Бәхетле көн
2018 нче елның 19 мартында Казан шәhәре Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлегендә (Мәскәү районы) «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында мәдәни оештыручылар белән берлектә «Бәхетле көн» дип аталган дәрес үткәрелде.
Дәреснең максаты: балаларга үзләренең эмоцияләрен һәм хисләрен чагылдыру өчен шартлар тудыру, гафу итә белү һәм гафу үтенү, киләчәккә уңай юнәлеш формалаштыру.
«Әнием турында» дип исемләнгән видеороликка карата үзләренең фикерләрен белдерү барышында балалар «Мәрхәмәтлелек», «Гафу итү», «Шәфкатьлелек» төшенчәләренең мәгънәләрен аңлаттылар. «Мәрхәмәтле сүзләр конверты» дип аталган арт-терапия күнегүләре барышында магнит яссылыкта картон кәгазьдән конвертлар ясадылар.Дәреснең йомгаклау өлешендә балалар конвертлар аша әти-әниләренә, якын туганнарына яхшы теләкләр, ягымлы сүзләр юлладылар.
Аек караш
19нчы март көнне «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениясының Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге психологы «Уртак эш» ресурс үзәге вәкиле белән берлектә 13-17 яшьлек балалар өчен «Аек караш» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Дәрес барышында балалар «Манипуляция серләре. Алкоголь» видеофильмын карадылар. Алкоголь, анда булган зарарлы матдәләр,организмга тәэсире турында мәгълүмат алдылар.
Катнашучыларга «Наркозависимость как иллюзия независимости» дип исемләнгән буклетлар һәм«Общее дело!» видеодисклары тапшырылды.
Мин Президентны сайлыйм
Көн максаты – актив гражданлык позициясен формалаштыру
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» эстафетасы кысаларында «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениясының Вахит районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге хезмәткәрләре Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте студентлары белән берлектә 16 мартта «Мин Президенты сайлыйм» дип исемләнгән интерактив чара уздырды.
Дәреснең максаты: балаларда актив тормыш позициясен формалаштыру, иҗтимагый тормышка карата кызыксындыру булдыру.
Дәрес барышында балалар демократия, демократик принцип төшенчәләре, Президентны сайлау кагыйдәләре белән таныштылар.
Ветераннар янәшә яши
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» эстафетасы кысаларында «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениясының хезмәткәрләре Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте студентлары белән берлектә 16 март көнне «Ветераннар янәшә яши» дип исемләнгән социаль акция оештырды.
Акция кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга фатирларын, йорт яны территорияләрен җыештыру кебек ярдәм күрсәтелде, балалар ясаган бәйрәм открыткалары һәм сувенирлар тапшырылды.
Ветераннар балалар белән үзләренең хәрби яшьлек хатирәләре турында бик теләп уртаклашты.
Олимпиада 2018
16 март- Игелекле эшләр хәм Хөрмәт көне
«Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел. Добрый Татарстан. Мэрхэмэтле Татарстан» атналыгы кысаларында 16.03.2018г. Киров районы балалар һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен «Олимпиада 2018» дигән темага чара уздырылды. Чараны бүлекнең психологы һәм социаль педагогы әзерләде. Максат балаларда үз илләренә, Россия һәм Татарстан спортчыларына карата хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелде.
Чара балаларда горурлык, патриотик хисләр тудырырлык видеороликтан һәм “Олимпиада – безнең дус” дигән презентациядән башланды. Алардан балалар олимпияда тарихын, символларын белделәр. 2018нче кышкы олимпия уеннары призерлары турында мәгълүмат алдылар.
Балалар үзләренең теоретик белемнәрен “Кышкы спорт уен төрләре” дигән викторина аша тикшереп карадылар. Билгеле, барлык балалар да соруларга төгәл җавап бирә алмады, ләкин алар чара барышында, үзләренең белемнәрен ныгыттылар. Һәм шунсы сөендерә, балалар спорт белән кызыксына, үзләре дә төрле спорт секцияләренә теләп йөри.
Чараны иҗади өлеше “Минем яраткан спорт төре” дигән темага багышланды. Һәр бала үзенә ошаган спорт төренә багышлап рәсем ясады. Арттерапия балага игътибарын бер эшкә тупларга, проблемаларны читкә куярга, позитив фикер йөртергә ярдәм итте.
Чара ахырында балалар совет чорыннан килгән “Кем приз ала?” дигән мультфильм карады. Фильм кыюлык, миһербанлылык, хөрмәт, дусларыңа игътибарлы булу кирәклеген күрсәтте.
Шәфкатьле, миһербанлы булу өчен билгеләнгән көннәр кирәкми. Без сезне һәрдаим игелекле булырга чакырабыз.
Социаль педагог: Гаффанова М.Р.
Страница 289 из 295