Шәһәр көненә багышланган бәйрәм алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Минем ишегалдым-минем шәһәрем!” акциясен уздырдылар
29нчы август, чәршәмбе, 2018нче ел
Шәһәр көненә багышланган бәйрәм алдыннан, Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Минем ишегалдым-минем шәһәрем!” акциясен уздырдылар. Казан тимер юл техникумы волонтерлары белән берлектә, шәхси секторда яшәүче, өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның өй яннарын җыештырдылар.
Яңа уку елы алдыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ата-аналарны балаларның башлангыч мәктәпкә яраклашу чорындагы авырлыклары белән таныштырдылар
29нчы август, чәршәмбе, 2018нче ел
Яңа уку елы алдыннан Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган беренче сыйныф укучыларның ата-аналары өчен,“Ата-аналарны гомуми укыту” циклыннан “Мәктәпкә яраклашуда авырлыклар. Аларны ничек җиңәргә?” түгәрәк өстәле уздырылды.
Максат: ата-аналарны балаларның башлангыч мәктәпкә яраклашу чорындагы авырлыклары белән таныштыру.
Чара барышында “Беренче сыйныф укучыларының мәктәпкә яраклашудагы авырлыклары” видеоролигы күрсәтелде, аннан соң беренче сыйныф укучыларының психологик, физиологик һәм социаль яраклашуы турында сораулар тикшерелде. Ата-аналар, интернетта мәгълүматның һәм кайбер катнашучыларның тәҗрибәләре булуга карамастан, түгәрәк өстәл вакытында беренче сыйныф укучыларының мәктәпкә яраклашуы буенча тәкъдим ителгән гамәли киңәшләре үз мөмкинлекләрен аңларга ярдәм итүен билгеләделәр.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балаларда уку эшчәнлегенә уңай мотивация формалаштыралар
29нчы август, чәршәмбе, 2018нче ел
VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга” акциясе һәм Белем көне кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Фәннәр иленә сәяхәт” брейн-рингы уздырдылар.
Уку эшчәнлегенә уңай мотивация арттыру, балигъ булмаган балаларда логик фикерләүне, зирәклекне үстерү, хәтерне күнектерү, балаларны мәгълүмат ташкынында ориентлашырга һәм үз фикерләрен тупларга һәм җиткерә белергә өйрәтү өчен тиешле биремнәр әзерләнгән иде.
“ЙОЛДЫЗ” һәм “STARS” командаларына бүленеп, балалар “Әдәби аукцион”, “Башваткычлар иле”, “Сүзләр ярминкәсе”, “Тәртип кагыйдәләре утравы” виртуаль станцияләрендә туктап интеллектуаль биремнәр башкардылар.”Яхшы теләкләр кунак бүлмәсендә” соңгы станциясендә балалар шарларда уку елы башлануга бәйләп яхшы теләкләр яздылар һәм рәхәтләнеп бер-берләренә бүләк иттеләр.
Чара дөньяны уңай кабул итүне формалаштырырга һәм үз-үзләренә ышаныч арттыруга ярдәм итте.
Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне көннәрен бәйрәм итү алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Татарстанны яхшы белүчеләр” викторинасы уздырылды
29нчы август, чәршәмбе, 2018нче ел
Татар АССР төзелүнең 100-еллыгы бәйрәмен уздыруга әзерләнү һәм уздыру чаралары кысаларында һәм Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итү алдыннан Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Татарстанны яхшы белүчеләр” викторинасы уздырылды.
Викторинада өйдә социаль хезмәт алучылар һәм бүлек белгечләре катнашты. Уен барышында катнашучылар Казан шәһәре буенча виртуаль сәяхәт ясадылар, география, тарих, мәдәният, сәнгать, республика гореф-гадәтләре өлкәсендә белемнәрен киңәйттеләр, безнең республиканың үткәне һәм бүгенгесе өчен горурлык хисен тойдылар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларның Татарстан Республикасы турында белемнәрен арттыралар
29нчы август, чәршәмбе, 2018нче ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Минем Татарстаным” интеллектуаль викторинасы уздырдылар. Чара Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә туры китерелде.
Балалар кызыксыну белән безнең республиканың төзелү тарихы, истәлекле урыннары турында презентация белән таныштылар, Татарстан Республикасы гимнын башкардылар.
Ике командага бүленеп тематик интеллектуаль викторинада катнаштылар. Бәйгеләрдә җиңеп чыгу өчен балаларга максатчан һәм тапкыр булу гына түгел, ә республика һәм Казан тарихы өлкәсен яхшы белергә кирәк иде.
Чара балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләргә һәм актив тормыш карашын формалаштырырга ярдәм итте. Балалар үзләре белән яхшы кәеф һәм милли татлы ризык- тәмле чәк-чәк алып кайтып киттеләр.
- Социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар, Шәһәр көненә туры китереп, “Минем яраткан Казаным” квест-уенында катнаштылар
- Белем көне һәм VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга” акциясе кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә “Фәннәр иленә сәяхәт” төркемле шөгыле уздырды
- Татар АССР төзелүнең 100-еллыгы бәйрәмен уздыруга әзерләнү һәм уздыру чаралары кысаларында һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече “Татарстан-безнең уртак йортыбыз” төркемле шөгыле һәм “Минем республикамн
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ТР ДБКУ “Татаркино” белән берлектә ВЛКСМның 100-еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Мин булмасам, кем?” төркемле шөгыле уздырдылар
Страница 220 из 272