26нчы март, җомга, 2021нче ел
Көндезге бүлектә социаль хезмәт алучыларның ата-аналары һәм менталь тайпылышлары булган кешеләр белән эшләүче белгечләрнең Казан федераль университетының медик-санитар бүлегенең медицина белгечләре белән очрашуы булды.
Очрашу барышында интеллектуаль үсештә тайпылышлары булган балаларны җенси тәрбияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар һәм акушер-гинеколог Сафина Г. Р. Һәм уролог Вәлиев А. Р. киңәшләрен алдылар.