Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

2022нче елның 20нче июнендә, дүшәмбе көнне

 

Көндезге бүлектә атна буе "Менә ул нинди, безнең җәй!». Белгечләр җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар танып-белүле, уенлы, иҗади шөгыльләрдә, яңа белемнәр һәм күнекмәләр алуга, коммуникатив һәм иҗади күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән сюжет-рольле уеннарда: традицион булмаган рәсем ясау техникасы буенча иҗади остаханәдә, тукымадан аппликация ясау,  «Куркынычсызлык» циклыннан социаль-тирәлек күнекмәләрен үстерүгә “Велосипед, самокат. Юл хәрәкәте кагыйдәләре” һәм социаль – көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә «Җәйге эчемлекләр. Сок һәм мусс әзерләү», "Җиләк-җимеш сатып алабыз" дигән шөгыльләрдә катнашачаклар.

фото-1

20нче июнь көнне 15.00 сәгатьтә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә (Яңа Савин районы) Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан «Белергә һәм истә тотарга» циклыннан «Буыннар аша хәтер» дигән төркемле шөгыль узачак.

фото-2

20нче июнь көнне 15.00 сәгатьтә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре (Совет районы) Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә агачы» дигән төркемле шөгыль үткәрәчәк.

фото-3

2022нче елның 21нче июнендә, сишәмбе көнне

 

21нче июнь көнне 15.00 сәгатьтә Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган чаралар кысаларында Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Этник мозаика»дип исемләнгән танып-белү-уен программасы үткәрелә.

 фото-4

21нче июнь көнне 16.00 сәгатьтә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә (Киров районы) балигъ булмаганнар өчен «Намуслылык һәм гаделлек» дигән төркемле шөгыль узачак. Шөгыль шәхеснең әхлакый сыйфатларын формалаштыруга һәм балигъ булмаганнарны эшләрендә, гамәлләрендә һәм сөйләмнәрендә намуслылык күрсәтергә өндәүгә юнәлдерелгән.

фото-5

21нче июнь көнне 16.00 сәгатьтә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә (Яңа Савин районы) «Тормыш кагыйдәләре» циклыннан «Минем куркынычсыз җәй» дигән төркемле шөгыль узачак, ул балигъ булмаганнарның җәйге чорда имин ял итү нигезләре турында белемнәрен киңәйтүгә юнәлдерелгән.

 фото-6

2022нче елның 22нче июнендә, чәршәмбе көнне

22нче июнь көнне халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар «Хәтер шәме» Бөтенроссия хәйрия онлайн-акциясендә катнашачаклар һәм деньпамяти.рф. сайтында виртуаль шәмнәр кабызачаклар.

 фото-7

 

22нче июнь көнне 15.00 сәгатьтә Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаганнар белән берлектә, Хәтер һәм кайгы көненә – Бөек Ватан сугышы башланган көнгә багышланган «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган» акциясендә катнашачаклар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барачаклар.

 фото-8

 

22нче июнь көнне 15.00 сәгатьтә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә (Вахитов районы) ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне төзәтүгә, ата-аналарның үз баласын аңлауны яхшыртуга юнәлдерелгән «Өйдәге һава торышы» дигән төркемле шөгыль узачак. Шөгыль барышында яшүсмерләр һәм ата-аналар вербаль булмаган аралашу күнекмәләрен алачак, үз-үзләренә ышанычсызлыкны җиңүгә күнегүләр башкарачаклар, әйләнә-тирәлеккә ышаныч һәм рухи тигезлек урнаштыру күнекмәләре булдырачаклар.

фото-9

2022нче елның 23нче июнендә, пәнҗешәмбе көнне

23нче июнь көнне 15.00 сәгатьтә Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Сабантуй-дуслык һәм хезмәт бәйрәме!” дигән ишегалды чарасы уздырыла, ул хокук бозуларны һәм караучысызлыкны профилактикалауга, татар халкының гореф-гадәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән.

фото-10

23нче июнь көнне 15.50 сәгатьтә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә (Яңа Савин районы) «Мәгълүмати навигатор» технологиясе кысаларында «Мәгълүматны аңлы рәвештә кабул итү» дигән төркемле шөгыль узачак, ул балигъ булмаганнарның медиакультурасын формалаштыруга юнәлдерелгән.

 

фото-11

 

23нче июнь көнне 17.00 сәгатьтә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә (Идел буе районы) яшүсмерләр өчен «Мин – яшүсмер» циклыннан "Стресс: аны ничек җиңәргә?” дигән төркемле шөгыль узачак. Шөгыль стресс кичергәндә үз-үзеңне конструктив тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

 

фото-12