17нче апрель, сишәмбе, 2018нче ел
“Хисләр калейдоскобы” программасы кысаларында, психологик яклауның эффектив системасын һәм кризислы шартларда үз-үзеңне ышанычлы тоту формалаштыру буенча, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичергән (психоэмоциональ проблемалар) 6-10 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, тренинг алымнары белән “Мин һәм әйләнә-тирә дөнья” исемле төркемле шөгыль уздырды.
“Вербаль булмаган бәйләнеш” күнегүен башкарып, балигъ булмаган балалар әйләнә-тирәдәге кешеләрнең аралашуга әзерлекләрен ачыкларга өйрәнделәр. “Потениаль куркыныч ихтималы булган кешене ничек аерырга?”темасын тикшереп, балалар мимика, кул хәрәкәтләре, кәеф кебек критерийларны аерып чыгардылар һәм әйләнә-тирәдәге кешеләр белән аралашканда, бигрәк тә яңа кешеләр белән танышканда, игътибарлы һәм сак булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Катнашучыларга, аралашуның эффектив күнекмәләрен төзүдә, “Инструкция”, “Сукыр рәссам” практик күнегүләре ярдәм иттеләр.
Шөгыльнең нәтиҗәләрен чыгару интерактив биремне кулланып башкарылды: балалар потенциаль ягымлы һәм потенциаль куркыныч әңгәмәдәшнең сурәтен ясадылар, аннан соң аларның эмоциональ халәтенең рефлексиясенә ярдәм итүче, “Безнең төркемнең кәефе” дигән арт-терапевт эшен башкардылар.
17нче апрель, сишәмбе, 2018нче ел
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге 2018нче елның апрелендә 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль паспортларын алып бару һәм актуальләштерү буенча эшне дәвам итә.
Социаль паспортларны тутыру өчен Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре 41 сугыш инвалиды, 150 Бөек Ватан сугышында катнашучы, 32 элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыннары, 46 Ленинград блокадасында булучыларга ярдәм итәчәкләр.
Социаль хезмәткәр Бөек Ватан сугышы инвалиды Камалов А. К. га социаль паспорт тутырды. 1941нче елны 18 яшендә үзе теләп фронтка китә. Укчылар пехотасында сугышкан, Херсон, Белград, Будапешт, Одесса, Николаевны азат иткән. 1947нче елның мартында демобилизацияләнгән. Сугыш орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән.
18нче апрель, чәршәмбе, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары МББУ “№130 нче мәктәп”нең консультация пунктында, социаль хезмәт күрсәтүдәге балигъ булмаган балалар өчен, “Бергә бәхетлеләр” циклыннан “Бер-берегезне тыңлагыз” исемле төркемле шөгыле уздырдылар(профилактик эш).
Шөгыльнең максаты: үзрегуляция күнекмәләрен үстерү, үз хисләрен социаль яраклы ысуллар белән белдерү осталыгын булдыру.
Шөгыль дидактик уеннар һәм активатор уеннар форматында барды. “Начар хисләр кәрҗине” интерактив күнегүе үз хисләрен тикшерү, негатив хисләрдән һәм кичерешләрдән арыну күнекмәләрен булдыруга, һәм шулай ук үзрегуляция күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте.
Шөгыль барышында катнашучылар эрудиция, тапкырлыкларын күрсәттеләр, үзләренең хисләрен көйләргә өйрәнделәр.
17нче апрель, сишәмбе, 2018нче ел
“Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз” циклы кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, гаилә эчендәге конфликтлар сәбәпле социаль хезмәт күрсәтүдәге балигъ булмаган балалар өчен, “Сәламәтлек безнең кулларыбызда” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларда позитив кызыксыну, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация булдыру, коммуникатив осталыкларны үстерү.
Шөгыльнең барышында балигъ булмаган балалар “Тәмамланмаган җөмләләр” проект методикасын кулланып күнегүләр башкардылар, “Файдалы – зыянлы” викторинасында катнаштылар, “Сәламәтлек” темасына табышмаклар чиштеләр.
Практик өлешендә “Сәламәтлеккә юл” дигән коллаж ясадылар.
17нче апрель, сишәмбе, 2018нче ел
Ветераннар йортында, бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның тууына 190 еллыкка багышланган, әдәби кунак бүлмәсе ишекләрен ачты.
Идел буе районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең эшчеләре өлкән яштәге гражданнарга Л. Н. Толстой әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Әдәби кунак бүлмәсендә катнашучылар рәхәтләнеп яраткан геройларны искә төшерделәр, Лев Толстойның атаклы “Азбука”сын да игътибарсыз калдырмадылар. Ветераннар йортында яшәүче ханым яттан “Арыслан һәм эт” әсәрен сөйләде.
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларга конфликтлы хәлләрне чишүнең конструктив күнекмәләрен булдырырга ярдәм итәләр
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балалар арасында суицидка каршы профилактика эше алып баралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы җитәкчелегендә балигъ булмаган балалар депрессиягә каршы торуның эффектив ысулларын өйрәнәләр
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре җитәкчелегендә балигъ булмаган балалар Бөтенроссия “Беренче космик” квестында катнаштылар