“Ачыш” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗатының ачык бәйгесе
19нчы сентябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
2018нче елның августында сәләтле һәм талантлы баларны ачыклау, бала шәхесенең аң-иҗат мөмкинлеген үстерергә ярдәм итү, иҗатка, матурлыкка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән “Ачыш” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗаты ачык бәйгесе узды.
Бәйгедә Авиатөзелеә һәм Совет районнарының гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары катнашты.
Бәйгенң җиңүчеләрен котлыйбыз:
Борынгы хикәятләр”(рәсем сәнгате) номинациясендә
2 урын – Җәләева Әминә (11 яшь),“Феликс кошы” рәсеме авторы
Җәйге натюрморт” номинациясендә(рәсем)
2 урын – Искәндәрова Аида(7 яшь), “Сусыл җимешләр” рәсеме авторы
- Бочкова Кристина(16 яшь), “Җәй тәме” рәсеме авторы
3 урын – Якимова Вероника(11 яшь), “Җәйге кәеф” рәсеме авторы
Дөге фантазиясе” номинациясендә(гамәли сәнгать)
3 урын – Черепанов Семен(4 яшь),”Керпе” эше авторы
Җиңүчеләрне әзерләгән өчен бәйгенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:
Хәсәнова Гүзәл Габделсәетовна, Совет районы Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль белгече
Равилова Энҗе Равиловна, Совет районы Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль белгече
Косматкина Екатерина Сергеевна, Совет районы Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең психологы
Хәсәншина Лилия Хәмәтхановна, Авиатөзелеш районы Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль белгече
Егорова Светлана Викторовна, Авиатөзелеш районы Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль педагогы
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларда яхшылыкның кеше тормышында әһәмиятен күзаллауны формалаштыралар
18нче сентябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар өчен, “Әхлак дәресләре” циклыннан “Игелекле йөрәк белән” шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: яхшылыкның кеше тормышында һәм башкалар белән гармонияле мөнәсәбәтләр төзүдә әһәмиятен күзаллауны формалаштыру.
Шөгыль “Ассоциацияләр” тренинг күнегүеннән башланды, аның барышында балалар “Яхшылык” һәм “Явызлык” төшенчәләре турында ассоциацияләрен сөйләделәр. “Яхшылык шкаласы” күнегүен башкарып, балалар үзләренең гамәлләрен, әйләнә-тирәдәгеләргә мөнәсәбәтләрен анализладылар, ә “Уйлап тап” интерактив уенында катнашу балаларга башка кешеләр белән гармонияле мөнәсәбәтләр төзү өчен ярдәмчеллек, эчкерсезлек, хөрмәт итү һәм сизгерлек күрсәтергә кирәклеген аңларга ярдәм итте.
“Яхшылык бумерангы” темалы видеоролигын карау һәм фикер алышу балигъ булмаган балаларда яхшылыкның кеше тормышында һәм башкалар белән гармонияле мөнәсәбәтләр төзүдә әһәмиятен күзаллауны формалаштырырга ярдәм итте.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль эш белгечләре “Уяу булыйк” төркемле шөгыле уздырдылар
18нче сентябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль эш белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар өчен, “Уяу булыйк” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: терроризм һәм экстремизм профилактикасы, күпмилләтле җәмгыят кыйммәтләре нигезендә толерант мохит формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында “Нәрсә ул толерантлык?” темасын тикшерүдә катнаштылар, төрле хәлләрдә үзен куркынычсыз тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Шөгыль үзенең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышына җаваплы һәм сак мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итте.
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре арт-терапия элементлары белән “Көзге калейдоскоп” туган якны өйрәнү сәгате уздырдылар
17нче сентябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре арт-терапия элементлары белән, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балалар өчен,“Көзге калейдоскоп” туган якны өйрәнү сәгате уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: уңай кызыксынулар һәм коммуникатив күнекмәләр формалаштыру.
Уңай эмоциональ мохит тудырыр, балаларны хезмәттәшлеккә корыр өчен шөгыль башында “Минем сурәтем” уен күнекмәсе уздырылды, аның барышында балалар үзләренең кызыксынулары турында сөйләделәр. Аннан соң балалар “Ел фасыллары” интеллектуаль викторинасында катнаштылар. Шөгыль “Төрле төсле кәеф” иҗади остаханәсендә көзге этюдлар ясау белән тәмамланды.
Шөгыль дөньяны уңай кабул итү формалаштырырга, балаларда иҗади фикерләү үстерергә, үзләрендә ышаныч арттырырга ярдәм итте.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларны әхлак нормалары һәм аралашу кагыйдәләре белән таныштыралар
13нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм психологы "Интернетинг” программасы кысаларында “Лайф-серфинг” циклыннан, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Минем белән болай сөйләшергә кирәк!” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: шәхси чик, әхлак нормалары һәм аралашу кагыйдәләре турында күзаллауны үстерү.
Балалар шөгыль барышында шәхси чикнең нәрсә икәнен, кем белән аралашканга карап аның үзгәрүен белделәр. Психологик уенлы күнегүләрне башкарып, катнашучылар шәхси чикләрен сакларга өйрәнделәр, әхлак нормалары һәм аралашу кагыйдәләре белән таныштылар.
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда игелекле эшләр һәм яхшы гамәлләр ясау теләге тәрбиялиләр
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларның позитив кызыксынуларын формалаштыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тулы булмаган, азҗитешле һәм күп балалы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Бала шуклыгыннан җинаятькә бер адым” куркынычсызлык дәресе уздырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мәдәни оештыручы белән берлектә “Челтәрдә югалганнар” төркемле шөгыле уздырдылар
Страница 215 из 272