Китапханәсендэ “Минем Толстой”
2018 елның 23 мартында Казанның халыкка социаль яклау курсәтү үзәгенең Яңа –Савин районы балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм курсәтү булеге белгечләре тарафыннан Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте студентлары белән берлектә Яңа –Савин районында урнашкан яшүсмерләр китапханәсендэ “Минем Толстой” дип исемләнгән костюмлаштырылган фотобәйге үткәрелде.
Чараның төп максаты: Л.Н. Толстойның иҗаты белән таныштыру һәм аны популярлаштыру.
Чара барышында балалар 2018ел Татарстан Республикасы президенты боеругы буенча Лев Николаевич Толстой елы дип иглан ителүе турында белделәр. Язучының иҗаты һәм тормышы белән таныштылар, “Л.Н.Толстой һәм Казан” дип аталган тәкъдир карадылар.
Чара ахырында балалар Л.Н. Толстойның “Сугыш һәм тынычлык” әсәре буенча костюмлаштырылган кечкенә спектаклендә катнаштылар.
«Кояшлы кәеф»
«Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм итү» исемендәге 2014-2020 елларга Дәүләт программасы кысаларында, Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан, 2018нче елның 23нче мартында мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен оештырылган «Надежда/Ышаныч» клубында «Кояшлы кәеф» исемле чара уздырылды.
Чара вакытында уңай эмоциональ атмосфера булдыру һәм балаларда хезмәттәшлек хисен тудыру өчен, катнашучыларга «Минем кәеф» һәм «Матур исем» дип аталган күнегүләр тәкъдим ителде. Әлеге күнегүлэр барышында балалар бер-берсен җылы сәламләделәр, кәефләре турында сөйләделәр, ак кәгазь битләренә үзләренең исемнәрен язып, аларны матур итеп бизәделәр.
Жан тынычлыгына һәм аңлауга мохтаҗ әлеге үзенчәлекле балалар, әти-әниләре белән бергә, бик теләп кызыклы биремнәр үтәделәр, «Язгы тамчы» исемле интеллектуаль викторинада катнаштылар, табигать турында шигырьләр укыдылар.
«Тылсымлы чәчәк бәйләме» исемендэ оештырылган остаханә балаларга гына түгел, шулай ук аларның әти-әниләренә дә аеруча зур тәэсир итте. Чарада катнашучылар төрле төстәге кәгазьдән чәчәкләр ясарга өйрәнделәр. Әлеге эш барышында укучылар үз-үзләрен иҗатта төрле яктан күрсәтә алдылар. Нәтижәдә, әлеге шогель балаларда иҗади фикерләү кунекмәләрен арттырырга, аларнын вак моторика усешенә йогынты ясарга, тормышка унай караш формалаштырырга һәм үз-үзеңә ышаныч тәрбияләргә ярдәм итте.
Барлык катнашучылар да үзләре белән якты хисләр, яңа кичерешләр, шулай ук уз куллары белән ясаган чәчәкләрне алып киттеләр.
«Уз тормышынны сакла»
2018 елнын 21 март конендэ, «2014-2020 елларда Татарстан Республикасы халкы арасында наркоманияне профилактикалаштыру» программасын тормышка ашыру кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары (Совет районы) «Уз тормышынны сакла» дип исемләнгән 11-14 яшьтэ булган социаль адаптация авырлыкларны кичеруче балигъ булмаган яшьусмерлэр очен дәрес уткэрде. Дэреснен максаты: зарарлы матдэлэрне куллануны булдырмау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру белеме дәрәҗәсен арттыру.
Дәрес җиһазландырылган сенсор бүлмәдэ үтте. Анда балаларга «Минем сәламәтлек» дип исемлэнгэн викторинасы уздырылды, зарарлы матдэлэрне кулланмау профилактикасы нигезендэ мини – лекциясе уткэрелде һәм яштусмерэрнен тормышка карашларын узгэрту максатыннан «һәр кешенен моhимлелеге» дип аталган күнегүләр ясау булдырылды.
Дэресне тэмамлап, яшьусмерлэр сэлэмэтлекне саклап калу формалаштыру нигезендэ «Гадәтләр» уенында катнаштылар. Соныннан «Узен сайла» дип исемлэнгэн буклетлар таратылды.
Дәрес үзебезнен сәламәтлекнен кыйммэтлелеге, аны устеру, торле стресс ситуациялэреннэн чыгу юлын формалаштырды.
Яңа “Без”
2018 нче елның 21 нче мартында Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы социаль адаптациядә авырлык кичерүче (девиант тотышка бирелүчән) 11-15 яшьлек балигъ булмаганнар өчен Яңа “Без” циклыннан “Мин үз хис-кичерешләрем белән идарә итәм” тренингы элементларын кулланып, төркем өчендә дәрес үткәрде.
Әлеге чарада катнашучылар “эмоция” төшенчәсе һәм аның кеше тормышындагы роле турында сөйләште. Гамәли күнегүләр эшләгәндә балигъ булмаган балалар кеше тормышында аһәңле, бөтен шәхес итеп үз-үзеңне тою һәм тирә-юньдәгеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу өчен үз-үзеңне тәртиптә тоту мөһим икәнен аңлады. Балигъ булмаганнар үз-үзләрен тәртиптә тоту стратегияләре белән канәгатьләнеп бер-берсен таныштырды, стресс китерә торган хәлләрдән яңа чыгу юлларын белде. Арт-терапия һәм сулыш гимнастикасы техникалары катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты.
Әлеге тренинг элементлары белән оештырылган төркем өчендәге дәрес катнашучыларның рефлексия һәм үз-үзеңне тәртиптә тоту мәсьәләләрендә психологик компетенцияләрен үстерде.
Мин - үз тормышымның лидере!
21нче март көнне Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге хезмәткәрләре 100нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан консультация пунктында «Мин - үз тормышның лидере» дип исемләнгән психологик тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: актуаль проблемаларны хәл итү буенча стратегия формалаштыру.
Тренинг барышында катнашучылар “мозговой штурм” ысулы ярдәмендә проблемалы хәлләрдән чыгу юлларын, мөмкин булган чишелешләр эзләделәр.
Страница 287 из 295