Ведомствоара хезмәттәшлек нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча методик киңәшмә
29нчы гыйнвар, җомга, 2021нче ел
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире бүлек белгече белән берлектә мәгариф, сәламәтлек саклау, балалар һәм яшьләр эшләре бүлеге, эчке эшләр органнары вәкилләре катнашында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләүдә ведомствоара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча методик киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында социаль куркыныч хәл базасында эш механизмнары, сигнал карталарын мәгълүмати системага җибәрү, балигъ булмаганнарны һәм аларның гаиләләрен базага кую критерийлары, профилактика субъектларының социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең шәхси реабилитация программасын гамәлгә ашыруга кертелүе кебек мәсьәләләр каралды.
Киңәшмә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләүдә ведомствоара хезмәттәшлекне көчәйтүгә ярдәм итте.
«Социаль куркыныч хәл базасының эш механизмнары» методик сәгате
29нчы гыйнвар, җомга, 2021нче ел
«Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасының муниципаль администраторы Газимова А. Р. «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном учреждениесенең Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында «Ведомство кулланучысы» роле белән мәгълүмати системадан файдалану мөмкинлеге булган мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре өчен «Социаль куркыныч хәл базасының эш механизмнары» дигән методик сәгатьләр үткәрде.
Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр турында мәгълүматларның бердәм банкын формалаштыру буенча профилактика субъектларының мәгълүмати хезмәттәшлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Белем бирү системасыннан файдаланучы 26 кеше мәгълүмат системасы структурасы, мәгълүмати хезмәттәшлек регламенты һәм мәгълүматны базага кертү критерийлары белән таныштылар.
«Дуслык эстафетасы» төркемле шөгыле
28нче гыйнвар, пәнҗешәмбе, 2021нче ел
Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен «Дуслык эстафетасы» дигән төркемле шөгыль үткәрде.
Төркемле шөгыльнең максаты: балаларның «дус», «дуслык» төшенчәләре турында белемнәрен киңәйтү, аралашу культурасын һәм әйләнә-тирә кешеләргә хөрмәт тәрбияләү.
Шөгыль барышында балалар Дуслык утравына юнәлделәр, анда яшәүчеләрнең нинди сыйфатларга ия булуларын белделәр. Балалар утрауны яңа яшәүчеләр белән тулыландырырга ярдәм иттеләр һәм чын дуслыкның төп кануннарын билгеләделәр.
Шөгыль балаларның дуслык турында күзаллауларын формалаштыруга, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итте.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чара
27нче гыйнвар, чәршәмбе, 2021нче ел
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаган балалар өчен «Туган телнең кыйммәте нидә?» дигән төркемле шөгыль үткәрделәр.
Чараның максаты: туган як тарихы һәм мәдәни традицияләре турында белемнәрне киңәйтү.
Шөгыль интерактив уен форматында узды. Балигъ булмаган балалар «Туган якның мәдәни мирасы» дигән виртуаль сәяхәт кылдылар, үзләренең интеллектуаль сәләтләрен, эрудицияләрен күрсәттеләр, рәхәтләнеп ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр.
Шөгыль шәхесара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә, эмпатия һәм толерантлык хисен формалаштыруга ярдәм итте.
«Үзенчәлекле балалар белән гаилә» шөгыле
27нче гыйнвар, чәршәмбе, 2021нче ел
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәтләр алучыларның – 18 яшьтән өлкәнрәк интеллекты зыян күргән һәм аутистик спектры бозылган инвалидларның ата-аналары белән «Үзенчәлекле балалар белән гаилә» шөгыле узды.
Бүлек белгечләре социаль хезмәт алучылар белән абилитацион шөгыль үткәргән арада, әниләр психолог белән аралаштылар. «Үзенчәлекле балалар белән гаилә» исемле әңгәмә катнашучыларда җанлы кызыксыну уятты. Психолог әниләрне кызыксындырган барлык сорауларга җавап, кирәкле киңәшләр бирде, шәхси ресурсларны эзләүгә һәм үз өстеңдә эшләргә теләүгә юнәлдерелгән "Тормыш дәвам итә. Көч, ресурслар каян алырга?» психотерапевт тренинг үткәрде. Шөгыль балчыктан әвәләп ясау буенча релаксацион мастер-класс белән тәмамланды.
Страница 22 из 272