«Татарстанның спорт яшьләре»
2018 нче елның 21 мартында Казан шәhәре Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлегендә (Мәскәү районы) «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында «Яшьлек» Мәдәният сараенда «Татарстанның спорт яшьләре» дип исемләнгән чара үткәрелде.
Чараның максаты: балаларда сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортның альтернатив төрләренә карата кызыксындыру уяту; бердәмлек, ярдәмчеллек хисләрен тәрбияләү.
Чараның башлангыч өлешендә балаларга илебезнең һәм регионның иң мөһим спорт выгыйгалары турында мини-викторина тәгъдим ителде. Чара команда ярышлары формасында үтте. Спорт эстафетасы барышында балалар бердәмлек, үзара ярдәм итү кебек уңай сыйфатларны күрсәттеләр.
Походка бару өчен «рюкзак җыю», хыялдагы «биек кыяларга менү» балаларга үзләрен альпинистлар итеп сизәргә мөмкинлек бирде. Балалар спортсменнар өчен мөһим булган мускулларны үстерүдә файда бирүче ризыклар рационы һәм диетолог киңәшләре белән таныштылар.
Чараның йомгаклау өлешендә катнашучыларга «Тәмле Призлар» тапшырылды.
Минем хисләремнең салават купере
21нче март көнне «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениясының Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге психологы социаль адаптациядә авырлыклар кичерүче 10-14 яшьтәге балалар өчен «Минем хисләремнең салават купере» дип исемләнгән төркемле дәрес уздырды.
Бу чарада балалар белән «Хисләрне атыйбыз» дип исемләнгән күнегү уткәрелде. Әлеге дәрес хис,тойгыларны таный,аңлата белүгә юнәлдерелгән иде.
«Балаларга Ышаныч телефоны»
2018 нче елның 21 мартында балалар һәм яшүсмерләр арасында суицидаль тәртипне кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Казан шәhәре Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлегендә (Мәскәү районы) «Балаларга Ышаныч телефоны» урам акциясе үткәрелде.
Акциянең максаты: Мәскәү районы халкына «Балаларга Ышаныч телефоны» хезмәте барлыгы турында мәгълүмат бирү, ата-аналар һәм балалар арасында бу хезмәткә, ашыгыч психологик ярдәм хезмәте буларак, хөрмәт һөм таяныч дәрәҗәсен арттыру.
Акция барышында балаларга һәм аларның әти-әниләренә «Ышаныч телефоны» дип исемләнгән мәгълүмати буклетлар тапшырылды. Бу буклетларда Казан шәһәрендә яшәүче балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль, психологик, педагогик хезмәт күрсәтү үзәкләре турында контакт белешмәләр тасфирланган.
игелекле эшләр нәтиҗәләре
20 мартта 2018 елда гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге (Вахитов районы) белгечләре белән «Язгы игелек атнасына» багышланган «игелекле эшләр нәтиҗәләре» дип аталган төркемле дәрес үткәрелде.
Дәреснең максаты: балаларны яхшы адым ясарга һәм кешеләргә ярдәм күрсәтү сәләтен үстерергә өйрәтергә.
Дәрес барышында балалар ярдәм күрсәтү, яхшы гамәлләргә өйрәтү турында сәнгать әсәрләре, төрле шигырьләр тыңладылар. Соңыннан балалар белән "Яхшы уйлар, изге хисләр" исемендәге психологик уен үткәрелде. Психологик уен балаларны бер-берсенә изге теләкләрен җиткерергә өйрәтте. Дәрес ахырында, балаларга игелекле һәм яхшы сүзләр белешмәлеге тапшырылды.
«Матрешка» гаилә клубы старт алды!
Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениясының Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булегендә гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән «Гаилә клубы «Матрешка» социаль проекты старт алды.
19нче март көнне бүлекнең психологы проектта катнашучылар белән беренче очрашу үткәрелде. Очрашу кысаларында психолог программаның проекты белән таныштырды. Шулай ук оештыру мәсьәләләре хәл ителде, беренчел психологик диагностика уздырылды. Инде киләсе атнада әти-әниләр өчен «Ата-аналар җаваплылыгы» дип исемләнгән беренче тренинг узачак.
Страница 288 из 295