"Язны каршылыйбыз"
2018нче елның 14нче мартында “Язгы игелек атнасы" акциясенен #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" исемле игелекле эшләр эстафетасы кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан, "Крылья Советов" паркында "Язны каршылыйбыз" дип аталган экологик чара үткәрелде.
Социаль адаптациядэ авырлыклар кичеруче балигъ булмаган балалар әти-әниләре белән бергә интеллектуаль бәйгеләрдә һәм «Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау» исемле викториналарда актив катнаштылар, саф һавада төрле уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр.
Балалар кошлар өчен үз куллары белән ясаган җимлекләр алып килделэр, аларны агач ботакларына элделәр һәм бик теләп кошларга көнбагыш һәм ипи кисәкләре ашаттылар. Балалар хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау бик мөһим булуын һәм аларнын табигатьне саклауга керткән өлешләре зур әһәмияткә ия булуын анладылар.
Әлеге чара игътибарны экологик проблемаларга юнәлтү белән беррәттән, әти-әни һәм балалар, шулай ук гаилә эчендә һәм гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләрне көчәйтүгә ярдәм итте.
«14 март - Халыкара елгалар көне»
14 нче мартта «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениясының Вахит районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге хезмәткәрләре Татарстан региональ яшьләр хәйрия оешмасы «ЗооЗабота» белән берлектә «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» - яхшы эшләр эстафетасы #Добрый Татарстан#МәрхәмәтлеТатарстан» акциясе кысаларында «Халыкара елгалар көне» урам арциясе уздырды.
Акциянең максаты: җәмәгатьчелек игътибарын экология, су ресурсларын саклау, территорияләрне төзекләндерү проблемаларына җәлеп итү.
Акция кысаларында Казан халкына «14 март - Халыкара елгалар көне» дип исемләнгән мәгълүмати буклетлар тапшырылды.
«Сүз - бар адым»
13 мартта Үзәк шәһәр китапханәсе базасында социаль ярдәм бүлеге психологы белән Л. Н. Толстой иҗатына багышланган «Сүз - бар адым» дәресе үткәрелә. Дәрес ике өлешкә бүленә.
Беренче өлешендә балалар, Татарстанда рәсми рәвештә бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителгәнен белделәр, шулай ук аның биографиясе белән видео ролик аша таныштылар.
Дәреснең икенче өлешендә Лев Николаевич Толстой иҗаты турында балалар фикер алыштылар, заманча балалар аның иҗатын ничек аңлыйлар һәм никадәр мөһим кеше сүзе һәм эшләре турында сойләштеләр.
Соңыннан балалар сүз көче турында шигырь тыңладылар.
Дәрес ахырында балалар китапханә хезмәткәрләре белән оештырылган бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстой әдәби әсәрләре күргәзмәсе белән таныштылар
«Язгы мәрхәмәтлелек атнасы»
13 мартта «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениясының Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге хезмәткәрләре «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» - яхшы эшләр эстафетасы #Добрый Татарстан#МәрхәмәтлеТатарстан» акциясе кысаларында балигъ булмаган балалар өчен «Слово есть поступок» дигән дәрес үткәрде.
Дәреснең максаты: укучыларда Л.Толстойның иҗатына карата кызыксындыру уяту, аны популяштыру, эстетик зәвык тәрбияләү.
Дәрес барышында балалар Л.Толстойның иҗаты белән, язучының Казан чоры, Казанның истәлекле урыннары белән бәйле материаллары белән таныштылар, интеллектуаль викторинада катнаштылар.
«Игелегең белән уртаклаш!» темасына мәкалә
12.03.2018. «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлегендә (Мәскәү районы) «Без яхшырак булсак – тормыш яхшырак булачак» дип аталган урам акциясе үткәрелде.
Акциянең максаты: халыкның гражданлык активлыгын, бердәмлек, шәфкатьлелек, Ватаныбызга карата җаваплылыгын арттыру, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә мөһим ресурс буларак миһербанлык хисләрен үстерү.
Акция барышында халыкка «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» мәрхәмәтлелек акциясендә катнашырга өндәүче «Игелегең белән уртаклаш!» дип исемләнгән мәгълүмати буклетлар таратылды.
Акция шәһәр халкын, аеруча яшьләрне, мәрхәмәтлелек эшчәнлегенә, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән мөһим чараларны тормышка ашыруга этәргеч булды.
Страница 291 из 295