2018нче елның апрелендә сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау һәм ярдәм итү, баланың акыл – иҗат мөмкинлекләрен үстерергә булышу, иҗатка, матурлыкка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗатының “ АЧЫШ “ ачык бәйгесе узды.
Бәйгедә, Авиатөзелеш һәм Совет районнарының гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары катнашты.
Бәйгенең “Рәсем” номинациясендә җиңүчеләрне котлыйбыз:
- Чиглеев Арсений (8 яшь), “Кошлар килделәр!” рәсеменең авторы;
- Халиуллина Диләрә (10 яшь), “Һәрвакыт булсын әни!” рәсеменең авторы.
Бәйгенең сертификатлары белән бүләкләнделәр:
- Цой Алиса (7 яшь), “Яз килде!” рәсеменең авторы
- Мөхәммәтшина Альбина (11 яшь), “Бәйрәм кәефе”
- Агеев Максим (11 яшь), “Яраткан әниемә чәчәкләр” рәсеме авторы
- Бакиева Камила (9яшь), “Әнигә бүләк” рәсеме авторы
Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны әзерләгән өчен бәйгенең мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:
- Хәсәншина Лилия Хәмәтхановна, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече
- Шубина Лилия Әкрәмовна, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече
- Яцкевич Анастасия Игоревна, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече.
20нче апрель, җомга, 2018нче ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдәге гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, кинотренинг элементлары белән “Әгәр дустың белән юлга чыксаң...” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: коммуникатив сәләтләрне һәм эмпатияне үстерү.
Шөгыль сәламләү йоласы белән башланып китте. Аннан соң балалар “Чучело-мяучело” һәм “Яшәгән ди бер эт” мультфильмнарын карадылар, ”Чын дуслык нәрсә ул?” темасына әңгәмәдә катнаштылар. Катнашучылар: Кайсы мультфильмда чын дуслык бирелгән? Кайсы урыннары ошады, ә кайсылары юк, һәм ни өчен? сорауларын тикшерделәр.
Әңгәмә барышында балалар эмоциональ ярдәмчеллек күрсәттеләр: “Минем уйлавымча, усал кешеләр бигрәк тә яхшылыкка мохтаҗ”, “Минемчә, кешеләрне яхшыга һәм усалга бүлергә ярамый, барысы да шартлардан, кәефтән тора”, “Кешеләр яхшылык эшләргә тиеш, ләкин ул чын күңелдән булырга тиеш”. Психолог әйтүенчә, балаларның дуслык темасына әңгәмәдә актив катнашуы, сайланган эш төренең эффектив күрсәткече булып тора.
Шөгыльнең ахырында балаларга иң ошаган мультфильм каһарманының рәсемен ясарга тәкъдим ителде.
20нче апреьль, җомга, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Әйдәгез аралашабыз” циклыннан “Матур чынбарлык” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: компьютер һәм интернет-бәйлелек профилактикасы.
Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар белән “Почта”, “Кызыклы – файдалы” психологик күнегүләре, ял итүнең оештыру формалары турында, вербаль һәм вербаль булмаган аралашу алымнарын үстерүнең мөһимлеге турында интерактив әңгәмә үткәрелде. Тормыштагы төрле хәлләр турында бәхәсләшеп, балалар виртуаль аралашу дуслар белән җанлы аралашуны алмаштыра алмый, чөнки уңышлы җайлашу өчен үзеңдә коммуникатив һәм конструктив аралашу күнекмәләрен үстерү мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр.
20нче апрель, җомга, 2018нче ел
Бөек рус язучысы Л. Н. Толстойның тууына190 еллыкны бәйрәм итү кысаларында, Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәтчеләре “Якты Алан”га виртуаль экскурсия уздырдылар.
Чараның максаты: өлкән яшьтәге һәм инвалид гражданнарның мәдәни һәм рухи үсешенә ярдәм итү, аларның игътибарларын бөек рус язучысының мирасына җәлеп итү.
Анна Семеновна Ларионова, ярдәм алучыларның берсе, экскурсион фильмны зур кызыксыну белән карады. Утар буенча йөрү аңа Лев Николаевич Толстойның кабинеты һәм китапханәсе, ул йөрергә яраткан урыннар, 150 яшьлек атаклы бакчалар белән, язучы үзе крестьян балалары өчен ачкан мәктәп урнашкан бина белән танышырга мөмкинлек бирде. Бу мавыктыргыч һәм танып белү сәяхәте Анна Семеновнага 19нчы гасырның рус дворян утарлар дөньясын, Лев Толстой яшәгән һәм иҗат иткән, сирәк очрый торган архитектура комплексын күрергә мөмкинлек бирде.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Алардан тарих башланды” урам акциясе уздырдылар
18нче апрель, чәршәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә һәм Бөтендөнья мәдәният көненә багышланган, “Алардан тарих башланды” урам акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: Казан шәһәрендә яшәүчеләрнең игътибарын республикабызның бай тарихына җәлеп итү, Татарстан Республикасының күренекле эшлеклеләрен таныту.
Урам акциясе барышында Казан шәһәрендә яшәүчеләргә бөтен дөньяга атаклы, танылган ватандашларыбыз турында сөйләүче “Алардан тарих башланды” мәгълүмати буклетлары тапшырылды.
Оештыручыларның әйтүенчә, мондый акцияләрне уздыру республикабызның тарихын өйрәнүгә кызыксынуны үстерә, без аның битләренә кушылып тагын да рухи байыйбыз.
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы аралашуның эффектив күнекмәләрен булдыра
- Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре ветераннарның социаль паспортларын актуальләштерү эше алып баралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары балигъ булмаган балаларны үзләренең хисләрен белдерергә өйрәтәләр
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда позитив кызыксынулар булдыру буенча эш алып баралар