17нче апрель, сишәмбе, 2018нче ел
“Киләчәк үсентесе” программасы кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары Казан политехник колледжы волонтёрлары белән бергә, социаль яраклашуда кыенлыклар кичергән балигъ булмаган балалар өчен, “Минем җилкәннәрем” исемле төркемле шөгыль уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: яшүсмерләрнең кыйммәти ориентациясен ачыклау, конфликтлы хәлләрне чишүнең конструктив күнекмәләрен булдыру.
Шөгыль, метафоралы карталар кулланып, “Бар идем, бар һәм булачакмын” уенлы күнегүдән башланды, аның барышында балалар бер-берсе белән таныштылар, хәзерге, үткән һәм киләчәк турында үзләренең күзаллаулары белән уртаклаштылар. Балигъ булмаган балаларга конфликтлы хәлләрне үзләренең чишү осталыгын аңларга ярдәм итәр һәм проблемалы хәлләрне эффектив чишү күнекмәләрен булдыру өчен, катнашучылар белән “Конфликтлы хәлләрдә реакция алымнары һәм үзара ярдәмләшү” исемле мини-әңгәмә, ә аннан соң “Су асты көймәсе” тренинг-уены үткәрелде.
Шөгыльнең ахырында балалар метафоралы карталардан “Уртак әкият” тематик коллажы төзеделәр.
16нчы апрель, дүшәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, балигъ булмаган балалар арасында суицидка каршы профилактика эше кысаларында, “Балалар –безнең киләчәк!” исемле урам акциясе уздырдылар.
Акция кысаларында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында яшәүчеләргә психолог әзерләгән әти-әниләргә “Балаларны саклагыз!”, балигъ булмаган балалар өчен “Мин тормышны сайлыйм!” мәгълүмати буклетлары бирелде. Ата-аналар өчен буклетта суицид билгеләре турында файдалы мәгълүмат һәм балигъ булмаган балаларның психологик сәламәтлеген булдыручы төп фактор - гаиләдәге конфликтларны кисәтүгә киңәшләрдән тора. Яшүсмерләргә дигән буклетта уңайлы эмоциональ торышны тотуда ярдәм һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән гармонияле мөнәсәбәтләрне булдыруга киңәшләр бар.
Уздырылган акция балигъ булмаган балаларның тормышына һәм сәламәтлегенә юнәлдерелгән, Авиатөзелеш районында яшәүчеләрнең психолого-педагогик компетенияләрен үстерүгә, авыр вакытта терәк һәм квалификацияле ярдәм алырлык психологик хезмәтләрнең эше турында мәгълүматлы булуга ярдәм итте.
13нче апрель, җомга, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре, тулы булмаган, күпбалалы һәм азтәэминатлы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән профилактика эше кысаларында,”Яшьлек” мәдәният йортындагы консультация үзәгендә “Депрессияне җиңү ысуллары” төркемле шөгыле уздырдылар (профилактик эш).
Шөгыльнең максаты: үз-үзенең тотышында эмоциональ регуляцияне үстерү, борчылуны искәртү һәм киметү, үз-үзенә ышаныч арттыру.
Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар уен рәвешендә депрессияне башлангыч этапларда үсешен күрергә өйрәнделәр, аның килеп чыгу сәбәпләрен карадылар, психолог җитәкчелегендә депрессиягә каршы торуның эффектив ысулларын үзләштерделәр.
12нче апрель, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көнендә “Җиңү волонтёрлары” җәмәгатьчелек хәрәкәте теләге белән илнең күп регионнарында беренче тапкыр Бөтенроссия тарихи “Беренче космик” квесты булып узды.
Чараның максаты: яшьләрне патриотик тәрбияләү, туган ил космонавтикасы тарихын таныту.
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы”волонтёрлары белән бергә, соиаль хезмәт күрсәтүдә торган 28 балигъ булмаган бала белән “Беренче космик” квесты үткәрделәр.
Чара барышында балалар, биш командага бүленеп, оештырылган “Спорт”, “Иҗади”, “Интеллектуаль”, “Музыка”, “Сәламәтлек” тукталышларында биремнәр башкардылар. “Комета” командасы аеруча актив булды һәм финишка беренче килде. “Киек каз юлы” һәм “Гагаринчылар”командалары чит планета кешесе киемен әзерләүгә креатив һәм иҗади якын килделәр. “Динамит” командасы катнашучылары үзләренең җитезлекләре белән гаҗәпләндерделәр, һәм биремне беренче башкарып, Сатурн планетасы орбитасына спутник җибәрделәр. Барлык командалар да, галәм турында әсәрләрне җиңел отып, үзләренең киң белемлелекләрен күрсәттеләр.
Квест ахырында командалар мактаулы дипломнар белән бүләкләнделәр.
Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне кысаларында, Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге соиаль педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар өчен,“Космоска сәяхәт” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыль барышында балалар галәм һәм галәм җисемнәре, галәмгә беренче очу, космонавтлар турындагы белемнәрен камилләштерделәр.
Квестны узар өчен, катнашучылар төсле полимер балчыктан ракеталар ясадылар, алар өстәл уены өчен фишка ролен үтәделәр, уен биремнәрен балалар уңышлы башкардылар.
Шөгыль ахырында өстәл уены рәсеменә балалар Кояш системасы планеталарын, барлык кагыйдәләр буенча урнаштырып, ябыштырдылар.
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгеч һәм педагог, Космонавтика көненә багышланган, бәйге-уен рәвешендә “Гаҗәеп галәм иле” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар космонавтларның исемнәрен оттылар, галактикадагы планеталар буенча галәм сәяхәтендә булдылар. Балалар ракеталар төзеделәр, пластилиннан Кояш системасы макетын ясадылар, “центрифуга” биремендә үзләренең көчләрен сынап карадылар. Шөгыль ахырында катнашучыларны сюрприз–һәркем үзенә космоста ярдәмче сайлый ала торган оттырышсыз лотерея көткән, мәсәлән, булачак космонавтның буен үстерү өчен биологик актив өстәмә, галәм батончигы, Марс планетасыннан минераллар.
Оештыручылар әйтүенчә, мондый чараларда катнашу балигъ булмаган балаларда илебезнең космонавтика тарихына кызыксыну үстерә, шулай ук җайлашу өчен мөһим коммуникатив күнекмәләр һәм командада эшли белү осталыгын булдыра.
12нче апрель, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында җинаятьчелек һәм тәртип бозу профилактикасын оештыру эшчәнлеге” программасы кысаларында Авиатөзелеш районы МББУ “№168нче номерлы мәктәп”нең консультация пунктында, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре 7-10 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен “Тормыш иминлеге нигезләре” исемле төркемле шөгыль уздырды (профилактик эш).
Шөгыльнең максаты: балигь булмаган балаларда куркынычсызлык тәртибе оештыру.
Шөгыльдә катнашучылар белән үзләрендә үз тормышы һәм сәламәтлеге өчен, шулай башка кешеләрнең тормышы өчен дә җаваплылык хисе тәрбияләү мөһимлеге турында әңгәмә уздырылды. Балалар төрле гадәттән тыш шартлардагы эш итү кагыйдәләре белән таныштылар, кызыксыну белән тематик табышмаклар чиштеләр, “Мин үрнәк җәяүле” викторинасында катнаштылар. Барлык катнашучыларга да, куркыныч туганда һәр бала белергә тиешле һәм ашыгыч телефон номерлары булган мәгълүмати, “Мин һәм минем куркынычсызлыгым” дигән буклетлар тапшырылды.
Оештыручылар әйтүенчә, үткәрелгән шөгыль балигъ булмаган балаларда үзләренең иминлегенә җаваплы караш булдыруга ярдәм итте.
- Өйдә социаль ярдәм алучы православие динендәгеләрне Пасха белән котладылар
- “Мин туган илем белән горурланам!” балалар рәсем бәйгесенең нәтиҗәләрен чыгару
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә психоэмоциональ проблемалы балигъ булмаган балалар өчен “Хисләр дөньясында” төркемле шөгыльләр циклы старт алды
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Лев Толстой елына багышланган иншалар бәйгесе уздырдылар