VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга”акциясе һәм Белем көне кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Тылсымлы белем иле” чарасы уздырдылар
3нче сентябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга”акциясе һәм Белем көне кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балалар өчен, “Тылсымлы белем иле” чарасы уздырдылар.
Үзара изгелекле мөнәсәбәтләр булдыру, аралашуда каршылыкларны җиңү һәм эмоциональ киеренкелекне салдыру өчен балаларга һәм аларның ата-аналарына “Минем игелекле дустым”, “Минем кәефем” күнегүләре тәкъдим ителде. Катнашучылар, ата-ана –бала парында эшләп, бер-берсен аңларга өйрәнделәр, хезмәттәшлек даирәсе һәм үзара эффектив бәйләнеш булдырырга тырыштылар.
Чара барышында зурлар да, балалар да “Филвор” викторинасында актив катнаштылар, “Мәктәп” кроссвордын һәм кызыклы ребуслар чиштеләр. Чарада мәктәп, укытучы һәм бәхетле мәктәп көннәре турында җырлар яңгырады.
Чара балигъ булмаган балаларда актив тормыш позициясе, мәктәпкә уңай мөнәсәбәт формалаштырырга һәм үзенә ышаныч арттырырга ярдәм итте.
Балалар бүләккә уку әсбаплары алдылар.
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә үзара бәйләнеш кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен бердәм консультация көне оештырылды
4нче сентябрь, сишәмбе, 2018нче ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә үзара бәйләнеш кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен Татарстан Республикасы буенча суд приставларының Федераль хезмәт Идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы, районнарның Халыкны эш белән тәэмин итү Үзәкләре, халыкны социаль яклау бүлекләре белгечләре катнашында социаль хезмәт алучылар өчен бердәм консультация көне оештырылды.
Мөрәҗәгать итүчеләргә алимент бурычларын түләттерү тәртибе, бурычлы кешене һәм аның милкен табу, дәгъва гаризасын тутыру тәртибе аңлатылды. Һәр ситуациядә конкрет эш алгоритмы төзелде.
Бу чара Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең системалы рәвештә социаль хезмәт алучыларга балигъ булмаган балаларга алимент түләтүдә ярдәм итүдә старт булды.
“Сәламәтлек марафоны” программасы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Тәмәке тарту: әйе һәм каршы” төркемле шөгыле уздырды
3нче сентябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы халкы арасында наркомания профилактикасы” һәм “Сәламәтлек марафоны” программалары кысаларында, Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Яшлек” Мәдәният йортының социаль участогында социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Тәмәке тарту: әйе һәм каршы” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну формалаштыру.
Шөгыль эш уены рәвешендә узды, анда катнашучылар үзләренең тәмәке тартуның зыяны турында мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр, аргументларга аңлатма бирделәр. Мондый эш төре сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында тулаем күзаллау формалаштыруга гына түгел, командада эшли белү һәм бергә уртак карар кабул итү формалаштырырга ярдәм итте.
Уку елы алдыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Исәнме, мәктәп!” төркемле шөгыле уздырдылар
31нче август, җомгае, 2018нче ел
VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга” акциясе һәм Белем көне кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Исәнме, мәктәп!” төркемле шөгыле уздырдылар.
Максат: танып белү кызыксынуларын үстерү, мәктәпкә уңай мөнәсәбәт формалаштыру.
Шөгыль уен формасында, эмоциональ уңай көйләүгә ярдәм итүче сәламләү һәм бер-берләренә ягымлы теләкләр әйтүдән башланып китте. Шөгыль барышында уен һәм иҗади биремнәр кулланылды, төрле мәктәп ситуацияләрен уйнап балалар үзләренең хисләреннән курыкмаска өйрәнделәр. Рәхәтләнеп “Сау бул, җәй! Исәнме, мәктәп!” уенында катнаштылар. Иҗади остаханәдә дәреслекләр өчен кыстыргычлар әзерләделәр.
Шөгыль хөрмәт итүгә һәм эмпатиягә нигезләнгән шәхесара уңай мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итте.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Юдино торак массивының 100-еллыгы” бәйрәмен уздыруда катнаштылар
31нче август, җомга, 2018нче ел
Шәһәр көненә багышланган чаралар кысаларында, Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Юдино торак массивының 100-еллыгы” бәйрәмен уздыруда катнаштылар. Социаль хезмәткәрләр үзләре хезмәт күрсәтүчеләрне “Юдино” Мәдәния йортына бәйрәм концертына озата бардылар.
Юдино торак массивының 100-еллыгын бәйрәм итүгә бәйләп һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен, социаль хезмәткәрләргә Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары Администрациясенең мактау грамоталары тапшырылды.
- Шәһәр көненә багышланган бәйрәм алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Минем ишегалдым-минем шәһәрем!” акциясен уздырдылар
- Яңа уку елы алдыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ата-аналарны балаларның башлангыч мәктәпкә яраклашу чорындагы авырлыклары белән таныштырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балаларда уку эшчәнлегенә уңай мотивация формалаштыралар
- Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне көннәрен бәйрәм итү алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Татарстанны яхшы белүчеләр” викторинасы уздырылды
Страница 219 из 272