19нчы март, җомга, 2021нче ел
Социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге булу бүлеге психологлары һәм социаль педагогы тарафыннан 21нче март-Халыкара Даун синдромлы кеше көненә багышланган «Кояш барыбыз өчен дә!» чарасы уздырдылар.
Чара барышында катнашучылар «кояшлы кешеләр» төшенчәсе белән таныштылар, бу көннең төп символы булган могҗизалы аппликация-кояш ясау буенча мастер-класста катнаштылар.