“Язны уятыйк”
28.03.2018 көнне Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль җайлашуда авырлык кичергән, 4-7 яшьлек балалар белән “Язны уятыйк” исемле психологик үстерелешле шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: бию-хәрәкәтле терапия чараларын кулланып аралашу һәм җайлашу күнекмәләрен үстерү.
Балалар,әкият иленә виртуаль сәяхәт вакытында,тату һәм кыю коткаручылар булып, яз җитсен өчен, йоклаган кояшны табарга һәм уятырга тиеш иделәр. Сюжет һәм күнекмәләрнең үстерелеше балаларның хәрәкәтле уеннарда һәм биюләрдә катнашуы аша алып барылды.
«Урта һәм күп балалы гаиләдә хезмәт тәрбиясе: социаль һәм әхлакый-психологик характеристикалары»
28нче март көнне Вахит районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге мөдире «Урта һәм күп балалы гаиләдә хезмәт тәрбиясе: социаль һәм әхлакый-психологик характеристикалары» дигән темага уздырылган түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
Түгәрәк өстәл утырышында шулай ук Казан педагогик көллиятенең, А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумының, Казан сәүдә-икътисад техникумының, Казан кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятенең социаль педагоглары, педагог-психологлары катнашты.
Фикер алышуга балаларның һәм ата-аналарның өй хезмәтенә булган мөнәсәбәтләре, гаиләдәге хезмәт тәрбиясенең социаль һәм әхлакый-психологик аспектлары, яшүсмерләрдә хезмәт сөючәнлекне формалаштыру кебек сораулар тәкъдим ителгән иде.
Вахит районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Низаметдинова А.Р. «Күп балалы гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтүне оештуры» темасына доклад белән чыгыш ясады. Чыгыш барышында тематик презентация, ахырда - «Без бердәм!» дип исемләнгән социаль видеоролик тәкъдим ителде.
«Л. Н. Толстой һәм Казан»
2018 нче елның 23 мартында Казан шәhәре Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлегендә (Мәскәү районы) Л. Н. Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан «Л. Н.Толстой һәм Казан» чарасы үткәрелде.
Чараның максаты: балаларны Л. Н. Толстойның иҗади мирасы белән таныштыру.
Чарада социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ булган гаиләләрдән 10 бала катнашты.
Чара барышында яхшылык һәм яманлык, гаделлек турындагы әсәрләр аша рухи тәрбия темасы яктыртылды.
Чараның төп өлешендә укучылар, алдан ук әзерләнгән фотографияләр һәм материалларны кулланып, «Л. Н.Толстой һәм Казан»дип исемләнгән стена газетасы әзерләделәр. Стена газетасы ясау вакытында балалар актив фикер алыштылар. Балаларның алган белемнәре, һичшиксез, милли горурлык һәм патриотик тәрбия формалашуга йогынты ясады.
Чара дус һәм җылы атмосферада үтте. Ахырда, язучы иҗатына багышланган стена газетасы фонында, балалар гомуми фотога төштеләр.
«Бөртектән икмәк ясала»
2018 нче елның 22 мартында Казан шәhәре Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлегендә (Мәскәү районы) «Бөртектән икмәк ясала» дип исемләнгән дәрес үткәрелде.
Дәреснең максаты: икмәкнең һәрбер кеше тормышында иң төп урын алып торуы хакында башлангыч белем бирү, икмәккә карата, игенче һәм икмәк пешерүченең авыр хезмәтенә карата хөрмәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, үзебезнең туган ягыбызга карата горурлык хисе уяту.
«КиноОко» клубы кысаларында «Икмәк – барыннан да олугърак» дип исемләнгән видеофильм күрсәтелде. Хуш исле тәмле икмәк безнең өстәлләргә килеп урнашыр өчен күпме һөнәр ияләренең хезмәт итүе турында сөйләнелде.
«Мәкальләр төзе» дип исемләнгән интерактив күнегү барышында икмәк турында шигырьләр, әйтемнәр аша балалар икмәккә карата ихтирамлы карашларын белдерделәр.
Дәреснең иҗади өлешендә, «камыр - пластика» техникасын кулланып, балалар икмәктән такыя үрделәр. Дәрес барышында яңгыраган классик музыка аһәңнәре балаларга позитив рухи кәеф бирде һәм игелекле эшләргә өндәде.
«Минем Толстой» фотобәйгесе
23нче март көнне Яңа-Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге белгечләре Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте студентлары белән берлектә Республика яшүсмерләр китапханәсендә балалар өчен «Минем Толстой» дип исемләнгән костюмлаштырылган фотобәйге үткәрде.
Чараның төп максаты: балаларда Л.Н. Толстойның иҗатына карата кызыксындыру уяту, аның иҗатын популярлаштыру.
Чара барышында балалар Татарстан Президенты 2018 елны Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан итүе турында белделәр, аның биографиясе белән, Казанда булу чоры һәм иҗаты белән таныштылар.
Чара азагында балалар «Война и мир» әсәре буенча костюмлаштырылган кечкенә спектаклендә катнаштылар.
Страница 286 из 295