасында, уку-язу әсбаплары белән портфельләр тапшырылды.
Татар АССР төзелүнең 100-еллыгы бәйрәмен уздыруга әзерләнү һәм уздыру чаралары кысаларында һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече “Татарстан-безнең уртак йортыбыз” төркемле шөгыле һәм “Минем республикамн
28нче август, сишәмбе, 2018нче ел
Татар АССР төзелүнең 100-еллыгы бәйрәмен уздыруга әзерләнү һәм уздыру чаралары кысаларында һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Татарстан-безнең уртак йортыбыз” төркемле шөгыле һәм “Минем республикамның елмаюы” фотобәйгесе уздырды.
Максат: балигъ булмаган балаларда гражданлык-ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, Татарстан тарихы һәм мәдәни гореф-гадәтләре турында белемнәрне киңәйтү.
Шөгыль барышында балалар ТАССР төзелү тарихы белән таныштылар, “Татарстанның матурлыклары” видеофильмын карадылар, Ватан турында мәкальләрне искә төшерделәр, туган шәһәрләренең яраткан урыннары турында сөйләделәр, барырга яраткан җирләренең фотоларын күрсәттеләр.
Ахырда “Түбәтәй” иҗади остаханәсендә төсле кәгазьдән милли баш киеме ясадылар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ТР ДБКУ “Татаркино” белән берлектә ВЛКСМның 100-еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Мин булмасам, кем?” төркемле шөгыле уздырдылар
28нче август, сишәмбе, 2018нче ел
ВЛКСМның 100-еллыгын бәйрәм итү кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ТР ДБКУ “Татаркино” белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Мин булмасам, кем?” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: ватанпәрвәрлек тәрбияләү, балигъ булмаган балаларны безнең илебезнең тарихы белән таныштыру, актив тормыш позициясе формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында ВЛКСМны оештыру тарихы белән таныштылар, сугыштан соңгы елларны комсомолецларның ил тормышында актив катнашканнары турында белделәр, интерактив уенда тарихны белүләрен күрсәттеләр һәм Советлар Союзы батырларын искә төшерделәр.
ТР ДБКУ “Татаркино”да күрсәткән “Республика Шкид” фильмы балаларда аерым кызыксыну уятты.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гаилә кыйммәтләренең әһәмиятлелеген аңларга ярдәм итәләр
28нче август, сишәмбе, 2018нче ел
“Матрешка” гаилә клубы” социаль проекты кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр һәм аларның балигъ булмаган балалары өчен, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән “Гореф-гадәтләр. Гаиләдә ял көне” тренингы уздырды.
Тренинг гаиләдәге мәгънәле гореф-гадәтләрне әһәмиятле итәргә һәм ныгытырга юнәлдерелгән.
Катнашучылар тренинг барышында гаиләдәге гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, аларны башка гаиләләр белән символик хәрәкәтләр рәвешендә бүлештеләр, соңыннан уртак гаилә гореф-гадәтләре бию флешмобында кушылдылар. Аннан кала ял көне алдагы уку һәм эш атнасы өчен мөһим көн, шуңа күрә тренинг ахырында катнашучылар тынычлану күнекмәләренә өйрәнделәр.
Гаилә әгъзаларына тренинг гаилә кыйммәтләренең әһәмиятлелеген аңларга, берләшергә, уңай энергия белән корылырга, үзрегуляция күнекмәләрен үстерергә ярдәм итте.
- Белем көне алдыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, сенсорлы бүлмәнең интерактив тирәлегендә, балигъ булмаган балаларның психоэмоциональ халәтләрен гармонияләштерүгә юнәлдерелгән төркемле шөгыль уздырды
- Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре «Виртуаль туризм» технологиясен тормышка ашыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәктәпкә уңай караш формалаштыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үз Ватаныңны ярату һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбиялиләр
Страница 221 из 272