Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

24нче март, чәршәмбе, 2021нче ел

   Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире И. И. Исмәгыйлева “Вишневский” 2 нче полиция бүлегендә үткәрелгән Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең күчмә киңәйтелгән утырышында катнашты.

   Утырыш кысаларында норматив-хокукый базага зур игътибар бирелде, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр белән реабилитация эшенең төп мәсьәләләре, “Социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау” мәгълүмат системасында профилактика системалары субъектларының эше буенча фикер алыштылар.

   Утырышта ведомствоара патронатта булган гаиләләр белән профилактика субъектларының эшенә 2021нче елның 1нче кварталына анализ ясалды.

   Очрашу азагында И. И. Исмәгыйлева катнашучыларга социаль куркыныч хәлдәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе эшенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

фото-1